Логотип Магариф уку
Цитата:

Павлова: «Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте»

Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли.  Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта  РФ Дәүләт Думасы...


Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли.  Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта  РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР синхрон йөзү федерациясенең попечительлек советы рәисе Ольга Павлова Токиодагы җәйге Олимпиадага әзерләнүгә багышланган ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте, «Татар-информ» агентлыгы сөйли.
«Россиянең берәр төбәге шулкадәр йөзү бассейннары белән мактана аламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә су спорт төрләрен үстерү векторын Татарстанга күчерү ачык», - диде Ольга Павлова.

Әмма, аның сүзләренчә, спорт, тормышның үзе кебек үк, бер урында тормый. Яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләр барлыкка килә. Шуңа күрә республика һәрвакыт әзер булырга тиеш.
Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ