Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нишләргә?

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Сенатор «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шу...

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсия дөрес исәпләнмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Сенатор «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Пенсияне исәпләүдә хата киткән очракта ул, беренче чиратта, сумманың ни өчен бу рәвешле исәпләнүен белү өчен Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Бүлек хезмәткәрләре моны аңлатып бирергә тиеш. Әгәр гражданинны алынган җавап канәгатьләндермәсә, Пенсия фондына яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шул ук вакытта, Бибикова сүзләренчә, хезмәт стажында бала яки өлкән яшьтәге кешене карау яисә хезмәт кенәгәсендә тиешле язма калдырмаган компаниядә эшләү белән бәйле буш урын барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта Пенсия фонды гражданинның үтенече белән әлеге буш урынны тутыру өчен тиешле документлар соратып алачак.
Бибикова пенсия исәпләгәндә 2002 елга кадәрге хезмәт хакының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Чөнки 2000-2001 еллардагы, яки 2002 елга кадәрге теләсә кайсы бишьеллыктагы (аны пенсионер үзе сайлый) хезмәт хакы исәпкә алына, дип ачыклык кертте парламентарий. Пенсия фонды исә кеше өчен иң файдалы вариантны сайлый.
Документларда хата җибәрү пенсияне дөрес исәпләмәүнең сәбәбе була алуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Пенсия фондында хезмәт кенәгәсендә вазифа дөрес күрсәтелмәү яки мөһер куелмауга бәйле очракларны мисал итеп китерделәр. «Бу пенсиянең күләменә дә, аны билгеләүгә дә (әйтик, лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хакында сүз барса) йогынты ясарга мөмкин», - дип кисәттеләр Россия Пенсия фондында.
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ