Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов Татарстанда ике телне камил белгән укытучылар әзерләнә башлавын әйтте

Киләчәктә билингваль мәгариф системасында эшләячәк укытучыларның  3 сентябрьдә беренче дәресләре узды. Бу турыда вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан федераль университетында бе...

Киләчәктә билингваль мәгариф системасында эшләячәк укытучыларның  3 сентябрьдә беренче дәресләре узды. Бу турыда вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан федераль университетында беренче уку көнендә әйтте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Хәбәрче мәгариф министрыннан педагогларның август киңәшмәсендә Милли педагогика институты ачылачагы турында әйтелгән хәбәренең ни дәрәҗәдә тормышка ашуы белән кызыксынды.


“Мин бүген Казан федераль университетына студентлар белән танышу өчен килдем. Быелдан КФУ базасында билингваль кадрлар әзерли башлыйбыз”, - дип уртаклашты Р.Борһанов.


“Ике телне камил белгән педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим һәм кичектермичә карар кабул итүне таләп итә. Шуңа күрә без КФУ кысаларында аерым структура бүлекчәсен формалаштыру турында әйтәбез. Киләчәктә ул институт булачак. Хәзер бу юнәлештә оештыру-хокукый эш алып барыла”, - диде мәгариф министры.


Борһанов белдергәнчә, беренче төркемдә - 125 кеше. Алар барысы да бюджет исәбенә максатчан җыелган. Аларның 75е - көндезге бүлектә, ә 50се читтән торып укый. Укырга керүчеләр арасында Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да бар.


"Белгечләр бюджет хисабына әзерләнә. Студент мәҗбүри эшләү турында килешүгә кул куя. Без аны кадрларга ихтыяҗ булган мәгариф учреждениесенә урнаштыруны гарантиялибез. Белгеч 100 процент эшкә урнаштырылачак", - дип җавап бирде Рафис Борһанов хәбәрченең билингваль кадрларны киләчәктә эшкә урнаштыру турындагы соравына.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ