Логотип Магариф уку
Цитата:

«НеЗаМи» атамасының мәгънәсен беләсезме?

Күзләре күрмәсә дә, музыка дөньясында яшен булып яшьнәүче «НеЗаМи» ансамбле талантлары турында язу бурычы куелгач, уйланып калдым. Телефон номерын җыеп: «Миңа сукырлар ансамбле кирәк иде?» дисәң, яхшы...

Күзләре күрмәсә дә, музыка дөньясында яшен булып яшьнәүче «НеЗаМи» ансамбле талантлары турында язу бурычы куелгач, уйланып калдым. Телефон номерын җыеп: «Миңа сукырлар ансамбле кирәк иде?» дисәң, яхшы түгел. Яки «Күрмәүчеләр ансамбленә эләктемме?» – дип сорасаң, тагын әллә ничек. Әмма андый үзенчәлекле коллектив янына бер хәбәрсез, көтмәгәндә генә килеп чыгып та булмый. Тәвәккәлләргә базмыйча, уйланып йөрим шулай.
Күктән сораганны – җирдән
...Ә беркөн өстәлдәге эш телефоным шылтырады. – Сез Ирекме? – дип сорады миннән телефон чыбыгының икенче очындагы таныш булмаган тавыш. – Әйе, мин журналист Ирек Нигъмәти булам. – Сезгә «НеЗаМи» ансамбленең солисты Володя Ненас- тинның әнисе Татьяна Владимировна шылтырата. Безгә ансамбль белән очрашырга теләвегезне җиткерделәр. Без риза. Тик сезгә алдан әйтеп куясы сүзләрем бар. «НеЗаМи» – өч солисттан торган дөм сукырлар ансамбле ул. Шуларның берсе Володя – минем улым – Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык теориясе факультетында укый. Диләрә Җәләлиева исә музыка училищесын тәмамлады, хәзер КФУның филология факультеты магистратурасында белем ала. Булат Миңнуллин И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә музыка теориясен өйрәнә. Әле бәрмә музыка уен коралларында уйнаучы Вадим Чагин да бар. Ул бу ансамбльгә ике ел элек килеп кушылды. Вадим бу көннәрдә консерваториядә диплом яклап йөри (Вадимның әтисе Владимир Чагин – «КамАЗ-мастер» командасы җитәкчесе, Россиянең атказанган спорт остасы – И.Н.). «НеЗаМи» – күрмәүче музыкантлар ансамбле булу белән бергә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтә торган хәйрия фонды да ул. Анысын шушы ансамбльдәге балаларның әниләре, ягъни Флера Җәләлиева, Юлия Миңнуллина һәм мин оештырдык. Мул сүзле, киң күңелле Татьяна Владимировнадан, үгезне мөгезеннән алган кебек итеп, туп-турыдан сорамыйча булдыра алмадым. – Шундый зур эшкә алынгансыз. Булышучылар, һич югы фикердәшләрегез бармы соң?
Әңгәмәдәшем, шуны гына көткән кебек: – Ансыз буламы соң инде, – дип ачылып китте. – Һәр эшебездә башлап йөрүче, киңәшчебез – музыкант һәм педагог Дмитрий Бикчәнтәев. Аның ярдәме һәм кайгыртучанлыгы белән һәр өлкәдә уңышка ирешеп барабыз. Фонд физик кимчелекләре булган сәләтле балаларга гына түгел, иҗатчы өлкәннәргә дә ярдәм кулы суза. Шулай да төп эшчәнлегебез физик яктан үзенчәлекле балаларның иҗади потенциалын үстерү һәм аларның социаль мохиткә җайлашуына ярдәм итә торган иҗади чаралар, музыкаль фестивальләр һәм концертлар оештыруга юнәлдерелгән. Дмитрий Андреевич – ул бит әле ансамбльнең җитәкчесе дә. Вертолет төзү заводының Бишбалта бистәсендәге Мәдәният йортында һәр шимбә кичке сәгать бишкә җыелабыз. Килегез. Без сезнең хакта Димага җиткердек инде.
Сандугачлар да татарча сайрады
Эсселе-суыклы булып киттем. Дима. Дмитрий Бикчәнтәев. 80 нче елларда яшьләрнең кумиры булган атаклы бард, гитарист-башкаручы Дима Бикчәнтәев үзе була түгелме соң ул? Бөтен Казан, Чаллы, Яшел Үзән яшьләре аңа гашыйк булып үсте. Әле дә хәтеремдә: аның җырларын тыңларга совет яшьләре ел да Яшел Үзән районының Әйшә авылы болынында кабызылган бардлар фестивале учагы янына җыелалар иде. Ул үзенчәлекле бәйгенең берсе генә дә Димадан башка узмады. Җәй көннәрендә аның исеме язылган афишалар бөтен Казан урамнарының бизәгенә әйләнде. Диманың автографын алу өчен, яшьләр төне буе фатирының ишек төбен саклады. Талантлы егетнең аралашу даирәсе дә дәрәҗәле иде шул. АКШ тан махсус кунакка кайткан җырчы Вадим Токарев, Мәскәүдән Александр Розенбаум, Виктор Зинчук, Казаннан Леонид Сергеевларны һәрвакыт аның янәшәсендә күрергә була иде. Инде Мәдәният йортына якынлашып киләм, ә сәгать телләре нибары өч тирәсендә. Шактый иртә булса да, репетицияләр залы бусагасында мине чәчләрен иңбашына кадәр үстергән, сакал-мыеклары чаларган танылган музыкант каршы алды. Сүз дә юк, бу – күренекле музыкант, остаз һәм педагог Дмитрий Бикчәнтәев үзе иде. – Ни хәлләр, Ирек-җан, – дип, күптәнге танышын күргәндәй, ике кулын сузган килеш якынайды ул миңа. – Исәнмесез, – дип күрешүем булды, без икебез берьюлы көлеп җибәрдек. Көлүебезнең сәбәбе бер иде: икебез дә бер-беребезне татарча сәламләдек бит. Гомере буе урыс сәнгатькәрләре арасында кайнаган милләттәшеңнең кинәт саф татарчага күчеп сөйләшә башлавы миңа бик тә кадерле тоелды. Димага бирелгән беренче соравым да шул хакта булды. – Дмитрий, каян татарча беләсез? Рус зыялылары арасында үскән кеше бит Сез. – Ә-ә, юк! Мин бит Иске татар бистәсе малае. Гәрчә әтием – грек, әнием татар булуга карамастан, Иске татар бистәсенең үзенчәлеге миңа да йогынты ясамый калмады. Совет чорында анда яшәгән барча милләт балалары, нигездә, татар булып үсте. Иртә таңнан малайлар белән Кабан күленә балык тотарга барабыз. Бөтен дөнья тынып калган. Янәшәдәге таллыкларда өздереп сандугачлар сайрый. Мондый халәттә урысмы, грекмы, татармы, яһүдме – барыбыз да татарча сөйләшә, чөнки аның сандугачлары да татарча сайрый иде бит. Аннары Тукай кинотеатрына «Неуловимые мстители» киносын карарга китәбез. Ә менә фильмны гел урысча тикшерәбез. Ишегалдында безне Габдрахман бабай, бисмилләһ әйтеп, көнбагыш белән сыйлый. Аңа рәхмәт әйтәбез дә тагын татарчага күчәбез. Паспортта грек булып язылганмын. 1944 елда безнең әтиләрне Кырым татарлары белән бергә Казахстанга куганнар. Әтием Андрей Василопуло, җаен туры китереп, юлын Казанга борган. Әнием Раушания Бикчәнтәева гаиләсе белән Себергә куылган җиреннән Казанга качып кайткан. Менә шушы ике бәхетсез җан Казанда Иске татар бистәсендә танышкан. Пләтән урамындагы бер әбинең тавык кетәклеген сатып алып, аны такта белән тышлап, мич чыгарып җылытканнар. Без, өч бала, шул кетәклектә туып, әлеге бистәдә татарлар белән югын-барын бергә бүлеп, дус-тату үстек. Әниебез өйдә дә татар рухын саклады. Тормыш авыр дип тормады, 5 яшемнән мине Болак буендагы музыка мәктәбенә бирде. Үсә төшкәч, гитара буенча ТАССРның Верховный Советы исемендәге музыка училищесын тәмамладым.
Лайтхауз сукырлары тараткан яктылык
– Сез җырлый башлаган 80 нче елларны яхшы хәтерлим. Казан яшьләре иҗатыгызга мөкиббән иде бит. Әмма сез каядыр китеп, юкка чыктыгыз. Дима күпмәгънәле итеп елмайды да сүзен дәвам итте: – Мин бит гитарага кушылып җырлыйм. Тыңлаучыларым – зыялы, фикерле кешеләр. Иҗатым кешелекне, мәхәббәтне явызлыктан саклап калу турында. Ул заманнарда мондый җырларның кайберәүләргә ошамавы аңлашыла. Шулай итеп, мин үземә үзем зур сәхнәгә юлны яптым. Без бер мәлгә тын калдык. Булды шул андый чорлар. Шулай да миңа хәзер шундый талантлы җырчының күрмәүче балалар белән эшли башлавы сәер тоелды. Музыкага сәләтле күзле сабыйлар белән шөгыльләнсә, уңышка ирешүе дә җиңелрәк түгелме соң? Ансамбльнең өч әгъзасы Казанның өч төбәгендә яши. Аларны дәрескә йә булмаса концерт куясы җиргә әниләре китерә. Ә Димага, музыка уен коралын сукыр баланың кулына тоттырып, күп тапкырлар өйрәтәсе, күрсәтәсе, сөйлисе бар. Нигә шундый авыр юл сайлаган соң ул үзенә? Бу соравымны җырчының үзенә дә җиткердем.
– Беләсезме, гитарада уйнап җырлаучыларны чит илләрдә бик яраталар, һәркайда көтеп алалар, – дип сүзне ерактан башлады ул. – Шуңа күрә мин үземне көткән җирләрдә булырга яратам.  АКШта, Германиядә, Израилдә, Австралиядә... Сәхнәдә мин һәм ут. Гадәттә, тамаша әңгәмә форматында бара. Мин тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәм. Алар ишетергә теләгән җырларны башкарам. Залда минем фикердәшләр, дуслар утыра. Күбрәк урыс җырлары башкарсам да, татарча җырлавымны сораучылар да очрап куя. Андый вакытта халык җырларын башкарам, яхшырак аңласыннар өчен, башта аның тарихын сөйлим. Мин бит АКШта елына 1-2 тапкыр чыгыш ясыйм. Анда бездән күчеп киткән 600 меңләп кеше яши. Аеруча Нью-Йоркта дусларым күп. Тәүге килүемдә әлеге каланың Манхэттен районы кай ягы беләндер яшьлегемдә калган Иске татар бистәсен исемә төшерде. Күзләремә яшьләр килде. Урам, пляж, кафе тулы яшьләр. Барысы да төрле-төрле милләттән. Төркем-төркем оешканнар да нәрсә хакындадыр гәпләшәләр. Уеннар оештыралар. Һәм иң гаҗәбе: үзләрен шушы районның чын хуҗалары итеп тоялар.  Үз-үзләрен тотыш- ларында куркуның әсәре дә юк. Бу тирәдә машина гына түгел, күзлеләр дә йөрмәскә тырыша, ахры. Игътибар белән карасам, алар тумыштан ДЦП белән яки дөм сукыр булып туган балалар икән. Кызыксынып китеп, янәшәдә генә сукырлар өчен түбәсе күккә тиярлек итеп салынган Лайтхауз – яктылык йортының дүртенче катындагы сукырлар мәктәбенә кердем. Классларда дәрес бара. Сәхнәдә исә һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә омтыла. Берәү –  фортепианода, икенчесе гобойда уйный, өченчесе аларга кушылып җырлый. Урамда да шул ук хәл! Юка гына гәүдәле бер егет яңа язган җырын скрипкада дусларына тыңлата. Кайсыдыр җырның уңышлы булуын хуплап, биергә үк керешә. Бер студент укытучысы белән музыкаль сюжет хакында бәхәсләшә. Барысы да күрмәүчеләр, югыйсә! Әмма аларның үзләрен җилдән җитез иркен тотышларына, биюдәге хәрәкәтләренең җиңеллегенә, җырларының тирәнлеген тоеп башкаруларына карасаң, бер генә дә сукыр дип әйтмәссең. Физик кимчелекләрен онытканда гына, адәм баласы үзенең хыялына ирешә ала, ахыры. Бәлки, алар аны кимчелеккә дә санамый торганнардыр әле. Америкада күрмәүчеләрнең сау-сәламәт кешеләр белән тиң, тигез хокуклы гражданнар булып яшәүләрен күреп, исләре китә шунда Диманың. Әңгәмәдәшемнең шушы кыйссасын тыңлагач, мин менә нәрсә уйлап куйдым: без генә ул һәр кешедән гел гаеп-кимчелек эзләп яшәргә күнеккән. Сукыр, кылый, чулак, аксак, бөкре... дибез. Шулай дип әйтү белән, бер файдалы эш кырмаучылар да үзен бөкредән өстен тоя башлый.
 Казан сукырлары Нью-Йоркныкыннан киммени?
Америкада 2-3 концерт куйганнан соң, ул, гадәттәгечә, туган ягына кайтыр алдыннан, дус-ишләренә күчтәнәчләр алырга кибеткә керә. Шунда Манхэттен кабат Иске татар бистәсендә калган ярлы яшьлеген хәтеренә төшереп, Диманың йөрәге тетрәп куя. Казан урамнары күз алдына килә. Аның моңарчы урамнарда кулына таяк тоткан бер генә сукыр баланы, арбага чүмәшкән бер генә гарип сабыйны очратканы булмады түгелме соң? Бар инде алар! Тик кеше күзеннән өйләренә, дүрт дивар эченә яшеренгәннәр. Шул минутта җырчы үз-үзенә күрмәүчеләр арасыннан музыкаль талантлар эзләргә сүз бирә. Үзе белән бер машина музыка уен кораллары да алып кайта һәм, өенә дә кермичә, 172 нче сукырлар мәктәбенә юнәлә. Шул көннән башлап, үз янына җырга, музыкага һәвәс кызлар һәм малайларны туплый башлый. – Ул мәктәптә җыр-музыка белән шөгыльләнә башлавыбызга ун елдан артык инде. Утызлап кына җырчым бардыр. Музыкантларым да күп. Сез танышырга килгән «НеЗаМи» ансамбле дә шулар арасыннан калкып чыкты. Әле тагын Лаеш сукырлар мәктәбендә күпме талантларым бар. Гастрольдә эшләгән акчаларыма аларга уен кораллары, өс киемнәре алып кайтам. Бүләккә утызлап гитара гына таратканмындыр. Безне якты дөнья белән ике күзебез таныштырса, аларны музыка җитәкләп йөртә. Мин аларның менә шул күңел тәрәзәләрен ачучы гына. Вертолет заводының Мәдәният йортындагы бер бүлмәне репетицияләр, уен коралларын саклау өчен үзебезгә алып булса, морадыбызга ирешер идек.
Җырдан иңгән яктылык
Репетициягә иң беренче булып әнисе Юлия ханым белән Булат Миңнуллин килеп җитте. Булатка инде  18 яшь. Ул П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбен тәмамлаган. Остазы белән 172 нче мәктәптә укыганда  ук танышкан. Хәзер ул, Татьяна Владимировна әйткәнчә, музыка көллиятенең музыка теориясе бүлегендә белем ала икән. – Ансамбль 6 ел дәвамында Юлия Ильяс кызы фатирында шөгыльләнде. Аларда нинди генә уен кораллары юк: ике фортепиано, виолончель, контрабас, мелодика, ике гитара, бәрмә уен кораллары... Күршеләренә дә, Юлия ханымның үзенә дә зур рәхмәт, түзделәр, – диде сер итеп кенә Дмитрий Андреевич. – Улым җырлар язарга бик һәвәс, – дип әңгәмәгә Булатның әнисе үзе дә кушылды. – Ул – композитор Рөстәм Яхинның якын туганы бит. Мәктәптә укыганда, аның җырларын башкарып, призлы урыннар яулады. Бик тә Рөстәм ага кебек романслар язасы килә. – Моның өчен миңа татар моңыннан аерылмаска кирәк, – дип куйды Булат. Бусы, мөгаен, яшь музыкантның Дима остазы сүзләрен кабатлавыдыр. Мәдәният йорты яшь музыкантлар белән тула барды. Залесный – Урман арты бистәсеннән кызы Диләрә белән килгән Флера Җәләлиеваны да танып алдык. – Кызым кечкенәдән җырчы булырга хыялланды. Күзләре күрмәгәч, аның өчен бар дөнья җырдан гына тора, – ди Флера ханым. – Ул башта, бистәдәге балалар иҗаты түгәрәгенә йөреп, фортепианода уйнарга өйрәнде. 172 нче мәктәптә укыганда, Дмитрий Андреевичтан төпле белем алды. Хәзер КФУ ның филология факультетында укый. Әмма Диләрә җырсыз яши алмый. Аның күңел күзләре җыр дөньясына гашыйк. Җәен без – өч сукыр баланың анасы Таня, Юлия һәм мин – барыбыз да Ключищедагы бакчада җыелабыз. Диләрә – курайда, Володя – флейтада, Булат мелодикада уйный. Шул чакта Идел буендагы матурлык күзле аналарның аңына балаларыбыз чыгарган көй аша барып ирешә, аңлыйсызмы шуны? Озакламый Мәдәният йортына Вахитов районында яшәүче Ненастиннар да килеп җитте. Белүебезчә,  21 яшьлек Владимир Казан консерваториясенең композиторлык теориясе факультетында укый. Бер үк вакытта фортепианода һәм гитарада уйнарга өйрәнә.
– Сез «НеЗаМи» ансамбленә исемне яшьләр уйлап тапкан дип уйлый торгансыздыр, – дип, кабат Татьяна Владимировна сүз алды. – Юк, без, әниләр, башта хәйрия фондына шундый атама алдык. Сукыр балаларга миһербанлы иганәчеләрдән, оешмалардан аз булса да матди ярдәм күрсәтелсә, халкыбызның олы йөрәгенә ышанычыбыз тагын да арта төшәр иде дигән изге уй белән яна торгач, табылды андый исем. Фондны гамәлгә куючылары да үзебез. Соңыннан яшьләр дә үз ансамбльләре өчен өчесенең фамилияләрендәге беренче иҗекләрдән оешкан шушы исемне алды. – Балалар ил буенча бик күп йөри, төрле фестиваль- ләрдә катнаша. Мәскәүдә, Йошкар-Олада, Самарада,  Чистайда, – дип сөйләп китте  Юлия ханым. – Менә шушы көннәрдә Казанда чираттагы Бөтенроссия «Җыр, гитара һәм мин» инклюзив фестивале узды. Россиянең  башка төбәкләрендә мондый бәйрәм үткәрү тәҗрибәсе юк. Анда Казан белән Лаештан гына да илледән артык җырчы катнаша. Ульяннан 20 бала килә. Дмитрий Андреевич аны үткәрү өчен акча табарга бик тырыша инде. Чит илләрдән эшләп алып кайткан барлык акчасы шушы балаларга китеп бара аның.  Әле дусларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә. – «НеЗаМи»ны Европада да яхшы беләләр, – дип сүзгә кушылды Диләрәнең әнисе Флера ханым. – Германия,  Англия, АКШ, Канада радиоларында аларның чыгышларын еш тапшыралар. Ансамбльнең берничә тапкыр Казанның Зур Концерт залында Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «Lа Primavera» камера оркестрына кушылып җыр- лаганы да булды. Диләрәм, бер җыр башкарганда гына да, унлап музыка уен коралында уйнарга өлгерә. Кызым барлыгы 30 дан артык уен коралында уйный. Биредәге музыкантларның һәркайсы – шундый сәләт ияләре. Күрмәүче кыз һәм егетләрдән торган «НеЗаМи» ан- самблендә чыгыш ясаучы сәләтле җаннарның һәркайсы – ачылмаган, танылмаган галәм җисемнәре кебек, өр-яңа дөнья. Үзләре җырлый, үзләре төрле музыка коралларында уйный. Гомер сәхифәләрен җайлап кына ача белсәң, күңел тәлгәшләре үзләреннән-үзләре алдыңа тамчы булып тамачак. Башкаладагы мөмкин булган бөтен ярыш ларда җиңү яулаган бу музыкантларны чит илләрдә рес- публикадагыга караганда да популяррак дияләр икән, моңа ышанмый мөмкин түгел.
Күңелемнең җиде кылын кузгаткан «НеЗаМи» ансамбле мине сөекле шагыйребез Хәсән Туфан шигыренә мәшһүр композитор Алмаз Монасыйпов иҗат иткән «Бәлли-бәү, балам» бишек җыры белән озатып калды.  Гади булмаган коллективның гади хыялын әти-әниләр генә түгел, мәдәният һәм мәгарифкә бәйле югары кабинетларда да ишетсәләр икән: аларга, иркенләп иҗат итү өчен, үзләренә тәгаенләнгән аерым бүлмә кирәк!

Ирек Нигъмәти

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ