Логотип Магариф уку
Цитата:

Музейга тарихның бер өлешен бүләк ит!

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда «Бүләк тапшыру көннәре» узачак. Теләгән һәркем фондка сирәк предметлар тапшыра алачак.Әлеге акция ел саен үткәрелә һәм 5 апрельдә билгеләп үтелә т...

1 апрельдән 3 апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда «Бүләк тапшыру көннәре» узачак. Теләгән һәркем фондка сирәк предметлар тапшыра алачак.
Әлеге акция ел саен үткәрелә һәм 5 апрельдә билгеләп үтелә торган ТР Милли музееның туган көненә багышланган.
Музейда борынгы һәм истәлекле әйберләр, сәнгать предметлары, архив фотолары һәм документлар, сирәк китаплар көн саен 10:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителә. Үзең белән паспорт булырга тиеш, чөнки фондка кабул ителгән барлык предметларны документаль рәвештә рәсмиләштерәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Соңгы елларда тапшырылган бүләкләр арасында Беренче бөтендөнья сугышы чорындагы уникаль фоторәсемнәр һәм почта карточкалары, балчыктан ясалган халык уенчыклары коллекциясе, XIX гасырга караган фарфор үрнәкләре, Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләре бар.

"Татар-информ" материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ