Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикабызның иң күпмилләтле лицеенда

Татарстаныбызда агымдагы елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе безнең өчен зур шатлык булды. Чөнки безнең В.В.Карпов исемендәге лицей республикабызда милләтләр саны буенча и...

Татарстаныбызда агымдагы елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе безнең өчен зур шатлык булды. Чөнки безнең В.В.Карпов исемендәге лицей республикабызда милләтләр саны буенча иң бай мәктәпләрдән берсе дисәм, ялгыш булмас. Лицеебызда 25ләп милләт вәкиле укый. «Шулкадәр ишле милләт вәкилләре балаларын бер тату гаилә итеп яшәтү – изге бурычыбыз. Балаларны балачактан күпмилләтле мохиттә яшәргә, яшәеш өчен кирәкле белем алырга өйрәтсәк, киләчәктә аларның камил шәхес булып җитешүләре ышанычлы», – ди лицеебызның директоры Эльвира Нариман кызы Королёва.
Җир шарының төрле читеннән җыелган балаларның барысын да тигез хокуклы, дус-тату, бербөтен гаилә итеп тәрбияләү бик зур көч, белем таләп итә, билгеле. Милли тәрбия нык, таләпчән, фәнни яктан дөрес куелган вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуны истә тотып, лицеебызда ел әйләнәсендә бик күп ачык чаралар уздырыла.
«Чиксез дөнья» фестиваль-проектында катнашу – үзе бер могҗиза! Чыннан да, ул могҗизалар кырын хәтерләтә иде! Соңгы вакытта гына Туган телләр көненә багышлап уздырылган, һәр милләт баласы үз телендә чыгыш ясаган зур концерт булды ул! Моны халыклар дуслыгы фестивале дип атарга да мөмкин иде. Алар үзләренең нинди милләттән булуларын яшермәделәр, ә киресенчә, без аларның йөзләрендә үз милләтләре белән  горурлану хисләре күреп сөендек. «Милли киемнәр», «Татар халык ашлары», Нәүрүз, Май чабу һәм башка бәйрәмнәрдә алган уй-кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел. Ә бу бәйрәмнәргә җирлек сыйныфтан тыш чараларда салына дисәм ялгыш булмас. Бу – лицеебыздагы һәр укытучының, һәр өстәмә белем бирү педагогының дәресләрдән тыш вакытта башкарган фидакяр иҗади хезмәт җимеше.
Әйе, милләт балалары арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша балалар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәләр һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбиялиләр, үз итәләр, дуслашалар.
 

    «Чиксез дөнья» фестиваль-проектында катнашучы укучыларыбыз.


Менә ул могҗизалар кыры!



Сыйныфтан таш чаралар менә шулай күңелле үтте.



«Татар халык ашлары» бәйрәме.



«Милли киемнәр» бәйгесе.


Резидә САФИНА,

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге В.В.Карпов исемендәге лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ