Япон егете Казан татарларын өйрәтә

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты катнашында 2012 елдан башлап ел да татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада уздырып килә. Ул ике этапта үтә. Беренчесе – Интернет-тур. Әлеге турдагы тест нәтиҗәләре буенча сайлап алынганнар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Казанга килеп, халыкара олимпиаданың икенче турында татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен, үзләренең иҗади сәләтен дә күрсәтеп китә. Әлеге олимпиада елдан-ел халыкара мәйданда киңрәк яңгыраш ала бара иде. Әйтик, аның 2018 елда узганында, Татарстаннан тыш, Россиянең 26 төбәгеннән һәм хәтта 13 якын һәм ерак чит илләрдән дә 200 гә якын егет һәм кыз татарча белүдә көч сынашты. Шунысы сокландырды: фән һәм техника өлкәсендә дөнья күләмендә могҗизалар тудырырга сәләтле япон егетләре татарча белүдә дә Казан татарларына сабак бирердәйләр: VI халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Чихиро Тагуччи атлы япон егете әдәби татар телендә сөйләшүе белән бар татар дөньясын таң калдырган иде. Һәм ул халыкара олимпиаданың җиңүчесе дип табылды да!

Шунысын да искәртик: татар теле олимпиадаларында япон егетләренең бу – беренче тапкыр гына шаккаттырулары түгел иде инде. Хәтерләсәгез: татар теле олимпиаданың 2014 елда уздырылганында да Япониянең Канагава префектурасы вәкиле – 24 яшьлек Юто Хитияма җиңү яулаган иде. 2011 елда, ягъни 21 яшендә, ул, татар җырларын ишетеп, телебез белән кызыксына башлый һәм аны ныклап өйрәнергә алына. Ә инде өч елдан соң, әйткәнебезчә, татар теленнән халыкара олимпиадада җиңеп тә чыга. Шуннан соң Юто ике ел Казан федераль университетының магистратурасында укый. Бүгенге көндә егет Япониядә татар теле укыта.

Юто Хитияма хакында сүз куертуыбызның тагын бер җитди сәбәбе бар: соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә шау-шу кузгаткан хәбәр сәбәпче моңа. Япон егете татар теленнән быел үтәсе халыкара олимпиаданың Интернет сынавында да катнашырга теләге барлыгын белдереп: «Олимпиада өчен Интернет-тур имтиханын телефоннардан тапшырырга мөмкинме? Хәзер сәяхәттә булганыма миндә компьютер юк», – дип, саф татар телендә олимпиаданың оештыру комитетына мөрәҗәгать итә. Тик ни гаҗәп: оештыру комитетыннан аңа: «Задавайте вопрос на русском языке», дигән җавап юллана. Хәзер министрлыктагылар, Гали-Вәлигә, Вәли-Галигә дигәндәй, төрлечә аклана, тик эш узган шул инде. Шунысы гаҗәп: Татарстан министрлыкларында татар теле буенча татарча бирелгән сорауга татарча җавап бирелергә тиешлеген дә белмиләр микәнни!? Бу бит инде беренче очрак кына түгел! Әле моннан ике айлап элек кенә Казанда олуг мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанигә куелган һәйкәлгә бары рус телендә исемен яздырып, мәдәният министрлыгындагылар кеше көлкесенә калган иде. Ярый әле Татарстан Президенты әлеге һәйкәлдә мәгърифәтчебез хакында белешмә дүрт телдә язылган булырга тиеш дигән күрсәтмәсен бирде. Ә менә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына татарча сорауга татарча җавап бирергә тиешлек күрсәтмәсен Япония Президенты Акихитодан ук көтәргәме?!

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.