Остеопат Камил Вәлиев: «Тәнегезне тыңларга өйрәнегез»

Остеопатия – борынгы грек теленнән «сөяк+авыру» дигән сүзләрне кушып ясалган төшенчә булса да, сөякне генә өйрәнми. Ә организмны бербөтен итеп карый. Фәлсәфәгә корылганга күрәме, әлеге төр дәвалауның нәтиҗәлелеге турында бәхәсләр гел чыгып торды. Ниһаять, 2017 елда медицинадагы бу юнәлеш дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә танылды.

Нинди авырулар вакытында нәкъ менә остеопатның ярдәме кирәк? XXI гасыр кешесенең яшәү рәвеше сәламәтлеккә ничек йогынты ясый? Бу хакта без
1996 елда Казан шәһәрендә остеопатиягә нигез салучы профессор, медицина фәннәре докторы Васил Билал улы Зиатдинов укучысы – Камил Рафаэль улы Вәлиев белән сөйләштек.

– XXI гасыр баласы сәламәтлеге белән мактана алмый. Сезгә ешрак нинди зарлар белән киләләр?

– Вертеброневрология терәк-хәрәкәт системасын дәвалый торган тар белгечлек булса, остеопат бөтен организмны тулаем карый. Дәвалау үзенчәлекләре дә шуңа бәйле. Бала тынгысыз, гәүдәсен төз тотмый, агрессив, начар йоклый, организмда матдәләр алмашы бозылган, эче ката икән, мондый очракларда әти-әниләр остеопат белән киңәшү ягын карый. Тууының беренче елында ук, консультациягә килеп, сабыйны күрсәтүчеләр ешайды. Бу юкка гына түгел. Карында ничек ятуына, туу мизгелләре ничек үтүенә карап, баланың да алга таба үсеше билгеләнә бит.

Олымы ул, кечеме, кешеләрнең сәламәтлегенә замана йогынтысы зур булуы белән килешәм. Телевизор, компьютерлар җитмәгән иде, инде хәзер телефоннар да тормышыбызның бер өлешенә әйләнде. Балалар монотонлы антистатик рәвештә озак утыра: бөкрәяләр һәм хәрәкәтләнмиләр. Экраннан килгән бик күп мәгълүматның психоэмоциональ халәткә дә йогынтысы бик зур. Бу ни дигән сүзме? Беренче чиратта, баланың сөйләме начарая. Гел телефон карап утырсаң, баш мие бар нәрсәне рәсем аша гына кабул итәргә күнегә. Ә сабый сәламәтлеге өчен җанлы аралашу мәҗбүри.

– Стандартлар булса да, һәр баланың үсеш стадияләре аерыла. Мисал өчен, нәни үрмәләмәсә, моның сәламәтлек өчен йогынтысы бармы?

– Үсеш стадияләрен 0-2 һәм 3-7 яшь аралыкларына бүлеп карыйбыз. Сабый утырырга өйрәнә, үрмәли, беренче адымнарын ясый… Әлбәттә, һәр «һөнәрне» үзләштерүнең әһәмияте бәхәссез. Сез мисал итеп сораган үрмәләүне генә алыйк. Оча сөяге – ул фундамент. Үрмәләмәгән баланың очасына йөк тигез бүленми. Ул гәүдәнең өске яисә аскы өлешенә туры килергә мөмкин. Мәсәлән, статика бозылу, ягъни гәүдәнең тирәлектә алгарак яки, киресенчә, арткарак авышкан булуы. Аскы өлештә аякларның
Х рәвешле формалашуы.

Үрмәләмәүнең дә сәбәпсез булмавын онытмыйк. Бала карында яткан чакта ук аңа берәр орган басым ясарга, шуңа күрә, дөрес ятмыйча, ассиметрия барлыкка килергә мөмкин. Мондый сабыйга үрмәләү кыен була. Әлеге мисаллар – күлдән бер тамчы гына. Һәр очракны шәхси якын килеп карарга кирәк.

Сүз уңаеннан, хатын-кызларга авырлы вакытта да остеопатка күренүнең файдасы була. Баланың карында дөрес ятуын тикшерергә, аңа кыен булса, хәлен җиңеләйтергә мөмкин. Шулай ук күп кенә булачак аналар шешенүдән интегә. Аларга да ярдәм итү ысуллары бар.

Туганнан алып бер яшькә кадәр бала үзенә тәүлек әйләнәсе игътибар таләп итә, бу дөрес тә. Аларның
әйләнә-тирәне тану мизгелләрендә егылулар, бәрелүләр һәм бигрәк тә беренче адымнарын ясаган чакта лыпылдап килеп утырулар еш була. Шуңа күрә бер яшькә кадәрге балаларны остеопатка күрсәтеп тору имгәнү мөмкинлеген игътибарсыз калдырмас-
ка ярдәм итә.

– Берәр спорт түгәрәгенә йөрмәгән баланы сирәк очратасың хәзер. Профессиональ рәвештә шөгыльләнүчеләр дә байтак. Имгәнүчеләр күп мөрәҗәгать итәме? Спорт сәламәтлеккә файдалы булсын өчен балага нинди юнәлешне сайларга?

– Иң еш мөрәҗәгать итүчеләр – гимнастлар. Аларның буыннары, терәк-хәрәкәт аппараты бик сыгылмалы. Югыйсә, бу бик шәп күренеш саналырга тиеш кебек. Юк шул! Сыгылмалылык өчен җавап бирүче коллаген кирәгеннән артык сузылса да, буыннар тоташкан урында дисфункция барлыкка килә. Оча сөяге, буыннар авырта башлый. Өстәвенә, организмга ял өчен вакыт та юк. Ниндидер ярышларга әзерләнгәндә, максатка ирешү өчен, йөкләмә тагын да күбрәк төшә. Организм мондый чакта авырту аша үзе сигнал бирә. Югарыда әйткән сызлануларга кәеф булмау да өстәлә. Табиб-остеопат бу вакытта баланска ирешергә ярдәм итә. Организмга бераз ял кирәк. Аннан соң тренировканы кабат ясый башларга мөмкин.

Әти-әниләр шуны аңларга тиеш: теләсә кайсы спортта травма алу куркынычы бар. Дзюдо икән, көндәшне күтәреп бәрү, идәнгә нык итеп килеп төшү күзәтелә. Тенниста бер кул гына эшләп, гәүдәгә йөкләмә векторы тигез бирелми. Хәтта шахмат белән шөгыльләнүчеләр дә зыян күрә: озак вакыт хәрәкәтсез утыру – медиклар телендә статик монотон йөкләмә дип атала. Гел башны дөмбәсләүгә корылган бокс турында әйтеп тә тормыйм. Дөрес аңлагыз: спорт һәм хәрәкәт, әлбәттә, бик кирәк. Әмма сәламәтлекне истән чыгарырга ярамый.

Әгәр саулыгыгызны кайгыртасыз икән, бассейнга язылыгыз. Йөзү белән шөгыльләнү бик файдалы. Шулай ук әти-әниләрнең үзләренә пилатеска йөрер-
гә киңәш итәм. Бадминтон уены исә күзгә бик яхшы тренировка. Ә дәва-профилактика физкультурасы ясау бөтен гаиләне берләштерә торган спортка әверелә ала.

Шунысы да бар: тынычлык һәм татулык хөкем сөргән гаиләдәге балалар сау-сәламәт була, шуңа күрә һәркем бәхетле булырга омтылырга һәм башкаларны да бәхетле итәргә тырышыр-
га тиеш.

– Сәламәт йокының да тәртибе бардыр? Бик популяр булган ортопедик мендәрләр ни дәрәҗәдә файдалы?

– Яңа туган сабый, әлбәттә, мендәрсез йокларга тиеш. Ә алга таба катгый күрсәтмәләр юк. Хәтта умырткасында бүсер, сколиоз булган кешеләргә каты өслектә йок-
ларга кирәк дигән фикергә остеопатлар каршы. Ник дигәндә, иң элек авыруның сәбәбен ачыкларга кирәк.

Иң мөһиме – тәнегезне тыңларга өйрәнегез. Карават йомшакмы-катымы, мендәр кирәкме-кирәкмиме, кирәк булса – нинди биеклектә булырга тиеш? Бу сорауларга җавапны үз тәнегез әйтеп бирәчәк. Балагызны кыйбатлы ортопедик мендәргә яткырып та, иртән торышка ул мендәрнең идәндә ятуын,
ә сабыйның мендәрсез изрәп йоклавын күзәткәнегез бармы? Димәк, мендәр аңа уңайсыз, тәне үзенә җайлы позаны үзе «сайлаган». Әйтик, үзем йомшакта гына тулысынча ял итә алам. Кемдер, каты кирәк дип, идәннән менми.

– Организм белән бергә сөякләр дә «картая» бит. Остеопат янына ярдәм сорап барырга соңга калу ихтималы бармы?

– Медицинаның теләсә кайсы юнәлешенә кагылган сәбәпләр остеопатияне дә читләтеп үтми. Дәвалау нәтиҗәсе авыруның кайсы стадиядә булуына һәм кешенең физиологиясенә бәйле. Әлбәттә, хроник авырулар  дәвалауга җиңел генә бирешми. Кешеләр бер үк зар белән килсәләр дә, аның диагнос-
тикасы да, дәвалау да үзгә булачак.

Остеопатларга бик еш башка белгечләрнең киңәше кирәк. Педиатрлар, неврологлар һ.б. белән эшлибез. Шуның белән беррәттән, табибның үзенең дә киң кырлы фикер йөртүче, кызыксынучан һәм даими үсештәге белгеч булуы мөһим.

Ләйсән Низамова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.