Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәсимә Шәмсетдинова: «Җитди уйланырга вакыт түгелме икән?»

Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Билгеле, боларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнә...

Укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Билгеле, боларның барысына да бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Ә бүген бу өлкәдә татар теле укытучыларының хәле ничек соң? Шул уңайдан Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова белән сөйләштек.

ИСЕМЛЕ УКЫТУЧЫ – МӘКТӘПКӘ АБРУЙ
– Рәсимә Равиловна, ел саен «Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы кысаларында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе үтә. Быел да 10 февральдән 4 мартка кадәр Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре конкурсның зона этабы жюри составында эшләде. Шушы чараларның үзәгендә кайнаган кеше буларак сорау бирәсем килә: укытучыларның эшчәнлегендә мондый бәйгеләрнең тәэсире нидән гыйбарәт?
– Җәмгыять укытучыга һәрвакыт югары таләпләр куйган, куя һәм куячак. Башкаларны өйрәтү, укыту өчен, аның башкалардан күбрәк белергә тиешлеге бәхәссез. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы җәмгыять тарафыннан куелган ихтыяҗларга җавап бирүче, даими рәвештә яңалыкка омтылучы, һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, эш тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Зона этабында һәр муниципаль районнан мәктәп һәм муниципаль этап җиңүчеләре катнаша һәм составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, милли мәгариф өчен җаваплы тәҗрибәле методистлар булган жюри каршында бәйгедә катнашучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе, осталык дәресе күрсәтәләр. Укытучылар бәйгегә ел дәвамында әзерләнәләр, аны көтеп торалар, чөнки укытучы һәрвакыт җәмгыятьнең күз алдында. Шуңа күрә авылның, районның яки үзең яшәгән төбәкнең иң яхшы укытучысы дигән исемне алу – үзе бер зур казаныш. Яшерен-батырын түгел, баланы уку йортына китергәндә, мәктәп сайлаудан бигрәк, укытучыны сайлыйбыз, башкалардан белешәбез, теләгән укытучыны тапканнан соң куанышабыз. Бигрәк тә хәзерге чорда ул шулай. Алдыбызда бөтен кискенлеге белән мәктәптә татар телен укытуны саклап калу бурычы торганда, моңа аеруча игътибар кирәк. Шуңа күрә аларны табу, җәмәгатьчелеккә күрсәтү аеруча мөһим. Мәктәпләрдә дәүләт теле буларак татар телен укыта алуыбыз – ул нәкъ менә укучыны аңлый, дөрес тәрбия һәм һәрвакыт аңа ярдәмгә ашыга торган яхшы укытучыларыбыз булу нәтиҗәсе. Югыйсә күп кенә әти-әниләр бу предметка игътибарларын туган телне сайлап алуга бәйле рәвештә махсус гариза язу кирәклеге тугач кына юнәлтәләр. Мәктәп программасына кертелгән булса да, яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шарты буенча бу предмет шундый киртә аша үтәргә мәҗбүр. Бүгенге көндә конкурс әнә шул яктан караганда да зур әһәмияткә ия. Үз телебезне саклау юнәлешендә мөмкин булган барлык чараларны күрмәсәк, кәкре каенга терәлү дә озак көттермәс.
УКУЧЫДАН АЛДА БАРСАҢ ГЫНА
– Хәзер татар теле укытучыларының саны кимеде. Бүгенге көндә күпме татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар, сездә рәсми статистика бармы?
– Без андый статистика алып бармыйбыз. Әйе, 2017 елгы вакыйгаларга бәйле рәвештә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының саны кимеде. Аларның бер өлеше, нигездә яшь укытучыларыбыз, кабат әзерләү курсларын тәмамлап, башка предметларны – рус теле, география, математика, инглиз теле һ.б.ны укытуга күчтеләр. Яшь буын укытучыларның татар теле һәм әдәбияты укытудан китәргә мәҗбүр булулары быелгы конкурста да чагылыш тапты, анда, нигездә, урта буын укытучылары катнашты.
Алар – укытучы профессиясе даими рәвештә үз өстеңдә эшләүне, белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итүне аңлап эшләүче, инде саллы тәҗрибәгә ия, белем бирүне цифрлаштыруга нигезләнгән яңалыклардан калышмаучы укытучылар. Дәресләрдә интерактив эш төрләрен актив, урынлы куллану, компьютер технологияләреннән уңышлы, урынлы файдалану предмет, метапредмет, шәхескә кагылышлы нәтиҗәләргә ирешүдә мөһим санала. Конкурста татар теле һәм әдәбияты укытучыларының әлеге юнәлешләрдә заман белән бергә атлаулары күренде.
– Хәзер татар теле һәм әдәбияты укытучысына яшәренә җитәрлек акча эшләү өчен өстәмә сәгатьләр алырга кирәк. Шуңа да вузларга әзерләнүче яшьләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешен сайламаска тырыша. Бу проблемага ничек карыйсыз?
– Бу – татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына кагылган мәсьәлә түгелдер дип саныйм. Укытучы һөнәренә килү-килмәү җәмгыятебездә барган бик күптөрле факторларга бәйле. Билгеле инде, эш хакы мәсьәләсе иң мөһим факторларның берсе булып тора. Шул ук вакытта бернигә карамастан укытучы булу теләге белән укырга керүче, югары уку йортларын тәмамлап мәктәпкә килүче максатчан яшьләребез шактый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуны мактаулы, игелекле һөнәр итеп сайлаучы, белемле, заман белән бергә атлаучы яшь укытучыларыбыз шактый. Алар төрле юнәлешле эш алып баралар: УМК авторлары, «Ачык университет»та (https://univer. tatar) эшлиләр, файдалы, кызыклы заманча семинарлар үткәрәләр.
– Соңгы елларда татар телен укыту методикалары һәм укытучыларның эшчәнлегенә карата тискәре фикерләр дә ишетелде. Шул да татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсе төшүгә китерде дип әйтергә мөмкин. Сезнеңчә, бүгенге көндә туган тел укытучыларының абруен күтәрүнең тагын нинди юллары бар?
– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан бу юнәлештә бик зур эш алып барыла. Шул ук вакытта бу, беренче чиратта, укытучы үзе дә җилкәсенә салган йөкнең катлаулы, мактаулы, мөһим, җаваплы булуын нигезле аңларга тиеш. Чын укытучыга, аеруча туган тел һәм әдәбияты укытучысына үз предметын, аны укыту методикасын гына белү аз, ул җәмгыять тормышындагы, мәдәният, сәнгать өлкәләрендәге яңалыкларны яхшы белергә тиеш. «Укытучы үзе укыган, өйрәнгән вакытта гына укыта. Укудан туктауга ул укытучы буларак яшәүдән туктый. Дөнья бер урында гына тормый, ул үсештә, үзгәрештә һәм, билгеле инде, педагогика да даими яңаруга, үзгәрүгә дучар». К.Д. Ушинскийның әлеге сүзләре бүген аеруча актуаль. Укытучы профессиясе даими рәвештә үз өстеңдә эшләүне, белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итә. Укытучының белемен күтәрү, үсеш юнәлешен билгеләүдә квалификация күтәрү курсларының мөһим ролен билгеләп үтәргә телим. Мәгарифне үстерү институтында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү өстендә эш системалы рәвештә семинарлар, вебинарлар, «түгәрәк өстәлләр» һ.б. чаралар аша алып барыла. Квалификация күтәрү курслары белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Курслар аерым бер укытучының да, тулаем мәктәп коллективының да профессиональ осталыгын күтәрүгә йогынты ясый. Дәүләт системасы кысаларында укытучының һөнәри компетенциясе 4 төркемнән чыгып бәяләнә: предмет, методик, психолого-педагогик һәм коммуникатив. Шуннан чыгып, квалификация күтәрү курслары программасының үзәген дә әлеге компетенцияләрне үстерү юнәлеше алып тора. Шулай итеп, квалификация күтәрү системасы педагогның үз эшчәнлеген гамәлгә кертү өчен шартлар тудыруга, төп компетенцияләрен күтәрүне тәэмин итәргә тиеш.
 Татарстан Республикасында татар теле укытучыларының квалификацияләрен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар аша татар теле һәм әдәбиятын укыту Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә җавап бирә, даими камилләшә, методик карашлар, яңа фәнни-педагогик мәктәпләр, яңа укыту-методик комплектлар төзелә, белем бирү тәҗрибәсе туплануы турында нәтиҗәләр ясарга җирлек булып тору белән беррәттән аерым проблемаларны ачыклауга да ярдәм итә. Алар, нигездә, укучыларны уку предметы белән кызыксындыру, укыту предметының эчтәлеге белән бәйле проблемалар.

– Белем күтәрү курсларының онлайн рәвеш алуы Сезнең эшчәнлеккә нинди йогынты ясады?
– Бездә элек тә укытуда дистанцион өлеш бар иде. Бу өлеш берничә модульдән тора. Укытучыга ул үзләштерергә тиешле материал тексты бирелә, сылтамалар китерелә. Материалны үзләштерүне тикшерү өчен сораулар, тестлар тәкъдим ителә. Курсларның кураторлары бу эшләрне тикшерә, бәяли, ихтыяҗ булса, кабат эшләү өчен кире кайтара. Соңгы еллардагы вакыйгалар йогынтысында курсларның дәвамы төрле платформаларда онлайн рәвештә үткәрелә. Мәктәпләрнең алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу юнәлешен визуаль стажировкалар аша алып барабыз.
Квалификация күтәрү курсларына программалар төзү дә – бик җаваплы эш. Укытучыга кирәкле, мөһим темаларны табу, тиешле юнәлешен билгеләгәндә генә курсларның укытучыларга әһәмияте була. Мисал өчен, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан бу уку елына алты актуаль юнәлешне үз эченә алган программа тәкъдим ителде.
– Методика ягыннан татар теле укытучысына нәрсәләр тәкъдим итә аласыз? Сездә нинди методик материаллар әзерләнә?
– Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының милли икенче төп юнәлеше – фәнни-методик эшчәнлек. Укыту сыйфатын күтәрүнең шарты булып, һичшиксез, укыту процессына, укытучы эшчәнлегенә фәнни-методик яктан ярдәм итәрлек кулланмалар булу тора. Татар теле һәм әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләренә караган методик эшкәртмәләр циклы да укытучы өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз. Һәр елдагыча, 2021/2022 уку елына да, татар теле һәм әдәбияты укытудагы мөһим юнәлешләргә багышланган методик тәкъдимнәр эшләнде. Гомуми белем бирү оешмаларында татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәтү буенча методик тәкъдимнәрдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшчәнлеген билгели торган норматив документлар, рус мәктәпләрендә татар телен коммуникатив юнәлештә укыту процессының конкрет мисаллар үрнәгендә төп принциплары, дәрестә үткәрелергә мөмкин эш төрләре, сөйләмгә чыгаруда нәтиҗәле саналган коммуникатив биремнәр чагылыш тапты. Методик кулланмада мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә нигезләнгән яңа буын «Сәлам» укыту-методик комплекты, аның төп принциплары турында кыскача мәгълүмат китерелде.
 Бүгенге көндә гомуми белем бирү мәктәбен дәрестән тыш эшчәнлектән башка күз алдына да китереп булмый. Укыту һәм тәрбия бирү эшендә дәресләрдән тыш эшчәнлекнең төрле формаларын куллану укучыда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, аңа коммуникатив компетенцияләрен формалаштыруда, сыйфатлы белем алуда, сәләтләрен үстерүдә, шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә яңа мөмкинлекләр тудыра. Дәрестән тыш эшчәнлекнең гомуми системасында мөһим урынны тел һәм әдәбият укытучыларының эшчәнлеге алып тора. Бу эшчәнлек укытучыга предмет буенча белемнәрне ныгытырга, предметка карата кызыксыну уятырга, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә әзерли, укучыларның мәдәни дәрәҗәсен арттыра, эстетик зәвык барлыкка китерә. Дәрестән тыш эшчәнлекнең үзенчәлекләре татар телен туган тел буларак укыту мәсьәләләренә багышланган кулланмада урын алды.
 Уку предметын үзләштерүнең предмет нәтиҗәләренә карата таләпләр нигезендә «Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле предметы буенча белемнәрнең контроль үлчәү материаллары» исеме астында чыккан кулланмада Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында белем бирү оешмаларында белемнәрне тикшерү-бәяләү эшчәнлеген оештыру буенча методик тәкъдимнәр бирелә, рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус төркемендә укучыларның татар теленнән белем сыйфатын тикшерү үзенчәлекләре яктыртыла, татар теленнән белем сыйфатын тикшерү биремнәренә конкурста үрнәкләр китерелә, тикшерү-бәяләү эшчәнлегенең барлык төрләре, принциплары, үзенчәлекләре чагылдырыла. Арадаш аттестация үткәрүнең тәртибе, ешлыгы, формалары, хокукый нигезе җентекле карала, үрнәкләр китерелә. Шулай ук рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе рус төркемендә укучыларының татар теленнән белем сыйфаты үзенчәлекләре дә чагылыш тапты. Мәгарифне үстерү институты сайтында башка методик кулланмалар белән дә танышырга мөмкин.
БЕЗДӘ ТЕЛНЕ ЮГАЛТАБЫЗ ДИГӘН КУРКУ ЮК
– Сез Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә ел саен РФ регионнарында яшәүче татар теле укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары алып барасыз. Шул турыда да әйтеп китсәгез иде?
– Мәгълүм булганча, татар халкының шактый өлеше Россия Федерациясе төбәкләрендә яши һәм татарлар тупланып яшәгән урыннарда урнашкан мәктәпләрдә милли мәгарифебезнең, татар теле һәм әдәбияты укытуның үзенчәлекләре, традицияләре бар. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында катнашкан укытучыларның бәйгедә күрсәткән һөнәри осталыклары шуңа дәлил. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы төбәкләрдә татар теле сагында торучы укытучыларыбыз белән дә тыгыз элемтәдә тора. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ел саен татар теле һәм әдәбияты предметын укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары уздырылып килә, моннан тыш укытуның мөһим мәсьәләләре буенча вебинарлар, семинарлар оештырыла. Кызганычка каршы, төбәкләрдә эшләүче укытучыларыбыз өлкәнәеп бара, шуны исәпкә алып, татар телен укыту теләге белдергән, башка предмет белгечләре булган яшь буын укытучыларны, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, яңадан әзерләү курслары оештырдык, барлыгы 40 укытучы укый.
Төбәкләргә чыкканда, без халкыбызның бергә тупланып, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүләренә сокланып кайтабыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар туган телне саклауны үзләренең бурычлары итеп тоеп яшиләр, мәктәптә аны өйрәнү-өйрәнмәү мәсьәләсе тормый, киресенчә, төрле чараларда катнашып, аерым очракларда оештырып, укытучыга, мәктәпкә ныклы терәк булып торалар. Бу юнәлештә безнең республикабыз әти-әниләренә үрнәк итеп китерер идем аларны.
Телебезне ничә гасырлар буена саклап, безгә мирас итеп җиткергәннәр икән, шушы бәһаләп булмаслык мирасны алдагы буыннарга тапшыру безнең – әти-әниләрнең, әби-бабайларның, укытучыларның – изге бурычыбыз булуын онытырга, аңламаска, балаларыбызны туган телләрендә аралашу бәхетеннән мәхрүм итәргә хакыбыз бармы? Шул турыда җитди уйланырга вакыт түгелме икән?

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ