Логотип Магариф уку
Цитата:

Октябрь аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара өлкәннәр көне.Коры җир гаскәрләре көне.Халыкара музыка көне.Галим, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамалга 70 яшь.Тел галиме, филология ф...

1 – Халыкара өлкәннәр көне.
Коры җир гаскәрләре көне.
Халыкара музыка көне.
Галим, шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамалга 70 яшь.
Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Васил Гарифуллинга 60 яшь.
2– Язучы Идрис Туктаровның тууына 125 ел (1896–1982).
Рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Борис Майоровның тууына 90 ел (1931–1991).
Җырчы-шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсур Хөснетдиновка 75 яшь.
Татарстанның халык артисты, җәмәгать эшлеклесе Рамил Төхфәтуллинга 55 яшь.
3 – Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел (1926–1980).
4 – Халыкара табиблар көне.
Бөтендөнья хайваннарны яклау көне.
Бөтендөнья архитектура көне.
Гражданнар оборонасы көне.
Физик-теоретик, физики-математика фәннәре докторы, Нобель һәм Ленин премияләре лауреаты Виталий Гинзбургның тууына 105 ел (1916–2009).
Прозаик, журналист, публицист, юрист, Россиянең әдәбият академиясе президенты булган Игорь Нехамесның тууына 65 ел (1956–2018).
5 – Халыкара укытучылар көне.
Җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре көне.
Казан фармацевтика училищесы ачылганга 100 ел (1921).
Актер, режиссер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Камал II (Габдрахман Камалетдинов) нең тууына 125 ел (1896–1948).
Актер, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевкә 75 яшь.
8 – Бөтендөнья йомырка көне.
Рус совет язучысы, публицист, журналист, педагог, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Юлиан Семёновның тууына 90 ел (1931–1993).
Шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевкә 75 яшь.
Шагыйрә Александра Кашинага 35 яшь.
9 – Бөтендөнья почта көне.
Энергетика гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Анатолий Дрегалинның тууына 85 ел (1936–2014).
Әдәбият тарихы галиме, педагог, публицист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәриповка 80 яшь.
10 – Татарстанда Уңыш бәйрәме.
Рәссам Гөлназ Әдһәмовага 50 яшь.
11 – Башкортстан Республикасы көне.
Халыкара кыз балалар көне.
12 – Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Лидия Зарипованың тууына 90 ел ( 1931–2020).
Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан Мөхәммәтшинга 80 яшь.
Рәссам-график Андрей Левчукка 60 яшь.
Рәссам-график Фәрит Хәбибуллинга 60 яшь.
13 – Язучы Әсгать Фәхринең тууына 120 ел (1901–1926).
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның тууына 75 ел (1946–2006).
14 – Бөтендөнья стандартлар көне.
15 – Хәтер көне.
Шагыйрь Әхмәт Юнысның тууына 105 ел (1916–1976).
17 – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Бөтендөнья фәкыйрьлеккә протест белдерү көне.
18 – Актер Илдус Вәлиевнең тууына 80 ел (1941–1978).
Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, журналист, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараевның тууына 70 ел (1951–2012).
19 – Бөтенроссия лицейда укучылар көне.
Театр белгече, тәнкыйтьче, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәүф Игъламовның тууына 80 ел (1941–2016).
20 – Хәрби элемтәчеләр көне.
Язучы Фәнәвис Дәүләтбаевка 70 яшь.
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь.
Дәүләт эшлеклесе Әсгать Сәфәровка 60 яшь.
21 – Педагог, нашир, «Сабах» китап нәшрияты хуҗасы, репрессия корбаны Хәбибрахман Зәбировның тууына 140 ел (1881–1938).
Режиссер, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровка 75 яшь.
22 – Россия Хәрби Көчләрендә финанс-икътисад хезмәтендә эшләүчеләр көне.
Балалар шагыйрәсе, педагог Резеда Фәрхетдиновага 45 яшь.
23 – Җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәхри Насретдиновның тууына 110 ел (1911–1986).
Язучы, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Зариповның тууына 90 ел (1931–2017).
24 – Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне.
Композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Швециянең халыкара «Полар» премиясе лауреаты София Гобәйдуллинага 90 яшь.
Драматург, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмиднең тууына 80 ел (1941–2017).
25 – Хатын-кызларның халыкара тынычлык өчен көрәш көне.
Россия таможнясы көне.
Опера җырчысы, театр режиссёры, педагог, СССРның халык артисты Галина Вишневскаяның тууына 95 ел (1926–2012).
Виолончельдә уйнау остасы, педагог, Татарстанның халык артисты Лариса Масловага 70 яшь.
Актриса, Татарстанның халык артисты Надежда Кочневага 70 яшь.
27 – Язучы Мансур Шаһиморатовка 70 яшь.
28 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Болгарскаяның тууына 130 ел (1891–1968).
Язучы Рафаэль Сибатның тууына 75 ел (1946–2003).
30 – Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне.
Россия флоты оешканга 325 ел (1696).
31 – Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне.
 
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Фото: Pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ