Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди фильмнар, спектакльләр карыйсыз?

“Таҗлы вирус” дигәннәре соңгы вакытта барыбызны да өйдә утырырга мәҗбүр итә һәм үз-үзебезне саклау өчен бу бердәнбер чарадыр. Ә өйдә эшнең бетәсе юк. Бу инде бигрәк тә моңа кадәр кул җитмәгән эшләргә...

“Таҗлы вирус” дигәннәре соңгы вакытта барыбызны да өйдә утырырга мәҗбүр итә һәм үз-үзебезне саклау өчен бу бердәнбер чарадыр. Ә өйдә эшнең бетәсе юк. Бу инде бигрәк тә моңа кадәр кул җитмәгән эшләргә дә чират җитте дигән сүз. Иң мөһиме, ниһаять, без бер түбә астына җыелып беттек. Юкса күпләребез инде гаилә белән телеэкраннар янына җыелышып, кино я булмаса спектакльләр карауны оныта ук башлаган идек.
Өйдә утыру үзенекен итте. Әнә бит Камал театры архивындагы спектакльләрне бер атна эчендә 90 мең кеше караган! Чагыштыру өчен, театрның YouTube каналында бер ел дәвамында караучылар саны якынча шул кадәр үк булган. Иң популяр спектакльләр саналган “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Йөзек кашы”, “Мулла” спектакльләренең һәркайсын 14 меңнән артык кеше караган. Ә 8 апрельдән репертурдагы спектакльләр онлайн күрсәтелә башлыячак.
Түбәндә без дә сезгә тормышның кадерен, яшәүнең тәмен, мәгънәсен искәртә торган берничә фильм һәм спектакль карарга тәкъдим итәбез. Исемлек башында әлбәттә, без дә Камал театры репертуарыннан “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Үлеп яратты” кебек спектакльләрне куяр идек. Түбәндәге фильмнарны да ошатырсыз шәт: “Югалту” (2012), “Бибинур” (2009), “Халима” (2018), “Одаренная” (2017), “Дети небес” (1997), “Звездочки на земле” (2007), “Чудо” (2017), “Маленький принц” (2015)-мультфильм, “Джек” (1996), “Мост в Терабитию” (2007).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ