Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин – фикер шагыйре

...1996 елның 22 апреле. Казан университетының 2 нче уку корпусында биш төркем студентлары тулган 1112 нче аудиториядә татфак деканы профессор Тәлгат Галиуллин көр, тигез тавыш белән лекция укый. Тема...

...1996 елның 22 апреле. Казан университетының 2 нче уку корпусында биш төркем студентлары тулган 1112 нче аудиториядә татфак деканы профессор Тәлгат Галиуллин көр, тигез тавыш белән лекция укый. Тема: «Равил Фәйзуллин иҗаты». Каләмдәше, фикердәше турында лектор, ләйсән яңгыр җылылыгы белән, ихластан яратып сөйли. Без исә Тәлгат Нәби улының һәр сүзен язып барырга тырышабыз: «Р.Фәйзуллин – хәзерге татар поэзиясенең үсеш-тенденцияләрен иҗатында чагылдыручы шагыйрь. Аның иҗаты киңкырлы, колачлы, ул – Җәлил һәм Тукай исемендәге премияләр лауреаты. Р.Фәйзуллин поэзиядә тиз таныла. Ул – 23 яшендә СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Беренче китабы «Рәсем ясыйм» дип атала, 1965 елда чыга. Аннары «Аҗаган», «Мәрмәр», «Наз», «Кыска шигырьләр», «Кошлар юлы», «Яктылык» исемле китаплары һәм 1994–1995 елларда аның өч томлыгы басылып чыкты. Бу – шулай ук зур казаныш, чөнки моңа кадәр бер генә татар шагыйренең дә үзе исән чакта өчтомлык шигырьләр китабы чыкканы юк иде. Р.Фәйзуллин Мәскәүдә һәм Казанда рус телендә берничә китабын чыгарды. Ул поэзиягә язгы ташкын кебек килеп керде һәм татар поэзиясендә каршылыклы фикерләр уятты, бәхәсләр тудырды. Аны тынычлыкны бозучы, ягъни возмутитель спокойствия дип атадылар. 1968 елда «Нюанслар иле» исемле шигырьләр бәйләме бастырды. Бу шигырьләре 2–3 юлдан тора, аларның үзәгендә уй, очкын, ялкын, фәлсәфи уйлану, көтелмәгән борылыш ята. «Нюанслар иле» шактый бәхәс уятты. Кайберәүләр аны татар шигыренең моңын, көен бозуда гаепләде. Янәсе, ул – татар шигырен җимерүче, ватучы. Икенчеләре аның шигырьләренең мәкаль-әйтемгә якынлыгына игътибар итте. Вакыт узган саен, Р.Фәйзуллинның кыска шигырьләре һаман да укучыны үзенә тарта, аларның урынлы һәм вакытлы булуын күрсәтә».

Остазымны куәтләп, мин Р.Фәйзуллинны фикер шагыйре дип атар идем, чөнки аның шигырьләре фикер «казаны»н кайната башлый. Ә бу – сүз остазы өчен бик кирәкле сыйфат. Минемчә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз мөнәсәбәтен кискен белдерүче, кыю сүзен өздереп әйтүче шагыйрь генә кешене уйландыра ала. Шундый шагыйрь генә үзенә хөрмәт уята. Фикри яктан Равил Габдрахман улы Фәйзуллинны мин Владимир Владимирович Маяковскийга тиңлим. Фәйзуллин да, Маяковский кебек, шигърият дәрьясында колач салып «йөзде».
Тагын бер нюанс: Р.Фәйзуллин, кыска шигырьләрен язганда, халкыбызның «Кыскалыкта осталык» дигән зирәк әйтеменә дә таянгандыр төсле. Фәйзуллин – «коеп куйган шагыйрь генә түгел», фикерли һәм уйландыра белүче публицист та, үткен каләмле әдәби тәнкыйтьче дә. Зур шагыйрь, минем карашымча, Габдулла Тукай кебек журналист та, Сибгат Хәким күк депутат та, Чыңгыз Айтматов сыман илче дә, Вацлав Гавел шикелле сәясәтче дә булырга тиеш.
Р.Фәйзуллин, 1990 елда Татарстанның халык депутаты (1995 кә кадәр) итеп сайлангач, социаль-икътисади һәм милли-сәяси мәсьәләләрне халыкка бик тә үтемле яктыртучы публицистика жанрларында да каләмен сынап карады. Аның биштомлык «Сайланма әсәрләр»енең соңгы томына[1] кергән әдәби-публицистик мәкаләләреннән берничәсен анализлап узыйк.
«Яңа меңьеллыкка күчкәндә» дигән күләмле мәкаләсендә ул «Кояш астында без дә бар» дип чаң суга – зыялыларны милләт язмышын кайгыртырга, милли әдәбиятыбызны үстерергә, ана телебезне сакларга чакыра.
Халык рухының ышанычлы көзгесе булган әдәбият турында сүз кузгаткач, шагыйрьнең йөрәге телгәләнә, чөнки татарлар күпләп яшәгән Сембер, Самара, Сарытау, Камышлы, Ростов, Әстерхан, Оренбург, Орск, Троицк, Җаек (Уральск), Чиләбе, Курган, Пермь, Түбән Новгород, Сергач, Пенза, Мордовия якларыннан инде бүген талантлар әдәбиятыбызга килми. Төнлә чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың... Мондый фаҗиганең сәбәбен дә атый: татар мәктәпләре һәм китапханәләре ябылган, авыллар юкка чыгып ята. Әйе, татар китабын хәзер укучы да юк: милли китап сатып алып, газета-журналлар яздырып укырга яраткан әби-бабайлар үлеп бетеп бара, урта буын татар телендә укырга теләми, ә яшь буын татарча бөтенләй укый белми. Татар мохите калмаган. Шулай булгач, нинди язучы чыксын да нинди шагыйрь тусын?!
Шуңа күрә Р.Фәйзуллинның кыю фикере белән килешми мөмкин түгел:
«...Татар китабының, гомумән, матбугатының бүгенге хәле күңел күгәртерлек дәрәҗәдә мөшкел. Китап кирәксез товарга әйләнде. Үзенең кирәксезлеген тою – һәр талант, гомумән, һәркем өчен иң авыр тойгыларның берсе. Мәгърифәтче шагыйрь Акмулла кебек, куларбага китап төяп, ил буйлап йөрергә дә риза булыр идең дә хәтта, әмма бүгенге яшь-җилкенчәккә син язган җыру-моңнар кирәк микән? Ә бит XXI гасырга алып чыгарлык әдәби мирасыбыз бар, һәм ул әлегә өстәлеп тора! Аяныч. Мирасыбыз өчен түгел, бүгенге хәлебез өчен аяныч».[2]
Фәйзуллин, Тукай шикелле, беркемнән куркып тормый, турыдан бәрә һәм төгәл, тәгаен яза:
«...нигезебезне – авылны югалтып барабыз. Бәс, шулай булгач, сугыштан соң тирәлегебезне чорнап алган ВПК предприятиеләре, нефть промыселлары, КамАЗ, нефтехимнарның югары даирәдәге шәхесләре турында үз телебездә нинди югары художестволы әсәр туарга мөмкин! Базарың (бәяң мәгънәсендә) булмагач, әдипнең дә кадере юк. Кадерсез әдип үзе дә сансызлана. Бүгенге көндә югары исемнәр йөрткән, яшьләре белән 70 ләрдән узган мөхтәрәм әдипләребезнең дә байтагының интеллектын гасыр башындагы С.Максуди, Й.Акчура, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар интеллекты, зыялылыгы һәм затлылыгы белән чагыштыру кыен. Әмма үзен татар дип йөрткән, үзендә милли үзаң бар дип исәп-
ләгән һәркем бер нәрсәне онытмаска тиеш: дәүләтчелек идеясе теге я бу формада иң әүвәл сүздә – гыйлем ияләренең, шагыйрьләрнең, әдипләрнең язма яки басма хезмәтләрендә сакланды. Байтак, гасырлар буенча, дин, беренче чиратта милләтне таркатмаска булышса, әдәбият иң мөкатдәс хисне – Азатлык, Бәйсезлек, Мөстәкыйльлек идеясен – я ачыктан-ачык, я эзоп теле белән эчтән саклап, үстереп килде. Әйе, 90 нчы елларда беркадәр яуланган суверенитет-мөстәкыйльлегебезнең юл башы ерактарак... Шуңа күрә дә шул Олуг Әдәбият варисларының бүгенге көндә үз талантларына кирәк кулланылыш таба алмаулары, кирәксезлекләре ил хуҗалары, дөнья чыгырын әйләндерүчеләр өчен оят булырга тиеш».[3]
Бөек татар әдәбиятының бүгенге әһелләренең кадерсезлеге, талантларының кирәксезлеге мине дә уйландыра. Татарстанның Язучылар берлеген ни өчен тулы куәтенә эшләтмәскә? Әйтик, республиканың Мәдәният министрлыгы язучыларга сәнгати әсәрләр язар өчен ел саен кимендә 5 млн сум күләмендә грант биреп барса, әдипләр арасында көндәшлек барлыкка килү өчен зур стимул булачак, әдәбиятыбыз җанланачак, яшь талантлар да киләчәк. Конкурска килгән иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри укыганнан соң, әсәрләр матбугатта бастырылырга һәм авторларга яхшы гонорар түләнергә тиеш. Мин татар әдәбиятының якты киләчәген шулай гына күз алдына китерәм.
Әнә Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы шул тәртиптә эшли: конкурс нигезендә сайлап алынган иң яхшы киноленталарның проектлары, нәфис фильм итеп төшерер өчен, бюджеттан тулысынча финанслана.
Тел хакында сүзем кыска, ди Р.Фәйзуллин. Автор укучыга уйланыр өчен фәкать ике сорау бирә: «Ана телендә гасыр башында күбрәк сөйләшкәнме татар халкы, әллә хәзерме? Өч алфавит кичкән халык яңа гасыр башын нинди имла белән башлар?»[4] Һәм мин уйланам. Әлбәттә, халкыбыз ХХ гасыр башында туган телдә күбрәк сөйләшкән, чөнки татарлар аерым мәхәллә булып яшәгән, ягъни башка милләтләр белән катышмаган, димәк, милләтнең сафлыгы сакланган. Һәр мәхәлләдә татар сөйләме яңгырап торган. Һәрбер татар авылында башлангыч мәктәп, ә Мәчкәрә, Күлтәс, Кышкар, Курса, Эстәрлебаш кебек зур авылларда атаклы мәдрәсәләр булган. Уральскида «Мотыйгия» (Г.Тукай укыган), Оренбургта «Хөсәения» (М.Җәлил белем алган), Чис-тай каласында «Камалия» (1890–1893 елларда Г.Исхакый сабак алган), Уфада «Галия» (Г.Ибраһимов, Х.Туфан гыйлем алган), Казанда «Мөхәммәдия» (Ф.Әмирхан һ.б.), Күл буе, «Госмания» исемендәге гали мәдрәсәләр гөрләп эшләгән.
Мәкаләсенең икенче кисәгендә исә Р.Фәйзуллин «Иман безне ташламасын» дип кисәтә – асылыбызга кайтырга, ислам динебезне тотарга, шәригать кануннарын үтәргә, кыскасы, иманлы булырга өнди.
Заманында җәдитчеләр татар милләтенә русча белем алырга кирәк дип бик нык ялгышкан. Казан губернасының Чистай өязе Яуширмә авылы мулласы Гыйләҗетдин хәзрәтнең улы Гаяз Исхакый да «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән даһи һәм фаҗигале әсәрендә рус мәктәбендә укыгыз дип язып хаталанган. Бу фикерләрнең ачы нәтиҗәләренә без барыбыз да бүген шаһит – татар милләте руслашуын дәвам итә. Укучым, зинһар, миңа һич гаҗәпләнмә, ассимиляция туктамаганга аптырап, шулай язам.
Атаклы язучы Г.Ибраһимов, безнең ата-бабайлар мең ел буе язган иске имланы яклап, яңалифкә күчүгә каршы килгән. 1926 елда Азәрбайҗан мәркәзе Бакуда узган совет тюркологларының I корылтаенда латин язуына күчүгә каршы алты тапкыр чыгыш ясаган (1937 елда аңа бу үҗәтлеген дә искә төшергәннәр). 1922 елда болгар-татар халкының ислам динен рәсми кабул итүенә, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске татар язуына 1000 ел тулса да, 1929 елдан башлап яңалифне керткәннәр. Бу хәл безнең милләт өчен коточкыч фаҗига булган. Күпме дини-рухи мирас югалган: ислам дине вә фәлсәфәсе китаплары, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Р.Фәхреддин, М.Бигиев кебек галим-голәмәләрнең гыйльми хезмәтләре, бик күп әдипләребезнең әдәби әсәрләре яңалифкә күчереп басылмаган... Өлкән, урта һәм яшь буыннар арасында рухи бәйләнеш чылбыры, әхлак дисбесе өзелгән.   
Кадими мәдрәсәләрдә гыйлем алган татарлар руслашмый, динен сатмый, чукынмый... Минемчә, милләтнең күпмедер өлешен саф килеш саклап калу өчен инде безгә «мәхәллә» моделен кире кайтарырга кирәк. Хәзер татар бистәләре тарихын фәнни өйрәнү генә җитми, аларның яшәешен үрнәк итеп куярга һәм бүгенге тормышыбызда гамәли кулланырга вакыт җитте. Казан тирәсендә яшь татар гаиләләре өчен бер-ике катлы өйләр төзү бу максатка хезмәт итәр иде. Моңа охшаш федераль программа Татарстан авылларында эшли инде, авыл җирлегендә калучы яшь гаиләгә (35 яшькә кадәр) хөкүмәт йорт салу өчен субсидия бирә, кредитның 30 % гына кире кайтарыла. РФнең экс-президенты Д.А.Медведев та үзенең бер чыгышында АКШтагы кебек бер катлы йорт төзелешен Россиядә дә җәелдерү идеясен хуплавын әйткән иде. Чыннан да, Америкага караганда, бездә җир күбрәк тә әле, рәхәтләнеп төзергә генә кирәк. Мондый төзелеш алымы татарларны бер урынга туплар, төзелгән кайбер бистәләрдә яшь татар гаиләләрен генә яшәтәсе иде. Курыкмагыз, биредә һичнинди милли дискриминация – милләт һәм кеше хокукларын бозу юк! Моны бары тик милли мохит (аура) тудыру өчен эшләргә кирәк. Нәтиҗәдә татарны милләт буларак саклап калырга гарантияле юл ачыла. Алайса, без һаман да шырпы тартмасы шикелле күпкатлы йортларда яшибез, төрле милләттән булган күршеләр белән юньләп аралашмыйбыз да, чөнки милли гореф-гадәтләр, дини йолалар чуар. 
Ә хәзер нинди көнгә калдык соң? Мөфтиләребез һәрберсе үзенә баш. Мөфтиятләр аерылган. Мөселманнар таркау. Кайчан бетәр бу таркаулык? Кадимчеләр остазы Ишми (Ишмөхәммәт) ишан заманында бөтен Русиягә бер мөфти булган. «Әби» патша (Екатерина II) чорындагы мөселман өммәте бердәмлеге тагын кайчан булыр?
Р.Фәйзуллин – 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы трибунасыннан ялкынлы чыгыш ясаган депутатларның берсе. «Хәерле булсын бу көн!» исемле нотыгын ул болай башлаган:
«Бу сессиядә халкыбыз өчен тарихи мөһим мәсьәлә – аның суверенлыгы, мөстәкыйльлеге мәсьәләсе хәл ителә. Бәйсезлеге, үз дәүләтчелеге булган халык кына чын мәгънәсендә тулы канлы халык дип исәпләнә ала.
... Күп миллионлы татар милләтенең (гәрчә халкыбызның фәкать чиреге генә бездә яшәсә дә) язмышы бүген биредә – Казанда хәл ителә... Ниһаять, безнең халык та, кайчандыр зур дәүләтчелеге булганын онытып, берничә гасырга сузылган сәяси йокыдан соң – һәрхәлдә, миңа шулай тоела – үзенең суверенлыгын урнаштырырга карар итте. Бу – һәр җитлеккән милләтнең табигый ихтыяры, аның мөстәкыйль үзбилгеләнүгә табигый хокукы. Бу – табигатьтән, кем әйтмешли, Ходайдан бирелгән хокук. Бу хокукны, тәрәккый кешелек кануннары буенча фикерләсәк, бәхәскә, бернинди тавышка-фәләнгә куймыйча гына танырга, кабул итәргә кирәк иде дә бит... Суверенитет турындагы декларация проекты игълан ителгәч, бөтен халыкта давыллы реакция кузгалды. Матбугатта бигрәк тә. Мин татар һәм рус матбугатында йөзләрчә мәкаләләр, аерым чыгышлар белән таныштым. Темасы бер үк булса да, проблема төрле яссылыкта яктыртылды. Кызганычка каршы, сүз фикерләр плюрализмы турында гына бармый. Еш кына фикерләрнең төрлелеге телләрнең төрлелегенә, милли психология үзенчәлекләренә, фикерләү рәвешенә бәйле иде. Татар матбугатындагы чыгышларның, милләттәшләремнең телдән чыгышларының эчтәлеге күпчелек русларның һәм рус телендә сөйләшүчеләрнең дә аңына барып җитә алмавы бик кызганыч».[5]
Р.Фәйзуллинның «Сайланма әсәрләр»енең бишенче томы чыгу уңаеннан язылган «Ташларны барлар вакыт» мәкаләсендә[6] әдип-публицист Т.Галиуллин халык шагыйренең әдәби-публицистик мәкаләләре, иҗат портретлары, әңгәмәләре, эссе-уйланулары турында фәлсәфи фикер йөртә, рухи-сәяси күзәтүләр ясый. «...Татар мәктәп-гимназияләребезнең саны да, сыйфаты да канәгатьләндерми, күп очракта күз буяу, үзебезне алдау фарсыннан уза алмый. Шәһәрләрдә, хәтта авылларда мәктәп хуҗалары, укытучылар татар мәктәпләренә балаларны зур авырлык белән җыялар, тагын да зуррак тырышлык илә саклап тоталар.
Әлбәттә, моның төп сәбәбе итеп Мәскәүне атыйбыз (анысы да хак), үзебезнең 90 нчы еллар башында бирелгән форсаттан файдаланып кала алмавыбыз, мәңге шулай иркенлек булыр дип авыз ачып йөрүебез турында онытабыз. Шул елларда татарларны башка төбәкләрдән кайтарырга, милли университетны ачып, яшәп килүче югары уку йортларында татарча укытуны кертеп, ректорлар сафын төп милләт вәкилләре исәбенә баетып була иде...»[7]
...2000 елның алтын көз ае. «Тыңлагыз, Казан сөйли!» – «Татарстан» радиосын тыңлыйм. Эфирда Р.Фәйзуллинның 60 яшьлегенә багышланган тапшыру бара. Татарстанның ул чактагы матбугат министры Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов һәрвакыттагыча көр тавышы белән сөйли: «80 нче елларда Советлар Союзының уналтынчы союздаш республикасы саналып йөртелгән Болгариягә каләмдәш дусларыбыз чакыруы буенча кунакка бардык. Болгар язучыларының Кара диңгез буендагы гаҗәеп матур ял йортына килдек. Берзаман диңгезнең уртасына таба колач җәеп берәү йөзеп китте. Баксаң, Равил Фәйзуллин икән. Йөзә дә йөзә шагыйрь. Ярдан күзәтеп торабыз: ул шулкадәр куәтле йөзә ки, тиз арада күзгә күренмәс булды. Унбиш минут узды. Инде борчыла башладык. Тагын унбиш минут узгач, Р.Фәйзуллин яр буена кире йөзеп кайтты...»
Әйе, Р.Фәйзуллин татар шигърияте диңгезендә дә алтмыш ел буе әнә шулай колач салып йөзде.

Илһам ФӘТТАХОВ,

филология фәннәре кандидаты

Расиха ФАИЗОВА фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ