Логотип Магариф уку
Цитата:

Регина Хәкимҗанова: «Карынымдагы балама бишек җыры көйләдем»»

«Татар телен өйрәнергә теләгән яшьләрне эзләү өчен урамга чыгу кирәк булмады, аларны Интернетта таптым», – ди Кукмарада яшәүче өч бала әнисе, блогер Регина Хәкимҗанова. Ул, башка блогерлардан аермалы...

«Татар телен өйрәнергә теләгән яшьләрне эзләү өчен урамга чыгу кирәк булмады, аларны Интернетта таптым», – ди Кукмарада яшәүче өч бала әнисе, блогер Регина Хәкимҗанова. Ул, башка блогерлардан аермалы буларак, Инстаграм сәхифәсендә «Чын татар хатын-кызы» дигән тематикага блог алып бара. Татар теленә битараф булмаган язылучылар саны  24 меңгә җиткән.
Инстаграмда Регинаның үзенчәлеге – татар телен пропагандалау максатыннан төрле бәйгеләр оештыру. Аның әйтүенчә, ул блогер эшенә үзен күрсәтү, мактану, акча эшләү өчен тотынмаган. Бу – аның шулай дип уйлаучыларга җавабы. Милләт, туган тел, туган ягына хезмәт итүне күздә тоткан Регина шаккатмалы зур хыяллар белән янып яши. Атна саен диярлек үз блогында төрле бәйгеләр уздыра. Арада «Мин – татар», «Мин –  милләтемнең киләчәге», «Милли кием – горурлык», «Озын толым» дигәннәре дә бар.
– Ни өчен «Чын татар хатын-кызы» дигән блог алып барырга булдың? – дип сорыйм мин аннан.
– Татар теленә мәхәббәтне күбрәк әниләр тәрбияли бит, – дип, Регина җавапны әйләнгечтән башлады. –  Бер генә мисал китерәм. Балам карында ятканда, аңа бишек җырлары җырладым. Хәзер дә татарча көй­ләсәм, изрәп йокыга китә сабый. Димәк, ана телен карында ук таныган ул. Үземә шундый ачыш ясадым. Өченче балага декрет ялына чыккач, җаныма нидер җитми башлады. Өйдә тик ятам бит, милләткә фай­да китерәсе килә. Җанымны бимазалап торучы бер мәсьәлә бар иде. Балалар рус телен су урынына эчә, ә татарча аралашырга читенсенәләр яки бөтенләй бел­миләр. Үземнең балалар да рус телендә аралашырга тырыша. Бакчада, мәктәптә, урамда – гел шул тел бит. Моңа күз йомып булмый. Үзем, тәрбия чарасы буларак, балалар сорауны татарча биргәндә генә җавап кайта­рырга тырышам. Балалар бит – безнең киләчәк, димәк, милләтнеке дә. Шуны уйлап, Интернетта «Мин – татар» дигән бәйге оештырырга булдым.
Регина үзе турында:
«Гадилектә – матурлык» девизы астында яшәүче, үз милләтенең киләчәге өчен борчылучы, туган ягына тугры булган чып-чын татар хатын-кызы мин. Бу дөньяның һәр көненә сөенеп, кемгәдер ярдәмем тия алуга шатланып, Аллаhка шөкер итеп яшим.

Регина татар гимназиясендә белем алган. Андагы күп кенә укучылар үзара русча аралашса да, ул рәхәт­ләнеп туган телендә сөйләшкән. Русча сүзләр әйткән­дә, басымын дөрес куймыйсың, акцентың бар дип төрттерүчеләр дә булган, билгеле. Ләкин Регина моңа читенсенү галәмәте күрсәтеп тормаган. Андыйларга чын татар баласыннан рус ясап булмый дип җавап кайтарган ул. 9 нчы сыйныфтан соң  кыз Казан театр училищесында Алмаз Хәмзин төркемендә укыган. Тел­не камил белгәч, татар эстрадасында үзен судагы ба­лык кебек хис иткән. Монда бит аралашу мохите – саф үзебезнең телдә. Концертлар өчен төрле йолаларны, гореф-гадәтләрне сәхнәләштергәннәр. Дөнья хәлен белеп булмый дип, героинябыз КФУның филология бүлегендә югары белем алган. Анда укыганына бер дә үкенми. Мөгаллимнәре турында: «Аз хезмәт хакына карамыйча, милләтнең киләчәге өчен борчылган укы­тучылар укытты безне», – дигән фикердә тора.

– Менә шул вакытта ук тормышның мәгънәсен мил­ләтеңә тугры булуда икәнлеген аңлый башлаган идем инде. Шәхси сәбәпләр аркасында театрда эшләп китә алмадым. Туган ягыма кайтып, якташларыма хезмәт итү – үзенә бер горурлык, – дип сөйли ул.
Башта Зур Кукмара авыл клубында эшләсә, аннан районга Мәдәният йортына чакыралар. Бүген ул – анда методист. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы чара­ларында катнаша. Шунда Кукмара районы халкының иҗтимагый тормышта пассиврак булуын аңлый. Моңа чын-чынлап күңеле әрни. Татарлар күп яшәгән һәм киез итекләре, табак-савытлары, һөнәрчелеге белән дан тоткан төбәктә болай булырга тиеш түгел дип, вазгыятьне үзгәртергә тели ул. «Татар кызы» бәйге­сен оештырганнан соң, аны урындагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесенең урынбасары, «Татар яшьләре» форумы җитәкчесе итеп куялар. Шуннан соң төрле бәйгеләр уйлап табу, яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табып, аларны шул чараларда катнаштыру Регинаны, бөтереп, үз эченә ала. «Һәр бәйге милләт­тәшләремә, туган телебезнең матурлыгын, байлыгын, камиллеген җиткерә», – дип саный Кукмара кызы.
Аның милли җанлы блогерга әйләнеп китүенә бо­ларның барысы да тәэсир иткән. Инстаграмда беренче викторина оештырган чакта, тагын татар теле дип сукранырлар инде дип икеләнеп тә торган, әмма анда катнашучыларның көннән-көн арта баруы аның дөрес юлда икәнлеген раслаган. Милләт язмышы турында уйлаучы фикердәшләрнең күплеге Регинаны башлаган эшен армый-талмый дәвам итәргә чакыра.
– Безнең бәйгеләрдә бүләк өчен генә катнашмый­лар дип уйлыйм, – ди ул. – Анысына шөкер, атна саен бүләк бирердәй иганәчеләр табылып тора. Туры эфирлар үткәргәндә, кайберәүләрнең татарча өй­рәнергә тырышулары ачык күренә. Викториналар вакытында Себердә, хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә татарча сөйләшергә тырыша. Башкортлар арасыннан да гаиләләре белән катнашучылар булды. Атнага ике тапкыр исем бирү, дин, милләт, кияүгә чыгу йолалары, милли байлык турында сөйләшәбез, – ди хәзер таныл­ган блогерга әйләнгән Регина. – Татар телен Интернет аша да үстереп була икән бит. Моның өчен капка тө­бенә чыгып, әйдәгез, чараларда катнашыгыз әле дип үгетләп йөрергә кирәкми. Татарча кызыклы бәйгеләр, аралашулар оештырып, милләтебез яшьләрен үзебезгә тартып була. Социаль челтәрләрдә, юк-бар белән ма­выкмыйча, файдалы эш башкарырга берәү дә комача­уламый. Урамда очраган яшьләр хәзер мине таный, та­тарча исәнләшеп уза башлады. Тырышлыгымны күреп, хуплыйлар, димәк. Мин аларны Интернетта очратып, милләт мәнфәгатьләренә җәлеп иттем. Минем бло­гымнан үрнәк алып, яшьләр арасыннан үзләре татарча бәйгеләр оештыручылар килеп чыкты. Моңа шатланам гына. Жәмгыятькә, милләткә файда китерә торган блогерлар күбрәк булсын иде.
Сәрия МИФТАХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ