Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәүф Ибраһимов: «Берәр сумнан җыелсак, 167 мең кеше җитә»

Әлмәт районында уздырылган Аксакаллар шураларының берләштерелгән  утырышында язучы Вахит Имамовка өч дистә ел чамасы элек нәшер ителгән «Запрятанная история татар» («Татарның яшерелгән тарихы») к...

Әлмәт районында уздырылган Аксакаллар шураларының берләштерелгән  утырышында язучы Вахит Имамовка өч дистә ел чамасы элек нәшер ителгән «Запрятанная история татар» («Татарның яшерелгән тарихы») китабы тирәсендә барган ыгы-зыгы, суд эшләре мәсьәләсе калкып чыкты. Язучыга, әлеге китапта бәхәсле урыннар бар, дип дәгъва белдергәннәр иде. Суд эшләре бер башланып, бер туктап, берничә ел дәвам иткән, шактый вакыт кичектерелеп торган иде.

   – Татарстан Югары суды әлеге хезмәте өчен Вахит Имамовны 167 мең сум штрафка тарткан. Әйдәгез, бу чыгымны бергәләп күтәрик. 167 мең кеше берәр сум бирсә дә җитә, – дип тәкъдим итте ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов утырыштан таралышканда.
 Дөрес, берәр сумны ничек җыярга дигән мәсьәлә ачык калды. Почта аша күчерергәме, Интернет ашамы? Әллә мәчеттә сәдака җыйган шикелле әрҗә күтәреп йөрергәме? Әлегә аксакаллар уртак фикергә килә алмады.
P.S. Вахит Имамов белән элемтәгә кердек. Ул үзе дә 167 мең сум штрафка тартылуын раслады.
Рәшит МИНҺАҖ

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ