Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәсем бәйгеләренә нәтиҗәләр әзер

1961 елда дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин Галәм киңлекләрен яулый. Әлеге вакыйгага быел 60 ел тулды. Шуңадырмы, әллә балаларыбыз космос темасын, ракета-мазар яраткангамы, декабрь аенда башлап...

1961 елда дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин Галәм киңлекләрен яулый. Әлеге вакыйгага быел 60 ел тулды. Шуңадырмы, әллә балаларыбыз космос темасын, ракета-мазар яраткангамы, декабрь аенда башлап җибәрелгән «Йолдызларга карап» бәйгесе күпләрнең күңеленә һуш килде: рәсми электрон почтабызга да, редакциягә дә эшләр бер-бер артлы килеп торды, рәхмәт яугыры.

Шушы истәлекле көн уңаеннан, редакциябезгә мәртәбәле жюри әгъзаларын – Татарстандагы Россия рәссамнары берлеге рәисе Илнур Сираҗиевны һәм Казанның 5 нче номерлы сәнгать мәктәбе директоры, рәссам Юрий Бердниковны чакырып, әлеге бәйгегә йомгак ясарга булдык. Җиңүчеләрне билгеләү – җиңел эш түгел икәнлегенә тагын бер кат инандык. Балаларның сәләте, фантазиясе елдан-ел арта, байый.

Бер уңайдан «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылган «Нефтьченең бер көне» бәйгесенә дә нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүчеләрне башта сайтта тавыш бирү белән билгеләрбез, дип тәгаенләгән идек. Әмма, техник сәбәпләр аркасында, бу фикердән кире кайтырга туры килде. Шулай да тавыш бирүдә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Нәтиҗәләрне «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында бастырачакбыз. Җиңүчеләрне әле бүләкләү тантанасы һәм истәлекле бүләкләр көтә. Һәрбер катнашучыга ай дәвамында электрон сертификат җибәреләчәк.
Лилия САДРЕТДИНОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ