Логотип Магариф уку
Цитата:

Районнарда бала тудыру йортлары ябыла: файдасы күбрәкме, зыянымы?

Соңгы елларда районнардагы бала табу йортлары бер-бер артлы ябылды. Әле шушы арада Мамадышта да шундый үзгәрешләр булды. Моның сәбәбе нидә? Җирле халык өчен бу нинди кыенлыклар тудыра? Берничә ел...

Соңгы елларда районнардагы бала табу йортлары бер-бер артлы ябылды. Әле шушы арада Мамадышта да шундый үзгәрешләр булды. Моның сәбәбе нидә? Җирле халык өчен бу нинди кыенлыклар тудыра? 
Берничә ел элек Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнардагы бала тудыру бүлекләре ябылган иде. Бу исемлеккә елына 150 баладан да ким туган районнар кергән.
Шулай да реорганизация ясаган бала тудыру бүлекләрендә ашыгыч бала табу очраклары өчен барлык кирәкле җиһазлар да сакланган, белгечләр дә бар. Бала тудыру бүлекләре ябылган районнарда йөкле хатын-кызларны башка бала табу йортына илтү өчен ашыгыч ярдәм машинасы да каралган.
Шушы көннәрдә генә Фейсбукта язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мамадышта бала табу йорты ябылу турында борчылып язган:
«Минем авылдагы энемнең кызы өченче бәбиен көтә, Аллаһы боерса. Гадәти нәрсә дә кебек, ләкин мине шунысы гаҗәпләндерде, 47 меңнән артык (Яндекста 42021 мең дип күрсәтелгән — авт.) халык яшәгән, елына 420 бала туа торган Мамадыш районында бала тудыру йортын япканнар. Бәбине Чаллыга ук барып табасы икән. Ул Мамадыштан җитмеш-сиксән чакырым ераклыкта! Күз алдына китерегез! Берничә кеше машинада юлда бәбиләгән. Шул хәлгә калмасам ярый инде дип борчыла энемнең кызы. Кем уйлап таба икән бу законнарны?»

Бездә туучылар саны көннән-көн кими бара»
Әлеге сүзләрнең дөреслеген тикшерү максатыннан, Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белән элемтәгә кердек.
«Бала табу йорты ябылмады, аның эшләү тәртибе генә үзгәрде. Бала табучылар саны бик нык кимеде бит. Бала тудыру йорты үз урынында, бала табу заллары да, гинекологиясе дә, хатын-кызлар консультациясе дә бар. Бүген маршрутизация генә үзгәреш кичерде. Риск төркеменә керүче хатын-кызларны, мәсәлән, кесарев кисеме кирәк булган, яисә баласын соң табучылар — берсе дә бездә кала алмый. Без аларны Чаллы яисә Казан перинаталь үзәкләренә җибәрәбез. Мондый хәл безнең районда гына түгел, бөтен республика буенча шулай.
Бала табучылар юк бит. Статистика буенча, районыбызда 41 мең кеше исәпләнә. Ә менә безгә беркетелүчеләр саны 38 меңгә генә җитә. Бу инде пропискада монда булып, шәһәрдә яшәүчеләр күп булганга да шулай килеп чыга. Бүгенге көнгә ярты елга районыбызда 75 бала дөньяга килде, шуның 15е бездә. Бу — ай саен 2 бала дигән сүз, зур бер бала тудыру йорты өчен бу бик аз.
Минемчә, бүгенге көндә проблема бала тудыру йортында түгел, ә бала тапмауда. Туган балалар саны елдан-ел кими бара. Элегрәк елына 100 бала туганы да булды. Мәсәлән, 2010 елда 500 бала туган иде. Хәзер бу күрсәткечләр көннән-көн кими.
Бүгенге көндә бездә 140 авырлы хатын исәптә тора. Ел дәвамында 150 бала туачак инде. Шуларның 60-70%ы риск төркеменә керә. Монда югары һәм урта дәрәҗәдәге риск төркеменә керүчеләр исәпләнгән.
Безнең бит район үзәк хастаханәсе генә. Биредә өч акушер-гинеколог эшли. Аларның да берсе я ялда, я укуда була. Алабуга да, Чаллы да әллә кая түгел, 40-50 чакырым гына, юл яхшы. Йөклелек чоры нормаль узган, риск төркеменә керми торган хатын-кызлар бездә бала таба. Бала табу — ул бит физиологик процесс, авыру түгел. Кеше күбрәк бала тапса, ул йортларны ачарлар иде. Аннары, район үзәк хастаханәсе белән перинаталь үзәк шартларын чагыштырып булмый бит инде.
Бүгенге көндә төп максат — исән-сау бала таптыру һәм әниләр үлеме санын киметү. Шуңа күрә районнарда үзләре бала таба ала торган хатын-кызларны гына калдыралар. 1950нче елларда колхоз бала табу йортлары да булган. Ул вакытта бер участокта 800 бала дөньяга килгән, ә монда районга елына 150 бала туу турында сүз бара.
Бүгенге көндә күрше шәһәргә бару проблема түгел. Вакыты җиткәч, барып баласын таба да, аннары иң күбе дигәндә 5 көннән баласын кочаклап өенә кайта», — дип аңлатты баш табиб.
«Район табиблары балаң үләргә мөмкин дип куркытып бетерделәр»
Бер яктан, әлеге үзгәрешләр бала табучы хатын-кызларга югары квалификацияле тиешле медицина ярдәме алырга ярдәм итсә, икенче яктан, 40-50 чакрым ераклыкта урнашкан бала табу йортына бару, кайту кем өчендер кыенлык та тудырырга мөмкин бит.
Апас районыннан Айгөл ике баласын да Казанда тапкан. «Консультацияләргә мин үзебезнең районда йөрдем. Бала табу йорты булмау куркытмады алай. Безнең райондагыларны башта Буага җибәрәләр. Алар анда йөклелек чорының ничек узуына карап, катлаулы очрак ачыклаганнан соң, башка җиргә дә җибәрә ала.
Мин башта Буага бардым. Анда мине бала тудыру йортында ятарга дип алып калдылар. Күпмедер ятканнан соң, ашыгыч ярдәм машинасы белән Яшел Үзәнгә илттеләр. Бала үләргә мөмкин дип куркытып бетерделәр. Бу — март ае иде. Өс киемнәрем юк, ниндидер запас киемнәр табып, киендереп җибәрделәр инде. Яшел Үзән бала табу йортына килгәч тә, мине берничә көн анда тоттылар. Табаммы, тапмыйммы — бер сүз әйтмиләр. Үзләре барысы да яхшы дип торалар.
Аннан мин өч көннән соң үзем гариза язып чыктым. Үзем табиб табып, аның белән сөйләшеп, баламны Казанда таптым. Мартның 16сы бала табу йортына эләктем, районнарны әйләнеп йөри-йөри, 31 мартта беренче тапкыр әни булдым.
Икенче баламны тапканда да шушы ук табибка бардым», — дип сөйләде Айгөл.
«Әлеге районнарда өч көнгә бер генә бала туа иде»
Республикабыздагы бала тудыру йортлары белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирүләрен сорап, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек.
«Татарстан Республикасында авырлы, бала табучы, бала тапкан хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтү өч дәрәҗәле итеп эшләнгән. Бу акушерлык рисклары һәм экстрагениталь патология белән бәйле.
Беренчесе — түбән дәрәҗәдәге риск төркеме, физиологик бала табу. Анысы 36 район хастаханәсендә башкарыла. 2020 елда — 3011 бала тудыру очрагы, республика буенча 7,5%ны тәшкил итә.
Икенчесе — муниципаль үзәкләр һәм шәһәрдәге бала тудыру йортлары: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән. Әлеге бала тудыру үзәкләрендә 2020 елда 30894 бала туган, бу республика буенча 76,8%ны тәшкил итә.
Өченчесе — 195 кешегә исәпләнгән Республика клиник перинаталь үзәге. Биредә югары риск төркеменә керүче авырлы хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтелә. 2019 елда мондый бала тудыру очраклары — 6299, ягъни республика буенча 15,7%.
Йөкле хатын-кызларга акушерлык ярдәме күрсәтүне камилләштерү, ана һәм бала үлеме профилактикасы йөзеннән 2017 елның январеннән барлыгы 11 бала тудыру бүлеге ябылган. Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы районнары Яшел Үзән бала тудыру йортына җибәрелә.
Минзәләлеләр Яр Чаллыга, ә Питрәч һәм Балык Бистәсе кешеләре КФУ клиникасына китә. Мөслим, Чирмешәннәр өчен маршрутизация перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар хастаханәсе каралган.
Яңа Чишмә, Спас районнарында бала табучылар Чистайга баралар.
2021 елның 1 июленнән Мамадыш районы үзәк хастаханәсендәге бала табу бүлеге ябылды. Югарыда күрсәтелгән һәр район хастаханәсендә махсус җиһазландырылган транспорт чарасы бар.
Бала тудыру бүлекләре бала табу очраклары аз булганга ябылды. Әлеге районнарның күбесендә елга 100-150 бала туа иде, ягъни 3 көнгә бер бала тудыру очрагы дигән сүз. Бу үз чиратында кадрларның квалификациясе югалуына, бала тапканда ашыгыч ярдәм күрсәтә алмау һәм акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, неонатологлардан торган тулы составлы бригада белән кизү тора алмауга китерә.
Районнардагы бала тудыру бүлекләрендә бары түбән дәрәҗәдәге риск төркеменә карый торган, катлаулы булмаган физиологик бала табу очраклары гына калдырыла.
Муниципаль үзәкләрдә кирәкле бөтен җиһазлар да бар һәм анда квалификацияле белгечләр эшли, тәүлек буе тулы составлы бригада кизү тора. Әлегә башка районнарда бала тудыру йортлары ябылуы көтелми», — дип җавап бирделәр министрлыкта. 
Чыганак: Интертат. ру

Илнар Төхбәтов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ