Логотип Магариф уку
Цитата:

Паллиатив ярдәмне өйдә күрсәтәләр

Республика балалар клиник хастаханәсенең «Линия жизни» хәйрия фонды һәм Казан дәүләт медицина университеты белән хезмәттәшлегенә багышланган пресс-конференция узды.«Линия жизни» хәйрия фонды ярдәме бе...

Республика балалар клиник хастаханәсенең «Линия жизни» хәйрия фонды һәм Казан дәүләт медицина университеты белән хезмәттәшлегенә багышланган пресс-конференция узды.
«Линия жизни» хәйрия фонды ярдәме белән хастаханәгә интраоперацион нейрофизиологик мониторинг ясау өчен «Нейро-ИОМ» модуль системасы кайтарыла. Бүгенге конференциядә исә фонд югары технологияле җиһаз – ИВЛ (үпкәләрне ясалма вентиляцияләү) комплекты бүләк ителде. Хәзер паллиатив ярдәмгә мохтаҗ балаларны өйгә дә күчерергә мөмкин. Мондый алым күпкә отышлырак ди белгечләр. «Баланың өенә, якыннары янына кайтуы иң элек аның психологик халәтен яхшырта, – ди ДРКБның 3 нче дәвалау корпусы мөдире Лариса Волкова. – Финанс ягы да бар бит. Мисал өчен, Мәскәүдә «ИВЛ на дому»  программасы нгезендә өйдә дәвалану бер көнгә 4117 сумга төшсә, шул ук дәваны реанимация бүлегендә алу 28 мең сум тора. Аерма сизелә бит. Өстәвенә, сырхауханәләрдә урыннар бушаган саен, күбрәк баланы кабул итү мөмкинлеге туа”. Шулай итеп, 2017 елдан бирле, 221 авыру балага ярдәм күрсәтелгән.
Паллиатив ярдәм – безнең хастаханә өчен иң беренчел бурыч. Әлеге категориядәге ярдәмгә мохтаҗ пациентларыбызны дәвалау сыйфаты артсын өчен инновацион технологияләрне системалы рәвештә яңартып торырга тырышабыз» , – дип хәйрия фондына олы рәхмәтен белдерде республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов.
Яңа технологияләр уңаеннан «Линия жизни» хәйрия фонды президенты Фаина Захарова да фикерен белдерде. «Технологияләр шулкадәр тиз яңара, ә медицина шул казанышлардан артта калырга тиеш түгел, – ди ул. ДРКБ табиблары кулына әлеге аппаратларны тапшырып, сабыйлар гомерен саклап калуыбызга, адреслы гына түгел, ә нәкъ менә системалы ярдәм күрсәтеләчәгенә чиксез шатбыз. Балаларга күрсәтелгән ярдәм европа дәрәҗәсенә күтәрелсә иде».
«Линия жизни» фонды кабат бер проектны үз канаты астына алырга җыена. Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә башкарылган “Үзеннән үзе юкка чыга торган материалдан эшләнгән кан тамыры протезы” («Сосудистый протез на основе саморассасывающихся материалов») проекты турында бара сүз. Гомер-гомергә кан тамырларына ясалган операцияләр вакытында үзе юкка чыга торган материаллар куллануны күз алдына да китермиләр. Медицина университетының балалар хирургы, кардиохирург, кан тамырлары хирургы Леонид Миролюбов исә бөтен тыюларны читләтеп, нәкъ менә шул юнәлешне сайлый. Үзенең фәненә гашыйк студентлары белән эксперименталь проектка алыналар. Бүген исә әлеге проектны «Линия жизни» хәйрия фонды президенты Фаина Захарова да хуплады, һәрьяклап ярдәм итәргә теләк белдерде. Мондый проектлар җитештерү этабына кадәр килеп җитсен өчен, фән өлкәсендә дә ачышлар һәм алга китеш булсын өчен, талант, белем, тырышлык, иҗадилык, бердәмлек өстенә финанс ярдәме һәм теләктәшлек тә кирәк булуын ассызыклады табиблар.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ