Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нистрыф абый» һәм алма бакчасы

Үсәли авылының алма бакчасы… Элек ул колхозныкы булган. Совет хөкүмәте халыкны җиләк-җимеш, яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кайгырткан. Мин белгәндә мәктәпнеке иде инде бу бакча. Яз саен хәзер д...

Үсәли авылының алма бакчасы… Элек ул колхозныкы булган. Совет хөкүмәте халыкны җиләк-җимеш, яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кайгырткан. Мин белгәндә мәктәпнеке иде инде бу бакча. Яз саен хәзер дә ап-ак чәчәккә күмелә әле ул. Алмагачлары, карлыган-кура шундый күп иде анда! Уртасында серле каравылчы алачыгы утыра иде. Ник серле? Без аның янына барырга курка идек, качып утырган җиреннән каравылчы килеп чыкса! Бакча яныннан узганда, менә нәрсәләрне искә төшереп алдым әле...

Әйләнә-тирәсе койма белән әйләндереп алынган бу бакчаның яшүсмерләр генә белә торган, куптарылган 1–2 киртәсе була иде. Аны сизеп кагып куялар, сак кына икенче җирдән куптарыла иде ул. Бервакыт, караңгы булгач, кереп киттек шундый «гөнаһлы» урыннан бакчага, алмалары бик тәмле иде шул. Иптәшләрем – үземнән 5 – 7 яшькә зуррак яшүсмерләр, я Сәйдә апа кызлары, я Зоя апаныкылар. Ә мин – балалар бакчасы баласы! Әти-әниләрем – укытучылар, гел җыелышта – педсовет, профсоюз җыелышы, партҗыелыш, политуку, ата-аналарныкы, тагын әллә ниндиләре; я концертта, я репетициядә болар... Мине гел укытучы балаларына «ташлап» калдыралар.
...Шулай итеп, бакчага аяк басуга берничә генә алма алырга өлгердек, шул арада берәү: «Нистрыф абый килә!» – дип котны алды. «Нистрыф» дигәннәре – мәктәп директоры, РСФСРның атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеров инде. Безнең мәктәптә Петров абый, Пасыев абый, Нурмиев абый иде кайбер укытучыларның исемнәре. Тотындылар качарга иптәшләрем! Җитешеп кенә булмый бит артларыннан! Калдырмаска тырышалар үзләре, мине дә җитәкләгән булалар... Укытучы баласы башың белән директорга тотылсаң, оятын кая куярсың! Шул вакыттагы курку хисе хәзер дә искә төшә бу ятим бакча яныннан узганда, әлбәттә, елмаю катыш инде хәзер. Хәзер генә аңлыйм шул: укытучылары җыелышта утырганда, мәктәп директоры «Нистрыф абый» алма бакчасы саклап йөргәндерме инде?!!!
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ