Логотип Магариф уку
Цитата:

Ольга Васильева  президент итеп расланды

Россиянең элеккеге  мәгариф министры Ольга  Васильева эшчәнлеген яңа вазифада дәвам иттерәчәк.Премьер-министр  Михаил Мишустин имзасы белән ул Россия мәгариф академиясенең президенты бу...

Россиянең элеккеге  мәгариф министры Ольга  Васильева эшчәнлеген яңа вазифада дәвам иттерәчәк.
Премьер-министр  Михаил Мишустин имзасы белән ул Россия мәгариф академиясенең президенты буларак расланды. Ул бу дәрәҗәле урынга  30 июньдә сайланган иде. Мәгълүм булганча, Ольга Васильева министр кәнәфиендә 4 ел утырды, бу чорда мәгариф өлкәсендә шактый үзгәрешләр булды. Мәктәпләрдә туган телләр һәм фәннәрне милли телдә укыту-укытмау белән бәйле четерекле мәсьәләләрнең калкып чыгуы да шул чорга туры килә. 
2020 елда министрлыктан эштән киткәч, экс-министр О. Васильева Россия мәгариф академиясенең  попечительләр  советы рәисе булып торды.
                                                                 Альберт  ЗАҺИРОВ

Фото: smena.org

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ