Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Корбанның иҗат бәйрәме

Татарстан Язучылар берлеге  Тукай клубында танылган язучы, драматург һәм балалар шагыйре,  күп кенә популяр җырлар  авторы Рафис Корбанның 65 яшь тулу уңаеннан уздырган   әдәб...

Татарстан Язучылар берлеге  Тукай клубында танылган язучы, драматург һәм балалар шагыйре,  күп кенә популяр җырлар  авторы Рафис Корбанның 65 яшь тулу уңаеннан уздырган   әдәби-музыкаль кичәсе китап сөючеләр күңеленә   нур өстенә нур кунгандай итте .  Чөнки, бердән, ул Шигърият бәйрәменә кушылып,  аны тагын да тантаналырак, мәртәбәлерәк  итсә,  икенчедән, китап сөючеләрне кич  буе үзенең утлы шигъри учагында җылытты. Моны Язучылар йортына  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Рафис Корбанның иҗаты алдында баш иеп,   йөрәкләре “шигырь” дип типкән каләмдәш дуслары, якташлары һәм, әлбәттә, аның иҗатын яраткан укучыларының ишелеп агылуыннан  ук күрергә була иде.  Кичәне, олпат язучының 65 яшьлек гомере эчендә ирешкән уңышлары  белән котлап,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде.


Тәбрикләүчеләр арасында Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан  һәм башка тугандаш төрки җөмһүриятләрдән килгән каләмдәш дусларының котлавы кичәнең хуҗасы Рафис Корбанның гына түгел, милләтебез һәм әдәбиятыбызның   абруен да тагын бер башка  үстереп җибәрде.  Авторның соңгы елларда иҗат иткән әсәрләренең аерым китаплар булып дөнья күрүе әдәби мәҗлеснең йөзек кашына әйләнде.  Сәхнәгә сүз әйтергә чыккан һәр каләмдәшенә әдип шул иҗат җимешләренең берсен  бүләк итеп бирә барды. Кичә Рафисның иҗат  бәйрәме әнә шундый ихлас котлаулар һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.  “Гаилә һәм мәктәп” журналы да  Рафис Корбанның иҗатына ихлас сөенә һәм  укучылары исеменнән  уңышлар тели.

                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ


Татарстан Язучылар берлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ