Логотип Магариф уку
Цитата:

Президент исем биргән мәктәп

Иртәнге сәгать 07.20. Һава торышы нинди булуга карамастан, көн саен мәктәпнең барча укучысы «иртәнге развод» дип йөртелә торган линейкага тезелә. Кадетларның өс-башы, тышкы кыяфәте күздән уздырыла, үз...

Иртәнге сәгать 07.20. Һава торышы нинди булуга карамастан, көн саен мәктәпнең барча укучысы «иртәнге развод» дип йөртелә торган линейкага тезелә. Кадетларның өс-башы, тышкы кыяфәте күздән уздырыла, үзәктәге мәсьәләләр, көндәлек планнар шул вакытта яңгырый. Бары тик аннан соң гына сыйныф бүлмәләренә узарга мөмкин. Яр Чаллының «Калкан» кадет полиция мәктәбендә тәртип инде 25 ел буена шулай бара.


Президент биргән исем


Шәһәрнең 81 нче мәктәбе, Мәскәүдәге һәм Новочеркасскидагы тәҗрибәгә нигезләнеп, һәм Россиядә –  өченче, Татарстанда беренче булып, юридик профильле урта белем йорты буларак ачыла. 1994 елда тәүге укучыларын кабул иткән мәктәпкә бер елдан ул вакыттагы президентыбыз Минтимер Шәймиев килә. Мондагы максатчанлыкны ассызыклапмы, тагын да ныграк җаваплылык йөкләр өченме, ул мәктәпкә «Калкан» дигән исем бирергә тәкъдим итә. Шул көннән алып, исеме җисеменә туры килсен өчен, янып-көеп йөрүче мөгаллимнәр коллективы туплана биредә.


Җәмгыятебездәге тәртипне калкандай сакларга әзер егет-кызларга тиешле югарылыкта белем һәм тәрбия бирү буенча иң тәүге таләпләрне мәктәпнең беренче директоры Нурулла Юнысов куя. Белем йортын ачу буенча җан атып йөргән һәм, лаеклы ялга чыкканчы 14 ел шушында җитәкчелек итеп, күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Нурулла Сабир улын биредә һич тә онытмыйлар. Аны педагогларның һәрберсе җылылык һәм хөрмәт белән искә ала. Бүген дә мәктәп диварларында ул нигез салган дисциплина, русча әйткәндә, «Один за всех и все за одного» принцибына корылган тәрбия, бер-береңә, һөнәреңә һәм илеңә тугрылык рухы хөкем сөрә.


«Калкан»ның бүгенге директоры, капитан Алексей Майоров әлеге күркәм традицияләрне саклаган хәлдә, яңа технологияләрне, заман вазгыятен аңлаучы буын тәрбияләү яклы. Биредәге погонлы педагоглар җитәкчелекнең һәм замананың таләпләрен аңлап эшли.
250 балага исәпләнгән бинада моның өчен бөтен методик, техник шартлар тудырылган. Шуның өстенә быел чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтүче мәктәп бинасына 59 миллионлык капиталь ремонт ясалган.


Ачылган мәлдә балаларны 9 нчы сыйныфка кабул итсәләр, быел беренче тапкыр 5 нче сыйныфны туплаганнар. Кадет полиция мәктәбендә укырга теләүчеләргә таләпләр берьяклы гына түгел. Төпле белем дә, физик ныклык та таләп ителә. Шунысы гаҗәп: әлеге балансны саклауда малайлар белән рәттән кызларның да булуы ярдәм итә икән. Республикадагы унбиш кадет мәктәбе арасында беренче өчлектән төшмәс өчен гомуми нәтиҗәләрнең югары булуы кирәк бит. «Калкан» укытучылары коллективының горурланырлыгы бар. Уку йортын тәмамлаган укучыларның барысы да диярлек, мәктәп биргән юнәлешкә тугры калып, юридик белгечлек сайлый икән. Түбән Новгород, Казан вузларында тәрбияләнүчеләр сафын ел да Чаллы кадет мәктәбе укучылары тулыландыра. Юридик белем һәм физик чыныгу алган белгечләр кирәк оешмалар бихисап бит: Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, таможня, ФСБ, прокуратура, тикшерү комитеты. Менә быелгы чыгарылыштагы 38 укучының берсе армия сафларында хезмәт итеп кайтырга карар кылса, калганнары профильле юнәлеш буенча югары уку йортларына документ тапшырган. Араларында Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын яулаучылары да бар. Бу – белем бирү генә түгел, укучыларда булачак һөнәрләре турында тулы күзаллау тудыруның бер күрсәткече, миңа калса. Мәктәп программасыннан тыш, криминалистика, административ хокук, кулланучылар хокукы, психология һәм һөнәри этика, физик әзерлек, ату һәм шуның кебек башка махсус дәресләр үз ролен уйнамый калмый. Шуның өстенә, биредә үз һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштыручы прокурорлар, тикшерүчеләр, инспекторлар – даими кунак. Бала мәктәп яшендә үк, юридик өлкәнең төрле юнәлешләрен эчтән өйрәнеп, үзенә ошаганын сайлап ала дигән сүз бит бу.


«Дедовщина» түгел, «уставщина»


Укучыларның бу мәктәпне сайлау сәбәпләре төрле. Аеруча кызларны ни тарта соң бирегә дип кызыксынам. Һәркемнең үз максаты. Кемдер формага кызыга, кемдер тормышта тәртип урнаштырырга омтыла.


Үзен мәктәпкә кабул итүләрен сорап ялынган бер кызның бирегә килү теләген гел мисал итеп китерәләр. Кадет мәктәбендә укырга ашкыну сәбәбен балаларның күңел түренә үтеп керү осталыгына ия булган җитәкчегә генә ача ул: «Әтиемне җәзага тартырга телим!» Баксаң, әтиләре гаиләсен ташлап киткән, ә сабый аңа үпкә белән яши икән... Әлбәттә, хокук саклау органнарында укырга омтылуның максаты үч алу булырга тиеш түгеллеген әйбәтләп аңлаталар кызга. Хәер, мәктәпне тәмамлаганда, аның ялгыш теләк булуын ул инде үзе дә аңлый.


Полиция мәктәбенә килеп укый башлагач, югалып калмасын өчен, булачак укучыларны биредәге тәртип белән таныштыру эшләре җәй көне үк башлана, һәм моның белән югары сыйныф укучылары үзләре шөгыльләнә. Командирлар советы хакында аерым тукталып китмәсәм, мәктәптәге түбән һәм югары сыйныфлар арасында бәйләнеш һәм бердәмлек ни өчен шулай нык соң дигән сорау җавапсыз калыр кебек. Традиция буларак, үзен һәр яктан тырыш, тәртипле итеп күрсәткән югары сыйныф укучылары кечерәк сыйныфларга командир итеп сайлап куела. Әйтик, 11 нче сыйныф командиры 5 нче сыйныфны шефлыкка ала, 10 нчы сыйныфныкы – 6 ны. Үзенә күрә мөгаллимнәр белән укучылар арасындагы арадашчы, сыйныфның әйдаманы кебегрәк вазифа йөкләнә аларга. Кем соңга калган, кемнең чәче таралмаган, кем взвод каршында төз басып тормаган – берсе дә игътибардан читтә калмый һәм, сыйныфларга таралышкач, кисәтү ясалып, шундук һәр кимчелек төзәтелә. Хәрби форма кесәсендә энә-җеп белән кульяулыкның булу-булмавын да командирың тикшереп кенә тора. Кайбер вак-төяк кимчелекләр укытучылар, җитәкчелеккә килеп тә җитми. Кат саен «дневальный»лар, дежурлар бар, аларның күзәтүләрен дә исәпкә алып, командирлар советында һәрнәрсәне уртага салып сөйләшәләр. Офицерлар, мөгаллимнәр бурычларны командирларга йөкләгәндә, сыйныф белән башкарылырга тиешле эшләрнең алар күзәтчелегендә җиренә җиткереп үтәләчәгенә ышана. Тәртип бозучыларга – наряд. Беркем дә каршы килми.


«Бездә дедовщина түгел, уставщина», – дип көлә директор Алексей Майоров. Ләкин устав буенча тиеш дигән әйберне кабул итү дә җиңел түгел. 9 нчы сыйныфка килгән бер кыз идән юмыйм дип карышып маташа. «Мондый чакта әти-әниләр дә зур роль уйный, – ди җитәкче. – Әгәр идән юмыйм дип киреләнгән кызны ата-анасы яклап, күтәреп алган булса, сыйныфта аңа кырын карый башларлар иде. Чөнки биредә тәртип үтәлеше һәркем өчен бертигез куелган. Шунлыктан башта киреләнеп маташкан әлеге кызыбыз идәнен дә юды, кизү дә торды. Тәртибен көйләгәннән соң, ул төрле бәйгеләр, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулады».


Беренче мәлне балалар өчен катгый кагыйдәләргә буйсыну шактый ук кыен. Мондагы үз-үзеңне тоту кагыйдәләре үзенә күрә бер спектакль кебек тоела. «Смирно!» кычкырырга, офицерлар каршыга килгәндә, үрә катып «честь бирергә», кешене туктатып, документларын, сумкасын тикшерергә балалар баштарак оялып тора. Шул кагыйдәдән чыккан очракта нәрсә буласын аңлату өчен, офицер-педагоглар мәктәп тормышында булган бер гыйбрәтле хәлне сөйлиләр.


...Мәктәп янына машина килеп туктый. Машина йөртүче тәртип буенча дневальныйны чакырып ала да аңа бер тартма тоттыра һәм: «Бу бүләкне директорга кертеп бир!» – дип өсти. Дневальный берни булмагандай, тартманы алып, җитәкче бүлмәсенә кереп китә. Шуннан нәрсә булган соң дисезме? Гадәти мәктәптә берни дә булмас иде, бәлкем. Ләкин бу андый белем йорты түгел шул. Монда устав дигән әйбер бар! Тикшермичә, беркемне, бернинди тартмалар, төенчекләр кертмәскә дип өйрәтү үтәлмәгән дигән сүз бу хәрбиләр өчен. Шуның өчен әлеге укучыга 5 наряд бирелә.


– Инструкцияләрне белү – бер хәл, аны тормышта кулланырга өйрәнергә кирәк бит – менә максат нидә! – ди Алексей Майоров. – Шул хәл барысы өчен сабак булды. Бирегә сакчы да кирәкми хәзер, мәктәпкә җайлы гына беркем дә уза алмый. Кемдер кирәк икән – чакырачаклар. Хәтта прокуратурадан килгәннәрне дә, гомумән, беркемне дә кертмиләр. Кунак, офицерлар каршы алганчы, көтеп торырга мәҗбүр. Тәртип шундый. Бу уен кебек. Ләкин тормыштагы тәртип шундый уеннан башлана. Эчке эшләр бүлегенә эшкә керә икән, безнең укучылар өчен ул гадәти хезмәт булачак. Уставны үтәүдә җаваплылыкка эшли башлагач кына өйрәнеп булмый.


Татар теле хәрбиләргә дә кирәк


Кадет полиция мәктәбе турында сөйләгәндә, милләткә һәм татар теленә булган ихтирамны да ассызыклап үтмичә булмый. Биредә барлык укучыларның да туган тел дәресе өчен татар телен сайлавы күпләр өчен гаҗәп тоелыр. Яр Чаллы шәһәрендә, «Калкан»ны да кертеп, андый мәктәпләр бары тик дүртәү генә. Алны-ялны белмәс, иҗади, талантлы татар теле мөгаллиме Альбина Шәйгарданова: «Миллилекне саклыйк!» – дип җан атса, һәр эшне җиренә җиткерергә яраткан директорлары исә полиция хезмәткәре белеме, физик ныклыгы ягыннан гына түгел, телләр белүе белән дә әзерлекле булырга тиеш дигән теләктә. «Уйлап карагыз: урам буйлап барганда, полиция хезмәткәре янына берәр әби килеп татар телендә ярдәм сораса, егетебез исәнләшә дә белмичә торсынмыни? – дип фикер йөртә үзе дә татар телен ипи-тозлык үзләштергән җитәкче. – Бездә укучы татар телен бөтен нечкәлекләре белән белмәскә дә мөмкин. Ләкин ул, республика халкына хезмәт итәргә җыена икән, аның, тел мәсьәләсендә көнкүрештә аңлаша алырлык булса да, әзерлеге булырга тиеш. Быел 8 нче сыйныфка Белоруссиядән кайткан бер егет килде. «Син Татарстан Республикасына күченеп кайттың, димәк, монда яшәүчеләр белән аңлаша алырга тиешсең», – дидем. Берсүзсез ризалашты».


Җитәкчелек һәм әти-әниләр тарафыннан хуплау булганда, татар мөгаллименә канатланып эшләргә генә кала. Альбина ханымның уңышлары исә санап бетерерлек түгел. Ике ел рәттән ТР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-мастер» грантына лаек булган ул. Вазгыять авыр дип уфтанып утырмыйча, кыйбласына тугры калып, балаларга татар теленең матурлыгын дәресләре аша гына түгел, конкурслар, КВНнар, дистәләгән башка чаралар аша сеңдерә Альбина Шәйгарданова.


– Полиция хезмәткәрләре дә иҗади, милли җанлы, шигъри талантлы, моңлы аһәңле була ала. Ләкин иң мөһиме – үзәкләре нык булсын, – ди ул, мөлаем елмаеп, һәм үзенең, укучыларының мактау кәгазьләре шыплап тулган папканы каршыма китереп куя. Менә нинди мөгаллимнәр саклап кала ала телебезне!


Инде дистә елдан артык әлеге мәктәптә биология һәм химия фәнен укытучы мөгаллимә Зилә Хәйдәрова кадет мәктәбенә карата фикерләрен әни кеше буларак җиткерде:


– Олы улым Марат полиция мәктәбенә 9 нчы сыйныфка килгән иде. Аны тәмамлап, Уфа юридик институтында белем алды. Хәзер улым да, аның үрнәге белән бу мәктәпне тәмамлаган туганыбыз Илназ Шәмсемөхәммәтов та Яр Чаллы шәһәрендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Сыйныфташлары белән өч кенә ел бергә укыса да, һаман аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Бер генә вакыйгага да җыелмыйча калмыйлар. 7 нче сыйныфтан бирле монда белем алучы икенче улым Марсель дә быел чыгарылыш сыйныф укучысы инде. Төпчек буларак, улым бик оялчан иде. Шушында укып, тәрбияләнеп, ныгыды да, активлашты да. Белем генә түгел, тәрбия бирүнең дә системага салынган булуы тарта ата-аналарны. Биредә чын ирләр дуслыгына нигез салына. Кызларга да мөнәсәбәт үзгә. Аларга аерым бер хөрмәт белән карыйлар. Бер парта артында утырып, гаилә корып җибәрүче парлар да бар. Биредә укыган балаларның ата-аналары да дуслашып бетә. Тәртип балалардан гаиләләренә дә күчә.


Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ