Логотип Магариф уку
Цитата:

Президент Юлламасында мәктәпнең бүгенге проблемалары күтәрелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәгариф өлкәсенә зур игьтибар бирелде. Республика башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү ө...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәгариф өлкәсенә зур игьтибар бирелде. Республика башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен оператив карарлар кабул итү кирәклеген әйтте.


Сүз балаларны яңа мәктәпләрдә урыннар белән тәэмин итү, 2019 елда алты ресурс үзәге булдыру, укучылар белән тәрбия эшләре алып бару, белем сыйфатын үстерү, укытучыларның хезмәт хакы күләме турында барды. Юлламада яңгыраган проектлар буенча педагог фикерен белү өчен «Мәгариф» Казандагы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арслановага мөрәҗәгать итте.


20180119-IMG_5865-2


 — Әлбәттә, бала татар телен  белергә тиеш. Гаиләдә өйрәнә башлап, әлеге эш балалар бакчасында һәм мәктәптә дәвам алырга тиеш. Кызганычка каршы, ата-аналарда милли үзаң дигән төшенчә бүгенге көндә юк  дәрәҗәсендә. Ата-аналар үзләре дә яхшылап татарча сөйләшә белмичә, балалары белән русча аралашырга тырышалар. Күп телләр белү баланың аң үсешенә дә тәэсир ясый.


Юлламада Рөстәм Нургалиевич укытучыларның хезмәтен яңача бәяләү турында әйтте. Сүз хезмәт хакының база өлешен арттыру һәм аны стабиль итү турында бара. Әлеккеге өстәмә түләүләр, премияләр киселә һәм, гомуми чагыштырсак, түләү ничек бар шулай калырга да мөмкин. Әле укытучыларыбыз хезмәт хакын яңача алып карамады. Тагын бер яктан да үзгәреш булырга тиеш, дип саныйм.  Бүгенге көндә методик әсбап алу өчен педагогларга 100 сум бирелә. Бу бик аз сумма, чөнки методик әсбапларның һәрберсенең бәясе 500 сумнан да ким түгел. Квалификацион категориясе, стажы булган укытучыларның хезмәт түләве сизелеп артачак.


Үз чыгышында Президент республикада мәктәпләр төзү программасын дәвам итү хакында әйтте. Чыннан да, яңа мәктәпләр ачыларга тиеш, чөнки бүгенге көндә икенче сменаны бетерә алмадык. Шуңа күрә, заманча мәктәпләр төзелергә һәм алар укучылар, ата-аналар мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш,  — диде Рәхимә Минвәлиевна

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ