Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов Татарстан укучыларын уку елы тәмамлану белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның уку елы тәмамлану уңаеннан котлады. Котлау тексты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында чыкты.«Кадерле балал...

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның уку елы тәмамлану уңаеннан котлады. Котлау тексты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында чыкты.
«Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбриклим! Чираттагы уку елы тарих битләренә күчә.
Бу көнне без барыбыз да – өлкәннәр дә, балалар да аеруча дулкынланабыз.
Кемдер өчен соңгы кыңгырау – мәшәкатьсез җәйге каникулларның башы булса, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә ул яңа, олы тормышка аяк басу көне.
Унбер ел эчендә сез күп нәрсәгә өйрәндегез: фән нигезләрен үзләштердегез, иҗтимагый тормышта яшәү асылына төшендегез, ачышлар шатлыгын тойдыгыз, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде.
Сезнең алда барлык юллар ачык. Сез яшь, көчле, энергияле, һәркемнең киләчәккә планнары зурдан. Кайсыгыз вуз яки техникумда укуын дәвам итәчәк, кемдер тормыш карьерасын башлый. Ни генә сайласагыз да, мин сезгә тормышта үз юлыгызны табуыгызны, үз эшегезнең чын профессионаллары булуыгызны һәм сайлаган эшегездә уңышка ирешүегезне телим. Мәктәптә алган белемегез уйларыгызны, иң кыю башлангычларны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Һәрвакыт исегездә тотыгыз, уңышның төп нигезе – хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык!
Янәшәгездә һәрвакыт сезгә күңел җылысын салган укытучылар булды. Татарстан мәгарифе күп төбәкләр өчен үрнәк! Без урында тормыйбыз, үсәбез, алга барабыз. Кадерле укытучылар! Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең балалар халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә һәм олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Зур нәтиҗәле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз һәм балаларга зур мәхәббәтегез өчен рәхмәт Сезгә!
Хөрмәтле әти-әниләр! Бәяләп бетергесез ата-аналар хезмәте өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм! Чөнки балаларның уңышлары – ул, барыннан да элек, Сезнең уңышларыгыз. Бу елларда укытучыларның актив ярдәмчеләре булу, укыту-тәрбия процессын оештыруда актив катнашуыгыз өчен әти-әниләр, әби-бабайлар рәхмәт Сезгә.
Казанның һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» 45 нче дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итүенә ике айдан аз гына артык вакыт калды. Ышанам ки, сез бу чарага бару мөмкинлеген кулдан ычкындырмассыз һәм бүген эшче белгечлекләренең ни дәрәҗәдә югары технологияле һәм кирәкле булуына үз күзләрегез белән инанырсыз. Чемпионатта катнашу сезгә булачак һөнәр һәм карьераны дөрес сайлау өчен яңа мөмкинлекләр бирер дип ышанам.
Барыгызга да оптимизм, уңышлар һәм үз-үзенә ышаныч телим! Укучыларга яхшы каникуллар! Хәерле юлга, чыгарылыш сыйныф укучылары!», - диелә котлауда.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ