Логотип Магариф уку
Цитата:

Онлайн-гигиена: укытучы һәм социаль челтәрләр

Социаль челтәрләр бүгенге көннең иң гадәти күренешләренең берсенә әверелде, хәзер Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук һәм башка сайтларда утырмаган кешене табуы кыен. Онлайн мәйданнарга нәрсә куярга ярый, н...

Социаль челтәрләр бүгенге көннең иң гадәти күренешләренең берсенә әверелде, хәзер Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук һәм башка сайтларда утырмаган кешене табуы кыен. Онлайн мәйданнарга нәрсә куярга ярый, нәрсә ярамый – бу сорау укытучылар һәм педагоглар өчен аеруча актуаль. Уйлап бетермичә чыгарылган материал шелтә белдерүгә яисә эштән китүгә нигез була ала. Моны булдырмас өчен, "Мәгариф" журналы укытычулыр өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тәкъдим итә.
Иң элек шуны әйтеп үтергә кирәк – эш вакытында шәхси социаль челтәрләргә фотолар, язмалар һәм башка мәгълүматны урнаштыру хезмәт дисциплинасын бозу буларак каралырга мөмкин. Бу җитәкчелектән кисәтү, шелтә яки эштән азат итү белән яный.
Әлбәттә, исерек хәлдә, әдәпсез рәвештә тиргәшеп, җәнҗалларда, сугышуларда катнашканны сүрәтләүче провокацион видео яки фотоларны беркайда да урнаштыру ярамаганлыгын бар кеше дә белә. Хезмәт кодексының 81 маддәсенең 1 өлешенең 8 пункты буенча сезне моның өчен эштән азат итергә мөмкиннәр.
Укучыларның тест, контроль эшләр һәм аттестациясе нәтиҗәләрен, коллегаларның керемнәре турында, башка шәхси конфиденциаль мәгълүматны чыгарырга ярамавын тагын бер кат искәртү дә артык булмас. Бу шулай ук дисциплинар рәвештә эштән азат ителүгә китерергә мөмкин (№152-ФЗ, 27.07.2006 ел).
Мәгариф эшчәнлек өчен файдаланылган биттә сәяси агитация, дини өндәүләргә багышланган постлар урнаштыру, социаль, раса, милли яки дини ызгышларга өндәгән материалларны кую тыела. Сез моның белән 2012 елның 29 декабреннән 273-ФЗ номерлы Федераль законны бозасыз һәм сезгә кисәтү, шелтә белдеру яки эштән азат ителү яный.
Артык ачык кием киеп төшкән фотолар, хезмәттәшләрегезне, эшегезне кимсетү, аңа карата саксыз мөнәсәбәт күрсәтү дә, һичшиксез, хупланмый.
Үз аккаунтыгызда кагыйдәләрне үзегез урнаштырыгыз. Махсус иң беренче урында күренеп торачак пост ясагыз – анда сезнең битегездә нәрсә эшләргә ярый-ярамавын сөйләп бирегез. Мәсәлән, шәхси мыскыллау, троллинг, сүгенү сүзләре куллану рөхсәт ителмәгәнлеген искәртегез. Шулай итеп, сез бер яктан кешечә аралашу кысаларын билгелисез, ә икенче яктан, тирә-юньдәгеләргә контентыгызны күзәтеп баруыгызны күрсәтәсез.
Шул ук вакытта, реаль проблемаларны социаль челтәрләр ярдәмендә хәл итергә тырышмагыз. Әгәр конфликт яки аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, ул кешегә шалтратып яисә очрашып сөйләшү яхшырак. Бетмәс-төкәнмәс интернет гаугаларда катнашмау нервларны да, вакытыгызны да саклап калачак.
Шәхси тормышыгызны исә һәр кешедән яшереп, ябык аккаунтка гына чыгара аласыз. Аңа кемне кертергә, кемне юк – үзегез хәл итәсез. Хоббиларыгызны, гаилә хәлен, отпускны кайда үткәргәнне һәм башка шәхси фотоларны беркемгә дә күрсәтмәскә хакыгыз бар.
Социаль челтәрләргә позитив мәгълүмат кую, беренчедән, сезнең язылучыларыгызның кәефен күтәрәчәк, икенчедән, яңа укучыларны җәлеп итәчәк. Гомүмән, начар кәефле вакытта онлайнга чыкмау яхшырак.
Файдалы мәгълүмат урнаштыру бик яхшы. Укытуга багышланган блоглар, балалар психологиясе буенча мәкаләләр, БДИ өчен мисал-биремнәр – болар барысы да укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм итә ала.
Социаль челтәрләрдә укучылар белән аралашу мөмкинме? Сүз дә юк, укучылар белән онлайн-дуслык идеясен ошатмаган педагоглар да табылыр: балалар сезне башка төрле сыйфатта күрә ала, дәрес-фәлән турында сораулар яудырачаклар, ә сезгә бәлки класс чикләрендә генә аралашу да җитәдер.
Әмма төп "онлайн-гигиена" кагыйдәләрен үтәгәндә, шәхси аккаунт укытучы белән укучы арасында аралашуның бик мөһим инструментына әйләнергә мөмкин.
Укытучы социаль челтәрләрдәге дуслык аша файдалы мәгълүмат белән алмаша, очрашулар оештыра, лекцияләр һәм башка чаралар өчен аудитория җыя ала, шулай ук балалар белән мәктәпне тәмамлаганнан соң да җылы мөнәсәбәт саклап кала ала. Педагог белән укучыларның бердәм командасы формалаша, укытучы мондый вакытта төп фигурага әверелә. Вакыт уза бара, ә сез укучыларыгызның нәрсә эшләүләрен, нинди уңышка ирешүләрен, үз тормышларын ничек оештыруларын белеп торачаксыз – ә бу һәр укытучы өчен бик мөһим нәрсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ