Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нефтьченең бер көне»: җиңүчеләр билгеле

Узган елның декабрендә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылган «Нефтьченең бер көне» конкурсыбызга нәтиҗә ясап, җиңүчеләребезне дә бүләкләргә өлгердек.Җиңүчеләребезгә бу юлы «ЛЕГО»...

Узган елның декабрендә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылган «Нефтьченең бер көне» конкурсыбызга нәтиҗә ясап, җиңүчеләребезне дә бүләкләргә өлгердек.

Җиңүчеләребезгә бу юлы «ЛЕГО» уенчыкларына 3000 сумлык сертификатлар бирүдән тыш, тагын бер зур бүләк ясалды. Бүләкләү тантанасын Татарстанның табигать тарихы музеенда үткәрдек. Рәсми өлештән соң балалар һәм алар белән килгән әти-әниләр, укытучылар өчен музей буенча экскурсия оештырылды. Биредә үзләренең рәсемнәрендә, хикәяләрендә тасвирлаган нефть табу ысулларын үз күзләре белән күрә алу бәхете елмайды аларга. Тулырак «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында укый аласыз.
Әлегә исә сезгә җиңүчеләребез исемлеген тәкъдим итәбез.
«Иң яхшы хикәя» номинациясе җиңүчеләре:
5–10 яшьлекләр арасында:
1 урын – Данияр Мәҗитов (Балтач районының Чутай башлангыч мәктәп – балалар бакчасыннан)
2 урын – Айнур Әхмәдуллин (Лениногорскиның 2 нче урта мәктәбеннән)
10–15 яшьлекләр арасында:
1 урын – Рафил Мәрданов (Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбеннән)
2 урын – Гадел Газизов (Актаныш районының Татар Ямалы мәктәбеннән)
3 урын – Данияр Мазеев (Алабуганың 1 нче гимназиясеннән)
«Иң яхшы рәсем» номинациясе җиңүчеләре:
5–10 яшьлекләр арасында:
1 урын – Аделина Йосыпова (Казанның 186 нчы балалар бакчасыннан)
2 урын – Арслан Таишев (Казанның 18 нче мәктәбеннән)
3 урын – Радмир Шәрәпов (Лениногорскиның 2 нче урта мәктәбеннән)
10–15 яшьлекләр арасында:
1  урын – Алинә Әсәйдуллина (Лениногорскиның 2 нче урта мәктәбеннән)
2 урын – Алексей Люлько (Казанның 52 нче гимназиясеннән)
3 урын – Лаура Йосыпова (Казанның 83 нче лицееннан)
Конкурста катнашкан балаларга электрон почта аша «Катнашучы сертификаты» җибәреләчәк.
Лилия САДРЕТДИНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ