Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәкый Исәнбәткә һәйкәл яки тәүлегенә унсигез сәгать эшләп буламы?

Һәйкәл дигәч тә, мәрмәр таштан, бронзадан коелган сын дип уйламагыз тагын! “Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә нәшер ителгән “Нәкый Исәнбәт” китабын әлеге мәшһүр әдибебезгә һәйкәл дип әйтергә мө...

Һәйкәл дигәч тә, мәрмәр таштан, бронзадан коелган сын дип уйламагыз тагын! “Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә нәшер ителгән “Нәкый Исәнбәт” китабын әлеге мәшһүр әдибебезгә һәйкәл дип әйтергә мөмкин, минемчә.
Нигә сүзен язучы, галим дип башламый икән дисезме? Әдип сүзе күпкә колачлырак, мәгънәлерәк. Әлеге сүз әдәпкә чакыручыны аңлата. Нәкый ага гомере буе әдәп-әхлакка чакырган мәкаль-әйтемнәр җыйды, әдәби әсәрләр иҗат итте; асыл ташларны эшкәртеп, бәһасез йөзек-алкалар ясагандай, “Идегәй”ләрне үз мөхәррирлегендә тәкъдим итте (мондый эшне үзе шигырь язмаган кеше эшли алмый, хәер, иҗат дәверендә шагыйрьнең ике йөздән артык шигыре, егерме поэмасы басылган). Н. Исәнбәт, чын галим буларак, сүзлек байлыгыбызны, татарча җөмлә төзелешен килмешәк кәлимәләрдән, ымлык-кисәкчәләрдән, ят тәэсирләрдән аралап алу юлын күрсәтте. Өч томлык татар халык мәкальләренең беренче кисәгенә язылган кереш сүзендә – фәнни мәкаләсендә бу яхшы күренә. Ни кызганыч, әлеге китапта галимнең кайбер гыйльми хезмәтләреннән үрнәкләр китерелсә дә, каләм тибрәтүчеләрнең, тәгаен алганда, татар филологиясенә кагылышы булган студентларның “өстәл китабы” булырга тиешле бу “кереш сүз” читтә калган. Хәер, йөз дә фәлән битле әлеге мәкаләне биредә урнаштыру-сыйдыру мөмкин дә түгелдер. Миңа калса, әлеге фәнни мәкаләне иң элек, аерым китап итеп бастырып, көн дә сүз белән эш итүче журналистларга тарату зарур.

Хезмәтне туплап чыгаруга зур өлеш керткән Миләүшә Хәбетдинова китапның кереш өлешендә галим, шагыйрь, драматург, прозаик, фольклорчы даһиебызның тиңдәшсез хезмәтен бәяләп: “Бай иҗат мирасы калдыру өчен, таланттан тыш, “эш аты”, батыр холыклы да булырга кирәк икән,” – дип яза. Әдип берүзе берничә институт башкара торган хезмәт җимешләре калдырган! Әйтүе генә җиңел: Нәкый ага тәүлегенә унсигезәр эш сәгате сыйдырып гомер иткән икән. “Әйтүләренчә, 70 яшең тулган көнең ничек узды, Нәкый абый, дип сорагач, ул, мин бүген көнне бәхетле иттем, 16 сәгать эшләдем, дип җавап биргән”. Бу юлларны укып, безгә сокланырга гына кала.
“Җыен” фонды җитәкчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, әлеге хезмәтнең җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев: “Хезмәтне әзерләүдә әдипнең кызы Йолдыз апа Исәнбәт нык ярдәм итте. Гомумән, бу эшкә өлешен кертүчеләр байтак булды. Бу заманда акча табу – аеруча четерекле мәсьәлә. “Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт: китапны нәшер итү чыгымнарын алар күтәрде,” – дип сөйләде безгә.

Рәшит Минһаҗ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ