Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди укытучы дәүләт премиясенә лаек булган?

Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И.Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Бу хактагы Указга президент Рө...

Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И.Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Бу хактагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

Бүләкне фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру өчен күренекле педагоглар ала.
«Минем бүләгем — шәхси казанышларымны бәяләү генә түгел, ә хәзерге вакытта гомуми белем бирү мәктәпләрендә логопедларның ролен тану да. Бүген мәктәпләргә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар килә. Бу сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар гына түгел, ә аутистик спектр ягыннан авыру, психик үсеше тоткарланган, интеллектуаль тайпылышлар булган, сүздә авыр тайпылышлар булган укучылар да.
Логопед-укытучыларның бу балаларның гомуми психологик үсеше өчен күп эш башкаруларын таныганга мин бик шат», — диде Елена Азина.
Елена Азина 29 ел логопед-укытучы булып эшли, шулай ук укытучы нейропсихолог һөнәренә ия һәм ул башлангыч сыйныф балалары белән эшли. Үзенең фәнни проектында ул логопед практикасында нейропсихологик алымнарны куллану тәҗрибәсе һәм аның уңай нәтиҗәләре белән уртаклаша.
Белгеч сүзләренчә, кайбер балаларга логопед-укытучы белән ярты ел шөгыльләнү җитә, кемгәдер озаграк — 2-3 ел вакыт кирәк.
Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, ТР Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, РФның атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

«Татар-информ» материалы буенча
Фото: http://shahrichalli.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ