Логотип Магариф уку
Цитата:

Олуг юбилеегыз белән Сезне!

Бүген Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры Дания Шәрифулла кызы Газизовага – 60 яшь. Комсомол, партия баскычларын узган Дания Шәрифулла кызы мәктәбебезне дистә елга якын җитәкли. Күбебез аңа: «...

Бүген Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры Дания Шәрифулла кызы Газизовага – 60 яшь.
Комсомол, партия баскычларын узган Дания Шәрифулла кызы мәктәбебезне дистә елга якын җитәкли. Күбебез аңа: «Дания апа», – дип эндәшә. Безнең татар мәктәбендә укытучыга да, үзара да исем-отчество белән эндәшү гадәткә кермәгән. Үзебездән өлкәннәргә әнә шулай якын итеп, «апа», «абый» дип эндәшәбез без.

Инициативалы, сәнгать сөюче, таләпчән, төгәл, шул ук вакытта кешелекле, кече күңелле  директорлар бик күп булмый ул. Авыр вакытта ярдәм итәргә торучы, сине аңлаучы җитәкче белән эшләгәндә генә хезмәтеңне үтәү күңел рәхәтлеге бирә. Мәктәп – үзе бер олы тормыш. Анда җитешмәгән җиреңне күрсәтергә дә, кисәтү ясарга да туры килә. Безнең директор әле генә таләпчән тавыш белән сөйләшсә, шул арада коллегаларына елмаеп эндәшә белә. Дания апа безнең өчен төпле киңәшен бирә, төрле эшләрдә инициатива күрсәтүче укытучыларга һәрвакыт теләктәшлек белдерә.
Авыл, район мәдәният йортында уза торган чаралар да безнең Дания апа катнашыннан башка узмый. Аның матур, моңлы җырларын күпләр көтеп ала, яратып тыңлый. Сәнгатьле сүзе белән дә эчне катырып көлдерә, күңелләрне кузгатып елата да  ала ул.

Россия һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары иясе Газизова Дания Шәрифулла кызына алга таба да уңышлар, энергия, сәламәтлек, бәхет телибез.
Дус, тату, бердәм коллективыбыз исеменнән,
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

РЕДАКЦИЯДӘН:
Дания Шәрифулла кызы Газизованы гомер бәйрәме белән «Мәгариф» журналы коллективы да ихлас күңелдән котлый. киләчәктә дә бергә-бергә иҗади хезмәттәшлектә эшләргә язсын! Юбилеегыз котлы булсын, бәйрәм табыныгыз гөрләп торсын! Укучыларыгызның, хезмәттәшләрегезнең, авылдашларыгызның мактанычы, горурлыгы булып озын-озак яшәргә язсын, Дания ханым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ