Логотип Магариф уку
Цитата:

Омега-3

X гасырда Болгар дәүләтенә килеп чыккан елъязмачы Әхмәт ибн Фадлан биредә яшәүчеләрнең, башка бер май да файдаланмыйча, фәкать балык мае гына куллануына гаҗәпләнә. Хәтта аларның үзләреннән дә балык ма...

X гасырда Болгар дәүләтенә килеп чыккан елъязмачы Әхмәт ибн Фадлан биредә яшәүчеләрнең, башка бер май да файдаланмыйча, фәкать балык мае гына куллануына гаҗәпләнә. Хәтта аларның үзләреннән дә балык мае исе килүгә бик сәерсенә гарәп сәяхәтчесе. Озак гасырлардан соң гына белгечләр балык маенда кеше организмына бик кирәкле витаминнар, минераль һәм башка биологик матдәләр барлыгын ачыклады. Безнең әти-әниләр кечкенә чакта аны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә дә, мәктәп укучыларына да мәҗбүри эчергәннәр. Хәзер аңа кабат игътибар артты. Тик инде аны Омега-З кушылмасы дип атыйлар. Балык маеның файдасы һәм куллану үзенчәлеге турында сәхифәбез кунагы – табиб-нутрициолог, невролог, медицина фәннәре кандидаты Миләүшә Зөфәр кызы Сабирова белән сөйләшәбез.
– Миләүшә Зөфәровна, балык мае озак вакыт онытылып торганнан соң, соңгы берничә елда гына кабат белгечләр теленә керде кебек. Бу нәрсә белән бәйле?
– Чынлыкта, аның медиклар теленнән төшкәне дә юк. Кешеләр балык маен борынгы заманнарда ук, башлыча, ризык әзерләгәндә кулланганнар. Тарихи чыганак-
ларга күз салсак, Төньяк Америка индеецлары да бу нигъмәттән өзелмәгәннәр. Ә менә Норвегиядә моннан 150 ел элек беренчеләрдән булып балык маен дәвалау ысулы буларак кулланулары билгеле. Танылган фармацевт Петер Мёллер көнбатыш яр буенда көн күргән норвегиялеләрнең сәламәтлекләре нык булуын тәрәч балыгын даими ашаулары белән бәйләп карый. Нәкъ менә ул тәрәч маен аерып алу ысулын уйлап таба һәм бөтен ил буенча аны сату эшен оештырып җибәрә.
– Узган гасырның 60 нчы елларында балалар бакчасында балык маен кашыклап каптыралар иде дип сөйлиләр.
– СССРда балаларны балык мае белән тәэмин итү буенча хәтта махсус программа эшләгән. Совет галимнәре балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге һәр балага балык мае зарур булуын раслаган. Әмма, кызгынычка, бу илкүләм масштабтагы профилактик чара 1970 елда туктатыла. Балык маеның төп чималы – тәрәч (треска) балыгы яшәүче сулыкларның нык пычрануы сәбәпле, илдә бу матдәне куллану тыела. Шулай итеп, балык маеның кыйммәте һәм аңа карата булган ихтыяҗ да кими.
– Хәзер балык маена карата ихтыяҗ кабат артты кебек, шулай бит?
– Әйе, бу – сөенечле хәл. Кеше организмы сәламәт булсын өчен, аңа кайбер матдәләрнең даими килеп торуы мөһим. Алар организмыбызда берничек тә мөстәкыйль рәвештә бүленеп чыга алмый, бары тик ризык белән генә керә. Шундый кыйммәтле матдәләр балык маенда бар. Сүз аның составындагы Ω-3 төркеменә керә торган куермаган май кислоталары күзәнәкләре турында бара (медицина телендә ПНЖК дип йөртелә). Нәкъ менә шуның хисабына ул фәнни телдә Омега-3 дип атала да инде. Моннан тыш, балык маенда организм өчен кирәкле А һәм D витаминнары бар. Мәгълүм булганча, А витамины тире күзәнәкләренең үсүен һәм үрчүен тәэмин итә, күз өчен бик файдалы. D витамины исә рахит куркынычын, нерв киеренкелеген киметә, кальций һәм фосфорның күзәнәкләргә үтеп керүен тәэмин итә, шуңа да аны балаларга бирү бик кирәк.
 Омега-3 йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтә, холестеринны киметә, шул рәвешле атеросклерозны тоткарлый. Алардан башка балык мае шушы файдалы матдәләре хисабына кан әйләнешен көйли, тромб барлыкка килү куркынычын киметә, гомумән, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Диабет белән интегүчеләр өчен дә аның файдасы зур. Рахит, анемия, авыр чирләрдән соң иммунитетны ныгыту максатыннан балык маен куллану уңай нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Тән тиресе, чәчләр, тырнакларны ныгытуга да файдасы тия.
Аны кайчан һәм ничек кулланырга?
– Омега-3 компонентының башлыча ризык белән генә керүен исәпкә алсак, балык ризыкларын даими ашарга кирәк. Әмма көндәлек рационыбызда балык ризыклары аз. Шуңа да безнең җирлектә яшәүчеләр бу матдәгә ел әйләнәсе мохтаҗ дияр идем. Тик бу очракта да балык маен чама белән куллану кирәк. Иң яхшысы: башта махсус анализ тапшырып карарга. Балык маен 3 ай өзлексез эчеп, 1–2 ай ял итәргә, ә җәй фасылында туктап торырга киңәш итәм. Шунысын искәртеп узам: бу төр майны фәкать ашаганда кулланасы, юкса ул ашказанына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
– Аны кемнәргә кулланырга киңәш ителми?
– Организмда кальций һәм D витаминының артып китүе, үпкәдә туберкулёз авыруының актив формасы, сидек юлы һәм үт куыгы авырулары, калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, бавыр, ашказаны һәм эчәк авырулары булган кешеләргә, йөкле хатыннарга һәм өлкәннәргә балык маен саклык белән аз-азлап кына кулланырга киңәш ителә. Шулай ук операция алдыннан тукталып тору мәслихәт.
– Организмга Омега-3 никадәр микъдарда кирәклеген ничек белеп була соң?
– Моның өчен махсус кан анализы тапшырырга мөмкин. Лабораторияләрдә бу анализ нәкъ шулай атала да – канда Омега-3 һәм Омега-6 куермаган май кислоталары. Соңгысын без үсемлек мае аша көн дә кулланабыз. Укучыларыбызга шуны да җиткерәсе килә: бу нигъмәт организмга җитди тәэсир итә, шуңа күрә тиешле микъдарны табиб билгеләү дөресрәк булыр. Хәзер бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләр җитәрлек.
– Балык маеннан тыш, Омега-3 компонентлары тагын нинди ризыкларда бар?
– Чия орлыгы, җитен мае, әстерхан чикләвеге, канол маенда, аз гына микъдарда бозау итендә дә бар ул. Әмма иң күбе бары тик диңгез һәм океаннарда яшәүче балыкларда гына очрый. Тик, ул организмга тиешле нормада кереп барсын өчен, мондый төр балыкларны көн дә ашарга кирәк.
– Балык маен алганда, нәрсәгә игътибар итәргә киңәш бирәсез?
– Иң элек составына. Сыйфатлы балык маеның, һичшиксез, составы язылган була, шунда ук ПНЖКның микъдары күрсәтелә. Бу – эйкозапентаен һәм докозагексаен кислоталары кушылмасы. Ул кушылма микъдары 0,5 граммнан  (500 мг) ким булмаска тиеш. Кайбер балык маенда бу саннар азрак була, бу – куллану дозасын арттырга кирәк дигән сүз. Боларга өстәп, составта Е витамины да булырга тиеш. Балык мае сыекча рәвешендә яки капсулада җитештерелә. Капсуладагысының үзенчәлекле исе һәм тәме сизелми, ә сыегын балаларга каптыру уңайлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ