Логотип Магариф уку
Цитата:

«Очлы күзләргә» эш бар яки кем күбрәк хата таба ала?

Татар телендәге атамаларны язуда җибәрелгән хаталарны ачыклау буенча узган ел республикабызда конкурс уздырылган иде. Оештыручылар быел да конкурсның дәвам ителәчәген җиткерде.Шөкер, быел да туган тел...

Татар телендәге атамаларны язуда җибәрелгән хаталарны ачыклау буенча узган ел республикабызда конкурс уздырылган иде. Оештыручылар быел да конкурсның дәвам ителәчәген җиткерде.
Шөкер, быел да туган телебезнең сафлыгына битараф булмаган “очлы күзләр” сентябрь аена кадәр татар телендәге язу-атамалар, юл күрсәткечләре, элмә такталар, торак йортлардагы урам исемнәре, топография билгеләмәләре язылышында булган хилафлыкларны, русча язылып та, татарча атамасы язылмаган очракларны республикабызда гамәлдә булган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына, атама-язудагы хаталар бүлекчәсенә юллый ала.

 
Әлеге дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская, конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләп, җәмәгатьчелек тапкан барча хата төзәтелде, дип хәбәр итте. Ни кызганыч, алай ук түгел шул. Узган елның июль аенда без “Мәгариф” журналы сайтында, башкалабыз метросында – тукталышларда һәм вагоннарда урнаштырылган элмә такталардагы ТР Министрлар Кабинетының Казан метрополитеныннан файдалану кагыйдәләрендә дистәләрчә хата бар, дип язып чыккан идек. Әмма шул көннән сигез ай вакыт узуга карамастан хаталы кагыйдәләр эленеп тора бирә. Шәт иншалла бу юлы хата төзәтелми калмас дип өметләник.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ