Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман кинофестивале «Республика» сәүдә үзәгендәге күрсәтеләчәк

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп мәйданчыгы быел Республика сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында булачак – конкурс программасы  биредә күрсәтеләчәк. Быел фестиваль 7 –...


Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп мәйданчыгы быел Республика сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында булачак – конкурс программасы  биредә күрсәтеләчәк. Быел фестиваль 7 – 11 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




«Заманча сәнгать галереясы, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее, «Әкият» балалар үзәге һәм Казан дәүләт мәдәният институтында да фестиваль чаралары планлаштырылган», – диде кинофестивальгә багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Виктория Даутова.
«Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгы да эшләячәк. Казан региональ кино базары төрле илләрнең киностудияләре һәм дистрибьютор компанияләре вәкилләрен җыячак. Эшлекле әңгәмәләр программасы 8–9 сентябрь көннәрендә Казан мәдәният институтында барачак», – дип дәвам итте министрлыкның кинофестивальне кураторлык итүче бүлек җитәкчесе.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары Казан Ратушасында һәм «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында булачак.
Кинофестивальнең конкурс программасына барлыгы 50 фильм кергән. Болар тулы метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, кыска метражлы нәфис һәм документаль фильмнар, шулай ук  Татарстан фильмнарыннан торган «Милли конкурс» номинациясе.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ