Логотип Магариф уку
Цитата:

ПРЕДИКАТИВЛАР: ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, СОСТАВЫ

Лотфулла ХӘБИБОВ,Өфе шәһәренең Мәгарифне үстерү институты профессорыТатар тел белемендә хәбәрлек сүзләр (предикативлар) үзаллы лексик-грамматик разряд, ягъни аерым сүз төркеме буларак XX гасырның урта...

Лотфулла ХӘБИБОВ,
Өфе шәһәренең Мәгарифне үстерү институты профессоры
Татар тел белемендә хәбәрлек сүзләр (предикативлар) үзаллы лексик-грамматик разряд, ягъни аерым сүз төркеме буларак XX гасырның урталарында танылды. Гыйбад Алпаров 1945 елда нәшер ителгән «Сайланма хезмәтләр» дигән китабының «Функциональ сүзләр (ярдәмлекләр)» бүлегендә кирәк, тиеш, мөмкин, бар, юк сүзләрен тулы мәгънәле сүз белән ярдәмлекләр арасындагы хәбәрлек функциясендәге сүзләр дип билгели һәм аларның аерым сүз төркемен тәшкил итә алуларына беренчеләрдән булып игътибар итә. Мондый сүзләрнең синтаксик һәм морфологик үзенчәлекләрен күрсәтеп, ул болай дип яза: «Болар үзләре аерым торганда да хәбәр була алалар һәм өстәмәләр белән төрләнә алалар. Боларны үзенә бер төркем «хәбәрлек сүзләр» дип атап аерырга ярый». Дөрес, хәбәрлек сүзләргә караган аерым мисалларны Каюм Насыйриның «Әнмүзәҗ» (1895) грамматикасында да очратабыз. Алга таба хәбәрлек сүзләр Җамал Вәлидинең игътибарын җәлеп итәләр. Ул аларны исем фигыль дип атый, «вак сүзләр»нең бер төркеменә кертә.
Н.К.Дмитриев «Башкорт теленең грамматикасы» (Уфа, 1950) дигән саллы хезмәтендә кисәкчәләргә мөнәсәбәтле рәвештә модаль сүзләрне аерым бер лексик-грамматик разряд итеп билгели: «Модаль сүзләр аерым бер сүз белән кисәкчә арасында урта бер урын алып тора. Функцияләре белән алар – кисәкчәләр, ә үзләренең фонетика һәм этимологияләре белән аерым сүзләр. Шуңа күрә аларны аерым бер төркемгә кертергә туры килә. Модаль сүзләргә без түбәндәгеләрне кертәбез: 1) бар (русча: есть, имеется), 2) юк (русча: нет, не имеется). 3) түгел (не есть = ist nicht) 4) кирәк (надо) һәм тиеш (должно), 5) икән (оказывается), 6) бугай (должно быть)». Галим саф модаль сүзләр рәтенә хәбәрлек сүзләрне дә (бар, юк, кирәк, тиеш) керткән. Күрәсең, ул әлеге сүзләрнең семантик ягына гына игътибар иткән.
«Татар теле грамматикасы» (Казан, 1959) хезмәтендә В.Н.Хангилдин югарыда китерелгән сүзләрне «хәбәрлек сүзләр» дип атый һәм аларның функциональ яктан фи-
гыльгә якынлыкларын билгели.
«Хәзерге татар әдәби теле» (Казан, 1965) дигән коллектив хезмәттә хәбәрлек сүзләр «Мөнәсәбәтлек (модаль сүз)» бүлегендә мөнәсәбәтлекләр (модаль сүзләр) составында «хәбәрлек сүз булып килүче мөнәсәбәтлекләр», ягъни модаль сүзләр буларак карала. Модаль сүзләр (мөнәсәбәтлекләр) мәгънә үзенчәлекләре буенча модаль кисәкчәләргә туры килә. Кисәкчәләр мөстәкыйль сүзнең нинди дә булса бер кисәге (аффикс яки префикс) булсалар, модаль сүз (мөнәсәбәтлек) – чагыштырмача бер бөтен сүз. Кисәкчә аерым сүзгә генә караган булса, модаль сүз (мөнәсәбәтлек) җөмләгә тулаем карый, шул җөмләнең хәбәрен төзүдә катнаша яки шул җөмләнең структурасында кереш сүз булып килә. Җөмләдәге функцияләреннән чыгып, модаль сүзләр ике төркемгә бүленәләр: хәбәрлек сүз булып килүче модаль сүзләр һәм кереш сүз булып килүче модаль сүзләр. Бу хезмәттә хәбәрлек сүз булып килүче модаль сүзләргә түбәндәгеләр кертелгән: бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, ярый, икән, бугай, инде, соң.
Д.Г.Тумашева «Хәзерге татар әдәби теле» (Казан, 1978) хезмәтендә хәбәрлек сүзләрне аерым сүз төркеме буларак танымый, аларны ул хәбәр составында йөреп, сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен объектив рәвештә белдерә торган модаль сүзләр дип исәпли һәм аларның составын бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, ярый, ярар, ихтимал, имеш, икән сүзләре тәшкил итүен билгели.
Ф.М.Хисамованың югары уку йортлары өчен төзелгән «Татар теле морфологиясе» дәреслегендә дә (Казан, 2006) шулай ук хәбәрлек сүзләр, Д.Г.Тумашева карашы нигезендә, хәбәр составында йөреп, сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен объектив рәвештә белдерүче сүзләр дип каралалар. Дәреслек авторы бар, юк, кирәк, тиеш кебек сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дигән аерым сүз төркеме эчендә каралырга тиеш-
ле булуның объектив нигезе юк дип исәпли. Ул хәбәрлек сүзләрнең дә һәм модаль сүзләрнең дә семантик яктан уртаклык күрсәтүләрен – модаль мәгънә белдерүләрен генә нигез итеп ала һәм түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Хәбәрлек сүзләр дип модаль сүзләрдән аерылган кирәк, тиеш, мөмкин, ярый сүзләренә игътибар итсәк, семантик яктан аларны бары тик кирәклек, тиешлек, мөмкинлекне белдерә торган сүзләр дип кенә бәяли алабыз».5 Галимә фикеренчә, бер үк грамматик күренешне төрлечә бәяләүнең объектив сәбәпләре дә бар. Сәбәпләрнең беренчесе итеп ул модальлек категориясенең, модаль сүзләрнең грамматик хезмәтләрдә чагыштырмача соңрак өйрәнелә, тикшерелә башлануны, төрле телләрдә бу тел күренешен аңлатуда хәзергә кадәр фикер башкалыклары булуын күрсәтә. Икенче сәбәпне шәрехләп, автор болай дип яза:
«... бу ике төр модаль сүзләр үзләренең грамматик табигате, бигрәк тә синтаксик функцияләре белән, чыннан да, бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Беренче төр модаль сүзләр: бар, юк, тиеш, кирәк һ.б. җөмләдә күбрәк мөстәкыйль рәвештә хәбәр булып яки кушма хәбәр составында киләләр һәм предметларның яки күренешләрнең булуын (барлыгын) яки юклыгын, кирәклеген, булырга тиешлеген һ.б. объектив рәвештә хәбәр итәләр».5 Әлеге аңлатмада хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм синтаксик билгеләре тәгаен күрсәтелгән.
Ч.М.Харисова хәбәрлек сүзләрне үзаллы аерым сүз төркеме буларак тикшерә һәм «... алар мөстәкыйль һәм модаль сүз төркемнәре арасында тора дип әйтү дөресрәк булыр» дигән фикергә килә. Аның бу карашы югарыдагы билгеләнгән кайбер хәбәрлек сүзләрнең сөйләүченең сөйләмдә әйтелгән фикер белән объектив чынбарлык арасындагы бәйләнешкә реальлек һәм реаль түгеллек күзлегеннән булган мөнәсәбәтен белдерү үзенчәлекләренә, ягъни модаль мәгънә белдерә алу үзлекләренә нигезләнә. Чынлап та, хәбәрлек сүзләрнең бу төре җөмләдә раслау, тиешлек, кирәклек, мөмкинлек, рөхсәт итү, тыю, инкарь итү кебек модаль мәгънәләрне дә белдерәләр.
Хәбәрлек сүзләрнең (предикативларның) үзләренә генә хас булган лексик мәгънәсе бар. Бу аеруча сөйләмдә аларның мөстәкыйль рәвештә хәбәр функциясен башкаруларында чагылыш таба. Мәсәлән: Бар иде бездә Сафый атлы кеше. (Г.Тукай) һ.б. Мисаллардан күренүенчә, бар сүзе нәрсәнең дә булса реаль барлыгы турында, ә юк сүзе нәрсәнең дә булса реаль юклыгын яки мөмкин сүзе нәрсәнең дә булса мөмкинлеген яки мөмкин түгеллегенхәбәр итә (предикацияли). Хәбәрлек сүзләр, фигыльләр кебек, эшне-хәрәкәтне белдермиләр, ә предмет, күренеш, билгенең вакытка, хәрәкәткә бәйсез булган торышын хәбәр итәләр, шуңа да хәбәрлек сүзләрнең сораулары булмый.
Белдергән мәгънәләреннән чыгып, хәбәрлексүзләрнетүбәндәге төркемнәргә аерырга мөмкин:
1) экзистенциаль (бар булулык, яшәеш) хәбәрлек сүзләр: бар, юк, үтүт, бәхил, канәгать, такы-токы, әшкәрә, харап һ.б.; 2) модаль мәгънәгә ия хәбәрлек сүзләр: тиеш, кирәк, мөмкин, ярый, ихтимал һ.б.; 3) раслауны белдерүче хәбәрлек сүзләр: әйе, шулай, шул-шул, ярар, әзер һ.б.
Хәбәрлек сүзләрнең үзаллы һәм мөстәкыйль сүз төркемен тәшкил итүләре аларның диалогик сөйләмдәге җавап репликаларында ким җөмләләр яки сүз-җөмләләр булып килә алуларында да дәлилләнә.
Хәбәрлек сүзләр җөмләдә төп предикацияләү (сөйләмдә нәрсә турында булса да хәбәр итү) чарасы булганлыктан, мөстәкыйль сүз төркеменә карый. Бар һәм юк сүзләре, төрле килеш формаларын алып, синтетик иярчен җөмләдә хәбәр булып килә: Уе юкның теле юк; теле юкның иле юк. (Н. Арсланов) Мондый сүзләрнең кайберләре, мәсәлән кирәк сүзе, хикәяләү һәм шарт наклонениеләрендә зат һәм сан белән төрләнә, хикәяләү наклонениесендә исә өч төрле заман формаларында кулланыла ала. Кирәк һәм тиеш сүзләренең хикәяләү һәм шарт наклонениеләрендә зат-сан белән төрләнүләре бул һәм иде ярдәмче фигыльләре аша да белдерелә ала.
Хәбәрлек сүзләрнең кайберләре морфологик яктан төрле формаларда килә ала: барлыкта-юклыкта (кирәк – кирәкми, ярый – ярамый), заманнарда (кирәк – кирәкте – кирәгер), шарт фигыль формасында (кирәксә – кирәкмәсә). Хәбәрлек сүзләрнең кайберләренә килеш һәм тартым кушымчалары ялгана ала, шуңа бәйле рәвештә алар җөмләнең төрле грамматик кисәкләре булып килә ала. Мәсәлән: Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы. (Г.Тукай) Юктан бар яхшы. (Мәкаль) һ.б.
Хәбәрлек сүзләрнең синкретлы табигате аларның төрле сүз төркемнәре функциясендә кулланыла алуларында чагылыш таба. Мәсәлән, әшкәрә, канәгать, таман, тартым, харап, хәзер, ярый, ярыйсы кебек сүзләр җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл яки ымлык булып килә алалар. Мәсәлән: Син яшерен нәрсәләрне дә һәм ачык әшкәрә нәрсәләрне дә белүчесең. (Ногмани) Бусы тулысынча минем дизайн, – диде Хәнәфи, канәгать елмаеп. (М.Маликова) Харап инде, тубы белән уйнарга да ярамый. (А.Шамов) Соңгы җөмләдә харап инде хәбәрлек сүзе ымлык функциясендә кулланылган.
Хәбәрлек сүзләрнең (предикативларның) составы болар белән генә чикләнми. Түбәндәге сүзләр, билгеле бер лексик мәгънәгә ия булып, грамматик һәм синтаксик билгеләре белән хәбәрлек сүзләр буларак характерланалар.
Әзер. Нәрсә дә булса эшләргә, башкарырга риза булу, каршы килмәү. Зиннәт күпме генә укыса да, Нәфисә көтәргә әзер иде. (Г.Бәширов) Хәлим бер капчык үлән түгел, биш кочак үлән җыярга әзер. (И.Гази) Без походка чыгарга әзер. (Сөйләм)
Әйе. Ризалыкны, раслауны белдергәндә кулланыла. – Сез станция начальнигы буласызмы? – Әйе. (Ш.Усманов) – Әлфия, кызым, синме бу? – Әйе, бабай. (А. Хәлим.) – Ә, әйе, – диде Кадыйр бабай, хәтерләп... (Г.Минский)
Бәхил. Гафу итү, кичерү, ризалашуны аңлата. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем. (Г.Тукай) Шул вакыйганы янәдән тәфсилләп язмасаң, һич тә бәхил түгел. (Ш.Камал) Без китәбез, бәхил, без китәбез, Китәргә без хөкем ителгән.
(Ә.Гадел)
Гарык. 1. Тую, күңел кайту. Бүген адәм баласы цивилизация шаукымыннан гарык, энем. (Н.Гыйматдинова) 2. Тулы; баткан, күмелгән. Авызыңа-
борыныңа су тулып, шунда гарык булырсың. (Шомбай әкияте) 3. күч. Хисләрдән күңел тулып, ташып тору. Мин дә мәхәббәткә гарык... Сөямен халкым сине. (С.Баттал) 4. Тук, җитәрлек булу. Минем өйгә барсың, майга, иткә гарык булырсың, симерерсең. (Г.Тукай)
Гаян. Гарәп теленнән үзләштерелгән бу сүз предметның билгесен белдерә һәм «ап-ачык, билгеле, күренеп торган» мәгънәсенә ия. Бу мәгънә конверсия юлы белән тармакланып, вакыт, хәрәкәткә бәйсез торышны белдерә башлый, нәтиҗәдә «билгеле, чын булу» мәгънәсенә ия хәбәрлек сүз барлыкка килә. Мәсәлән: Күрәмсез: бу кырык башлы чаян бит, Ачык күз алдыңызда бит, гаян бит. (Г.Тукай)
Гыйбарәт. Тәшкил итә, хасил итә, эченә ала, аңлата, белдерә. Миңа калса, риваятьнең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: кала салганда, күлнең балыкка бай булуы да исәпкә алынган. (Р.Мостафин) Тормыш ашау-эчүдән генә гыйбарәт түгел лә. (Р.Ишморат)
Ихтимал. Бу сүз телебезгә гарәп теленнән алынган. «Мөмкин булу» модаль мәгънәсен белдерүче бу хәбәрлек сүз түбәндәге җөмләләрнең хәбәре функциясен башкара. Мәсәлән:
– Юк, – дигән булды Кәшифә әби, нидән авырып китүен яшереп. – Кичә җиде сәгатьләп машинада утырып килгәнием, шуннан түгел микән?
– Ихтимал, – диде табибә. (З.Фәйзи)
Бармый калсаң, бер дә ярамый: якын кеше, үпкәләүләре ихтимал. (Г.Камал)
Канәгать. Риза, риза булу; мәмнүн. Син монда шат, ахры... Син канәгать, син килмисең монда – кайтасың. (Р.Мөхәммәтшин) Сезнең аша ишетүемә дә канәгать. (Р.Ишморат) [Сәлим:] Завод миннән риза булса, шушысына мин канәгать. (Ш.Камал)
Кас. Үч, каршы, бигрәк тә дошман; үзара ызгышкан, үчеккән, дошманлашкан хәлдә булу. Ике яхшы кас булмас, ике ялган дус булмас. (Мәкаль) Шырпы кулга кас, кылыч кынга кас. (Мәкаль)
Мәмнүн. (иск.) Канәгать, риза. Җәй эссесендә шәһәрдә торып туйган Тукай бу чакырудан мәмнүн иде. (Ф.Әмирхан) Абыстай үзе киленнән ... бик мәмнүн, аны бик ярата, үз балам итәрмен, дип аркасыннан кагып йөртә. (Г.Ибраһимов)
Разый. Риза-канәгать булу. [Гали Зөләйхага:] Үзеңне миңа бирергә атаң-анаң разый вакытта да син минем белән качарга разый идең. (Г.Коләхмәтов)
Риза. Канәгать булу. 1. Гөлшаһидә Акъярыннан риза иде. (Г. Әпсәләмов) Халык шуңар да риза. (Г.Гобәй) 2. Ризалык бирү, карышмау, каршы килмәү, күнү. Мин иң авыр җәзаларны да күтәрергә риза. (Ә.Айдар) Секретарь башта язмаска да булган иде, ләкин бик үтенгәч, риза булды. (А.Шамов)
Такы-токы. (сөйл.) Бик аз; җитәр-җитмәс, өзлек-тәтек. Өстәлдәге ризык исә һәркемдә такы-токы, халык күбрәк бәрәңге белән туклана [иде]. (А.Расих) Ә бит амбарда бодай чәчүлеккә дә такы-токы гына калды. (Р. Төхвәтуллин)
Там (иск.) Бөтен, камил, тулы көчендә. Өмет зур, ниятем там – чыдармын. (Ш.Бабич) Кодрәтең там булса, бер фәрманың җитмәс идеме соң тыярга? (М.Гафури) Җырлыйм һаман — «Җиңәбез!» дип, иманым там. (М.Максуд)
Таман. Зурлыгы, күләме яки башка үлчәме буенча кирәгенчә, тиешле чамада. Акылым-буем таман, тик бәхетем яман. (Мәкаль) Итекләр өченче берәүнең аягына таман булып чыкты. (Ә.Исхак)
Тансык. Теләп, сагып, көтеп алынган булу. Кояш, чык, чык, чык! Синең җылың бик тансык. (Такмак) Ит юкта үпкә тансык. (Мәкаль) Йокы мәчегә тансык. (Мәкаль)
Таң. Кадерле, кирәкле булу. Калган күлгә – бака хан, бай хатынына –
ялчы таң. (Мәкаль)
Таң хәбәрлек сүзе cыйфат мәгънәсендә дә кулланыла ала. Бу очракта ул «гаҗәп күркәм, искиткеч матур» мәгънәсендә кулланыла: Таң таң ата, чулпан калка, Чулпан таңны уята. (Җыр)
Бу хәбәрлек сүз белән фразеологик әйтелмә дә телебездә барлыкка килгән: таң калу (булу), таңга калу. Ул да ике мәгънәдә кулланыла: 1. Бик нык гаҗәпләнү; сокланып гаҗәпләнү. Таң калам мин тавышыңа, нинди тылсымлы тавыш! (Ш.Бабич) 2. Аптырау, хәйран булу. Хәзер уйлап карыйм да бөтенләй таңга калам: чыдаса да чыдый икән адәм баласы! (И.Гази)
Тартым. Билгеле бер нәрсәгә (кешегә) охшашлы, шуны хәтерләтә торган. Картым – убырга тартым. (Әйтем) Итләч озын борыны, озын кара мыегы, яшьләй агарган каты чәче белән ул [Шәмсетдин] көньяк халкына тартым кебек. (Г.Бәширов)
Тарханда. Эштән һ.б. азат, ирекле, буш булу. Ат яхшысы – арканда, начарлары – тарханда. (Мәкаль)
Тәмам. (Берәр эш) соңына, ахырына, ахыр чиккә җитү, төгәлләнү, бетү турында. Инде хәзер чыпчыкның да гомере тәмам. (Г.Тукай) Хәзер сугыш беткәч, эш тәмам. (Р.Ишморат)
Үтүт. Берәр нәрсәнең була алмый яки кемгә дә булса эләкми калуын белдерә. [Әхмәт:] Ул егет, канатлы айгырына атланып, айга очып менмәкче була. Айдагы кызны алып төшмәкче булып йөри. [Шәйхулла:] Зөһрә кыз үтүт инде. Хәзер ул Шәйхулла байның сараенда чикләвек ярып утыра. (Д.Аппакова)
Харап. Куркыныч, коточкыч, бик начар булу. Авылның кырыйдагы өйләре бигрәк харап: аларның өй башлары әллә кайчан урам уртасы белән тигезләнгән, капка, читән дигәннең эзе дә калмаган. (Г.Ибраһимов) Суга төшкән ядрәләр шартласа, харап икән. (К.Тинчурин) Эшләр бит харап. (Сөйләм)
Бу хәбәрлек сүз сыйфат, рәвеш һәм ымлык функцияләрен дә башкарып килә ала.
Хәзер. Хәзерләп куелган; әзер. [Мәһүп:] Алар инде күптән хәзер, намазлык, чолгауларны күптән хәзерләп куйганнар. (Г.Камал)
Хуп. Нинди дә булса эшкә яки сүзгә карата ризалыкны, канәгатьләндерүне белдереп әйтелә; яхшы, ярый.
Хөрт (Хөрти). гади с. Начар, рәтсез. [Хәйрүш:] Кем килә? Җавап бир!
Бер ... югыйсә... Эшең хөрт булыр. (А.Алиш) – Менә шул шул, − диде солдат, аны моң-зар аңлаучыга санап. – Кояш баю белән минем хәл дә, әйтергә мөмкин, бик хөрти. (К.Нәҗми)
Шулай шул. Әйе (шул), дөрес. – Нишләп күнмәсен, ди. Бик күнәр. –
Шулай шул. (К.Нәҗми)
Шул шул. Нәкъ шулай. Менә шул шул! – диде Әхмәтвәли, картның әйтә алмаган сүзен раслап. (Ә.Еники) Менә шул шул, сак булырга кирәк. (Ш.Камал)
Ярар. Үтенү, риза булу мәгънәләрен белдерә. Я, ярар инде, кыскарак тот. (Г.Бәширов) Бу итекләр миңа бик тә ярар. (Сөйләм.)
Ярый. Мөмкин, ярар, (шула да) була. Аларның нәрсә икәнлекләрен аерым-аерым белмәгәндә дә ярый. (Ш.Камал) – Иделбаева югаламы соң, аны югалтырга ярыймы соң? – дидем мин. (М.Әмир)
Ярыйсы. Яхшы ук булмаса да канәгатьләндерерлек, уртача (азмы-
күпме ярарлык). Бу инде, Нургали абый, ярыйсы гына түгел, бу минемчә, бик яхшы. (Ә.Еники) Хәлем ярыйсы, тик менә эч пошуга түзәр хәл юк. (Ә.Фәйзи)
Шулай итеп, хәбәрлек сүзләр мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре арасында тора. Алар билгеле бер лексик мәгънәгә ияләр, исемләшкән очракта морфологик яктан килеш, тартым,фигыльләргә нисбәтле рәвештәзат-сан,заман һәм юклык кушымчалары алып формалаша, синтаксик яктан үзләре генә дә хәбәр булалар яки хәбәр составында төп лексик мәгънәне барлыкка китерүдә катнашалар, шулай ук төрле җөмлә кисәкләре булып та килә алалар. Хәбәрлек сүзләрнең кайберләре конверсия юлы белән барлыкка килгәннәр һәм җөмләдә хәбәрләүнең төп чарасына әверелгәннәр. Бу лексик-грамматик билгеләр аларны саф модаль сүзләрдән аерып торалар. Шуның белән бергә, хәбәрлек сүзләрнең кайберләре, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен объектив рәвештә белдереп,модаль мәгънә белдерә алу үзенчәлекләренә дә ияләр. Бу исә аларның лексик-грамматик табигатенең синкретлы булуы белән билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ