Логотип Магариф уку
Цитата:

«Профессорларны күреп кайтам»

«Мәгариф» журналы редакциясе Казанда иң актив укытучылар белән очрашты. 13 нче сентябрьдә «Яшел бишек» һәм «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» бәйгеләренә йомгак ясалды. Без бәйрәмнең шатлыклы мизгелләре бел...

«Мәгариф» журналы редакциясе Казанда иң актив укытучылар белән очрашты. 13 нче сентябрьдә «Яшел бишек» һәм «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» бәйгеләренә йомгак ясалды. Без бәйрәмнең шатлыклы мизгелләре белән уртаклашуны дәвам итәбез!
Миләүшә Хәсәнова — «Яшел бишек» бәйгесенең «Әйләнә-тирә дөнья» номинациясендә «Серле салават күпере төсләре» дигән язмасы өчен  «Мәгариф» журналының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Миләүшә Кәшбетдин кызы Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы булып хезмәт куя.
— «Мәгариф» журналы белән тыгыз элемтәдә эшлим. «Әллә сине анда директор урынбасары итеп алдылармы?», -диләр миңа. Сез үткәргән конкурсларның барысында да катнашам. Һәрберсенең нәтиҗәсе бар. Минем өйдә «Мәгариф»  һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының  пакетлары әллә ничә. Мин, горурланып, аларны күтәреп китәм семинарларга.  «Яшел бишек» бәйгесендә җиңүемне белгәч, ирем миңа: «Бәлки, Казанга барып йөрмәссең. Юл да озын», - диде. «Юк барам, профессорларны күреп кайтам», - дип күндердем, - дип сөйләде укытучыбыз.

https://www.youtube.com/watch?v=AeJgnXBc4so

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ