Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия көне уңаеннан Горький паркында халыклар дуслыгы парады узды

Бүген Казанның Горький паркында Россия көнен бәйрәм итү халыклар дуслыгы парады белән ачылды. Анда руслар, чувашлар, белоруслар һәм илдә яшәүче башка халыклар катнашты.Парадта катнашучылар халык җырла...

Бүген Казанның Горький паркында Россия көнен бәйрәм итү халыклар дуслыгы парады белән ачылды. Анда руслар, чувашлар, белоруслар һәм илдә яшәүче башка халыклар катнашты.
Парадта катнашучылар халык җырлары астында паркка керү юлыннан сәхнәгә кадәр бардылар. Анда студент отрядлары вәкилләре өченче хезмәт семестрына юлламалар тапшыруны көтте.

Җыелган кунакларны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сәламләде. “Бай, матур, үзенчәлекле, төрле кешеләр яшәүче илебез белән горурланыйк. Бәйрәм белән сезне, барысы да яхшы булсын”, - диде ул. “Традиция буларак, мин студент отрядларына юлламалар тапшырырга тиеш”, дип өстәде.

Кунакларны “Салам” борынгы җырлар Чуваш халык ансамбле катнашучылары да котлады. “Дус булып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, яратып, җырлап-биеп һәм тормышка шатланып яшик”, - дип теләде җырчылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ