Логотип Магариф уку
Цитата:

Нигъмәтуллина Фәрида Госман кызы

Фәридә Гусмановна – безнең яраткан тәрбиячебз. Ул искиткеч кеше! Ачык күңелле, кайгыртучан, ярдәмчел, игътибарлы, баланы да, әти-әниләрне дә тыңларга, кирәк чакта киңәш бирергә әзер. Ул әниләргә һәм ә...

Фәридә Гусмановна – безнең яраткан тәрбиячебз. Ул искиткеч кеше! Ачык күңелле, кайгыртучан, ярдәмчел, игътибарлы, баланы да, әти-әниләрне дә тыңларга, кирәк чакта киңәш бирергә әзер. Ул әниләргә һәм әтиләргә балалар тәрбияләүдә ярдәм итәргә омтылучы кеше.

Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Балаларда мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез безнең күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята.
Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын!
Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып озын озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп, Гибадуллиннар гаиләсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ