Логотип Магариф уку
Цитата:

Пушкин һәйкәленә чәчәкләр

Бүген, Александр Пушкинның 224 еллыгы көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Җәлил исемендәг...

Бүген, Александр Пушкинның 224 еллыгы көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында узды. Тантанада катнашучылар һәм кунаклар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Анда шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар һәм  әсәрләренә романслар җырладылар.
Шагыйрьне шулай ук министрлыклар җитәкчеләре һәм яшь активистлар искә алды.
Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртәдән республикада яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәсенә бу темага кызыклы видео куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ