Логотип Магариф уку
Цитата:

МОРДОВИЯ ТАТАРЛАРЫ: ЯЗМЫШЛАР КИСЕШЕ

Марат Абяс улы Сәфәров – Мәскәүдә яшәүче авторларыбызның берсе. Ул, Мәскәү дәүләт ачык педагогия университетын тәмамлап, педагогикһәм журналистлык эшчәнлеге алып бара. Аның күп кенә фәнни хезмәтләре м...

Марат Абяс улы Сәфәров – Мәскәүдә яшәүче авторларыбызның берсе. Ул, Мәскәү дәүләт ачык педагогия университетын тәмамлап, педагогик
һәм журналистлык эшчәнлеге алып бара. Аның күп кенә фәнни хезмәтләре мөселман дине һәм татар мәгарифе тарихына багышланган. Авторның бу мәкаләсе әбисе ягыннан бабасы – Ширинскийлар нәселе турында тикшеренү-истәлек рәвешендә язылган. Әмма ул хәзерге Мордовия республикасы һәм Рязань өлкәсе территорияләрендә борын-борыннан яшәгән милләттәшләребезнең үзенчәлекле тормышын, ХХ гасырдагы аянычлы язмышын, хәйриячелек һәм һөнәрчелек үзенчәлекләрен тасвирлый торган этюд буларак кабул ителә.
Тамбов һәм Пенза губерналарының чиктәш өязләрендә элеккеге гасырларда күп кенә татар авыллары урнашкан булган. Шулардан икесе – борынгы Кадом һәм Тәрби станциясенең арасы 150 чакрым тәшкил итә. Ерак ара булса да, алар бер-берсенә сәүдә ширкәтләре берлеге (кооперациясе) һәм мәгариф-мәгърифәт өлкәсендәге күпсанлы нык җепләр белән бәйләнгән. Шуны да искәртеп үтим: татар җир биләүчелеге турындагы күп кенә тарихи чыганакларда Кадом әледән-әле телгә алына. Ул өязнең Вәрәки авылы һәм Иске Аллагул авылларында оешкан җәдид мәктәпләрендә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган язучы Зариф Бәшири (1888 – 1962) укытучылык иткән. Вәрәки мәдрәсәсендә шагыйрь Нәҗип Думави эшләгән. Әбиемнең әнисе, борынгы Әҗе авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, темник мишәрләре яшәгән Дасай авылында мөгаллимлек итүе турында ишеткәнем бар. Мәдрәсәне җирле морзалар – Трегуловлар үз химаячелегендә тоткан.
Сүземне борынгы мишәр авыллары Кадом һәм Тәрбидән башлавым юкка гына түгел. Аларның беренчесеннән ерак кына түгел Богдан авылында 1890 елда минем әбиемнең әтисе бабам – Нури Сәйфулла улы Ширинский туган. Бу яклар – Казан, Кырым, Касыйм ханлыклары чорыннан билгеле Ширинскийлар нәселенең биләмәләре. Сәүдә белән уңышлы гына шөгыльләнеп, алар ХIХ гасыр ахырына зур байлыкларга ия булганнар. Күпчелек Мәскәүдә яшәгән Хөсәен Яфар улы Ширинский биредәге зур йортын, бакчасын гына түгел, җәдид мәктәбен дә тәртиптә тоткан. Бу хакта «Вакыт» газетасының 1914 елда чыккан бер санында түбәндәге язманы табарга була.
«Әҗенең әтрафындагы мөселман авылларыннан Богдан авылында булдык. Бу авыл, Әҗедән 12 чакрым ераклыкта булып, ул кадәр зур түгел. Барлыгы бер 30 йорттан гыйбарәт кечкенә генә авыл. Мөселманнар монда 15-16 йорт булып, эшләре шул ук иген вә каракүл сәүдәсе белән бәйле. Болардан башка кайберләрнең урманнары бар. Моннан агач, утын кистерәләр. Шактый гына зур кышлакларда мал-туар асрыйлар. Сепаратор илә сатарлык май, эремчек җитештерәләр. Күркә, каз-үрдәк асрыйлар. Кәбестә, бәрәңге шикелле себезатлар (яшелчә) чәчәләр. Шундый зур вә образцовый имениеләрдән бу авылда Хөсәен әфәнде Ширинский имениесе бар. Бу имениенең һәрбер эше тәртипкә салынган.
Хөсәен әфәнде үзе хәзерге көндә Мәскәүдә зур гына бер сәүдәгәрләрдән һәм дә Мәскәүдәге «Җәмгыяте хәйрия» мөәссисләреннән вә, гомумән, җәмәгать эшләрендә йөрүче ачык фикерлеләрдәндер. Имение эшләренә хатыны Мәрьям ханым үзлегеннән идарә кыла. Башка йортларда да авыл эшләре бөтенесе хатыннар кулында вә алар карамагында. Ханымларның мондый эш башында булулары безнең тормышта бик сөенечле бер хәлдер.
Богдан авылында шулкадәр аз мөселман була торып та, яхшы гына мәктәпләре бар. Рус балалары исә күрше авылдагы земский мәктәпкә йөриләр. 4 бүлмәле, зур гына бу мөселман мәктәбе 15 ел элек Хөсәен әфәнде Ширинский тарафыннан салынган һәм шул елдан башланып бу мәктәптә ысул җәдидә белән укыта килгән. Бөтен Тамбов губерниясендә ысул җәдидә орлыгы чәчүче бу мәктәптер. Бу җәһәттән Хөсәен әфәнденең хезмәте бик зур вә һич тә онытылмаска тиешле. Мәктәпнең
10 еллык гомерендә барлык матди вә мәгънәви җәһәтләре Хөсәен әфәнде карамагында булган. Хәзер дә мәктәпне карашкан кеше Хөсәен әфәндедер.
Мәктәптә быел 15 бала укып йөри. Боларның 8е – ир, 7се кыз бала. Балалар бик яшьләр: 8 белән 13 арасында. Мөгаллим Мозаффар әфәнде Исламкулов – үз эшендә тырыш кына бер кеше. Шәкертләрнең белемнәре, хосусан, кыйраәт вә язулары бик яхшы.
Бу тирәдәге башка мөселман авылларыннан: Иванко, Вәрәки, Чернышево, Кара авыл, Молочный карьяләре бар. Бу авылларның да һәрберсендә берәр мәктәп булып, кыз вә ир балалар бергә укыйлар. Боларда да укыту эшләре Әҗедәге шикелле яхшы куелган дип сөйләделәр».
Богданово авылы юк инде. Кешеләр үлә, халкы йә үз теләге, йә читләр «ярдәме» белән киткән авыллар башта бушап кала, аннары җир йөзеннән югала. Кулак дип атап, йортларын яндырганнан соң, бабамның әтисе дә Богдановодагы җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Чыкылдап торган сөйләмнәре, үзенчәлекле җырлары, тормыш итү рәвешләре белән башка төбәкләрдәге татарлардан аерылып торган нык хуҗалыклы мишәрләрнең торак-җирләре урынында йорт урыннары һәм ызаннар гына ярылып ята. Авыл исемнәре картада сакланса да, үзләре юк инде. ХХ гасыр хәзерге Рязань өлкәсенә караган җирләрдә яшәгән хезмәт сөючән, тырыш, һөнәрле милләттәшләребезнең тормышын шулай тар-мар иткән. Авылларны ташлау 70 нче елларга кадәр дәвам итә. Соңгы мосафир шул чорда кузгалып, Бохарага юл тота.
Ширинскийларның дуслары – Әпсәләмовлар Мәскәү белән тоташтыра торган тимер юлга якын гына Иске Аллагул авылы урнашкан. Бу – Әпсәләмовларның нәсел оясы. Хәзер ул Мордовия республикасының Ковылкин районына керә. Биредә 1911 елның кышында булачак язучы Габдрахман туа. Ул үзенең туган авылын «Күк күкрәр» романында элекке чын исеме белән Искил (Иске Ил) дип язып калдырган. Революциянең болгавыр елларына багышланган бу роман, «Ак чәчәкләр», «Яшел ярлар» романнары күләгәсендәрәк калса да, гасыр ярылу чорын тетрәндергеч сурәтләве белән кыйммәтле.
Гаиләдә еш кына Әпсәләмовларны искә төшерүләрен хәтерлим. Әбием атасы – Нури Сәйфулла улы Ширинскийның дуслары турында сөйли иде. Алар арасында татар дөньясы өчен таныш Ишмамбетов, Сакаев, Енгалычев, Байков, Акбулатовлар белән һәрчак Әпсәләмов фамилиясе яңгырады. Ләкин Сафа Умәр улы Әпсәләмовның язучы Габдрахман Әпсәләмовның әтисе булуы хакында озак еллар уйлап карамаганмын. Бары тик Альбина Әпсәләмованың күренекле бабасының 100 еллык юбилее уңаеннан әзерләп чыгарган «Никогда не угаснет» китабын Мәскәүнең Асадуллаев йортында татар зыялыларына тәкъдим иткәндә генә аңыма килдем. Безнең икенче буын бабаларыбыз – Нури Ширинский белән Сафа Әпсәләмов дуслар булган икән бит.
Сафа Умәр улы инкыйлабтан соң акча эшләп алу нияте белән авылдан Мәскәүгә чыгып китә. Ул шунда мех эшләре остасы булып таныла һәм гаиләсен дә Ащеул (Ач авылга аваздаш – әйе бит!) тыкрыгындагы ярлы һәм шыксыз Сретенка (Менә тагын үзебезчә Сорыга охшаш яңгыраш!) бистәсенә алып килә. Күп кенә чордашларыннан аермалы буларак, булачак язучы Габдрахман Әпсәләмовның бала чагы менә шулай зур калада уза. Әмма сабый чактан җанга сеңгән туган як аһәңнәре беркайчан да аның күңеленнән чыкмый. Аның Һади Такташ поэзиясен яратуы да очраклы гына түгел бит. Ни дисәң дә, Тамбов урманнарыннан чыккан Сыркыды улы белән аларны якташлык җепләре бәйли. Бу урында Әпсәләмовның тагын бер атаклы якташы – Аллагул авылы белән янәшә урнашкан Усть-Рамановка егете журналист Әхмәт Симаевны искә төшермичә булмый. Габдрахман һәм Әхмәт Мәскәүдәге татар яшьләренең Муса Җәлил җитәкчелегендәге әдәби түгәрәгендә бергә шөгыльләнәләр. Антифашист Симаев остаз дусты Җәлил белән бер үк көнне – 1944 елның 25 августында Берлинда палач балтасы астында һәлак була. Ә фронт юлларын исән-имин узган Әпсәләмов дусты Җәлилгә үзенең финал романы – «Агыла болыт» әсәрен багышлый.
Пенза, Тамбов якларыннан Мәскәүгә күченгән мишәрләр турында язганда, узган көз Финляндиягә баргач, Хельсинки татар җәмгыятендәге бер очрашу искә төшә. Анда мин өлкән яшьтәге Энвер Хәйрулла әфәнде белән таныштым. Ул озак вакытлар фин башкаласында мех кибете тоткан. Ул чакта Энвер абый миңа Касыйм мехчыларының революциядән соң Петроградта мех белән сату итүләре турында сөйләп үтте. Шул кыска гына әңгәмә, әйтерсең лә, мине Мәскәүнең данлы татар мехчылары тормышына алып кайтты. Әмирхан ага Еники дә үзенең «Вөҗдан» бәянендә аларга кагылып үтә бит: «...Тагын иң кызыгы шунда: бу белгечләрнең күпчелеге, бигрәк тә каракүлчеләр Мәскәү, Ленинград тирәсеннән табып, чакыртып китерелгән мишәрләр иде... Маматов, Байтирәков, Ишмаметов, Ширинский кебек ничектер ихтыярсыздан ихтирам уята торган фамилияләр». Булачак язучы әлеге катлау кешеләре белән узган гасырның 20 нче еллар ахырында Казан мех фабрикасында сортлаучы булып эшләгәндә таныша. Шактый еллар узганнан соң, алар турында тарихка менә шундый уңай мәгълүмат биреп калдыра.
Туган җирләрендә үзләре өмет баглаган НЭПның (Яңа икътисад сәясәте) яңа бер алдау булуын күреп, Мәскәүгә күченгәч, Пенза, Тамбовның каракүлче мишәрләре башкаланың Ростокино авылындагы мех комбинатында эшли башлыйлар. Башкаланың төрле төбәкләрендә яшәсәләр дә, бер язмыш белән бәйләнгән ир-егетләр, күңелдәгесен бушату өчен, авыр һәм пычрак эштән бушаган арада очрашкалый торган булалар. Менә шунда үз төркемнәрендәге бер әләкче, аларны «контрреволюцион агитациядә» гаепләп, югарыга донос җиткерә. Барысы да кулга алынып, төрле срокларга лагерьларга озатыла. Склад мөдире Фатих Акбулатов атып үтерелә. Хөкем ителгәннәрнең икесе генә соңрак өйләренә кайта ала. Минем бабамның әтисе, Мәскәүдә яшәү хокукыннан мәхрүм ителгәнгә күрә, 1943 елда лагерьдан чыгарылгач, апасы янына Үзбәкстан шәһәре Андижанга юл тота. Ләкин юлда үлеп кала. Габдрахман Әпсәләмовның туганнары да ул елларның ачысын җитәрлек татый. Әтисе Сафа ага, 1937 елда икенче тапкыр кулга алынып, үлемгә хөкем ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ