Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәссам Е. Хайлов: «Ниһаять мин Казанда!»

Кол Шәриф мәчетенең “Татар шәмаиле” галереясендә үзенең шәхси күргәзмәсе ачылышында әнә шулай дип сүз башлаган иде Евгений Хайлов. Әйтерлек тә булган икән шул. Моңа кадәр эшләрен Мәскәү (2010-11), Пяр...

Кол Шәриф мәчетенең “Татар шәмаиле” галереясендә үзенең шәхси күргәзмәсе ачылышында әнә шулай дип сүз башлаган иде Евгений Хайлов. Әйтерлек тә булган икән шул. Моңа кадәр эшләрен Мәскәү (2010-11), Пярну (Эстония, 2015), Рим (Италия, Ватикан, 2016) шәһәрләрендә күрсәтергә, иҗади фикерләре хакында дөнья буйлап уртаклашырга өлгергән рәссам, ниһаять җитешеп, балачагы узган Казанга аяк басты.  Сөйли китсәк, Евгений Хайловның ислам дине, Коръән фәлсәфәсен киндер кысаларында бирергә алынуы, җөрьәт итүе үзе бер кыйсса булырлык. Дөрес, аны ислам буенча яши дип булмый. Шуңа да карамастан, рәссамны Коръәннең зирәклек, гакыл тупланмасы булуы гаҗәпләндерә. Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан соң (1980 ел) БАМ төзелешләрендә эшләп, Байконур космик үзәгендә гаҗәеп объектлар проектлап, "Машмир" нәшрият комплексында баш рәссам булып эшләп буыннары тәмам “ныгыгач” кына тотынган ул бу эшкә. Йөзәргә өйрәнү өчен кешене суга ташларга кирәк, диләр бит. Аның белән дә шулайрак килеп чыга. Көннәрдән бер көнне Мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән аны Мәскәү Җәмигъ мәчетенең фасадларын бизәү һәм комплексның интерьерын концептуаль хәл итү өчен халыкара бәйге уздыру буенча сәнгать–архитектура советының гыйльми секретаре итеп билгелиләр. Монда инде телисеңме-теләмисеңме, ислам архитектурасына кагылышлы бөтен нечкәлекләрне өйрәнергә туры килә Е.Хайловка. Ә инде МГУның Азия һәм Африка илләре институтының гарәп филологиясе факультетында лекцияләргә йөрү, көн туса ислам дине белгечләре белән якыннан аралашу аның иҗат мөмкинлекләрен тагын да үстереп җибәрә, фикер сөрешен тирәнәйтә. Алай гына да түгел, Евгений Хайлов яңабаштан укырга керергә ният кыла. Гарәп имләсен, ислам мәдәниятен, Коръәнне өйрәнә. Иҗатының яңа этабына нигез ташлары да шул елларда салына башлый - исәп башын 2010 ел буларак күрсәтә сәнгать белгечләре.

— Соңгы елларда ислам белән беррәттән башка диннәрне дә өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килдем: Аллаһ Тәгалә бөтенебезгә дә бер, - ди рәссам. Тагын бер инануы – “Коръәндә бөтен нәрсәне табып була”. Бу хакта рәссам соңгы ике ай дәвамында казанлылар, шәһәр кунаклары белән үзенең күргәзмәсе эргәсендә очрашулар вакытында да, Татарстан рәссамнары белән узган пленер барышында да гел әйтә килә.Рәссамның башкару өслүбенә килгәндә, автор майлы буяулар белән генә чикләнмичә, эшләрен катнаш техникада да башкара. Күн, инкрустация, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар, тукыма, хәтта металлны да бик җай гына иңдерә ул киндергә. Төсләре беренче карашка караңгырак, тыйнаграк тоелса да, һәр эштә игътибарны җәлеп иттерерлек, күз төшәрлек бер җете деталь таба белә автор. Бу максатта сусаль алтынны да бик оста куллана. Эчтәлеккә килгәндә, рәссам, нигездә, Коръән аятьләрен китерә, пәйгамбәрләребез тормышына кагылышлы вакыйгаларны “рәссам телендә” бәян итә. Билгеле инде һәр эшнең үз тарихы. Әйтик, “Изге Коръән. Гакыл агачы. Туры юл” дип аталганы (2009 ел) иң тәүдә мөфти Равил Гайнетдингә күрсәтелүе белән дә, ислам темасына багышланган иң беренче эш буларак та кадерле авторга.
Тимер белән эш итүче рәссам дусты Тимур Алимовның гаиләсенә килгән авыр кайгыны да Е.Хайлов киндергә үзенчә “теркәп куя”. Яман чир аркасында якты дөньядан вакытсыз китеп барган ханымны соңгы юлга озату вакыйгасы рәссамны шуның кадәр тетрәндерә ки, нәтиҗәдә “Исламдагы хатын-кызларга багышлана” дигән бик үзенчәлекле эш барлыкка килә. “Бисмилла” белән башланып, хатын-кызларны гөл-чәчәк рәвешендә тасвирлаган бу эштә башка символлар да җитәрлек: яшәү белән үлем арасын, ягъни фани һәм бакый дөньяны аерып торучы пәрдә бер үк вакытта хатын-кызларыбызның яулыкларын да, күңел сафлыгын да тасвирлый. Рухи һәм матди дөньяга ишәрә дә юк түгел бу эштә.Экспозициянең үзәгендә торган “Кәгъбәтулла” эше турында да; пәйгамбәрләр тормышына багышланган “Мөхәммәднең беренче мәчете”; бер тамчы суга мәдхия булып яңгыраган “Тормыш чыганагы зәм-зәм” хакында да озаклап сөйләп булыр иде. Хәер, моңа да форсат чыгарга тора – РФ нең атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәскәү Рәссамнар берлеге һәм Халыкара сәнгать фонды әгъзасы Евгений Хайлов бу җомгада үзенең күргәзмәсе эргәсендә “Татмедиа” журналистлары белән “Түгәрәк өстәл” янында очрашачак.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ