Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры

18-19 март көннәрендә  башкалабызның “Ак Барс” көрәш сараенда моннан 59 ел элек “Ватаным Татарстан”  газетасы тарафыннан гамәлгә куелган  каһарман шагыйрь  Муса Җәлил истәлегенә &n...

18-19 март көннәрендә  башкалабызның “Ак Барс” көрәш сараенда моннан 59 ел элек “Ватаным Татарстан”  газетасы тарафыннан гамәлгә куелган  каһарман шагыйрь  Муса Җәлил истәлегенә  ирекле көрәш ярышы  уздырыла. Аның  хәзерге оештыручылары: Татарстанның Спорт министрлыгы, көрәш федерациясе һәм “Ватаным Татарстан” газетасы.
Җәлил көрәшенең тарихына күз салсак, аның исемендәге  беренче турнир 1960 елда Казанда үткәрелгән. Тәүге бәйгедә Сарман көрәшчеләре өстен калган. Аннары Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистай каласына күченгән. Бу ярышларда чаллылар – 9, әлмәтләр – 7, түбәнкамалар 5 тапкыр откан. Рекорд исә Балтачта. Алар бу алышларда 13 мәртәбә җиңү яулаганнар.
Соңгы елларда әлеге турнир дистә елдан артык Казаннан читтә –Чаллыда, Әлмәттә,Биектауда, Зәйдә, Актанышта һәм Минзәләдә узды.  Быел ул янә  башкалабызга әйләнеп кайтты.
Көрәш спорт  уены гына түгел. Ул спорт сөючеләрнең очрашу, шатлыкларын уртаклашу урыны да. Ярышларны оештыручылар бәйгегә әзерләнгәндә әнә шул үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга тырыша.
                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ