Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия телевидениесендә укытучыларның «Белем тапшыру»ы башланды

2022 елның 4 сентябреннән «Россия-Мәдәният» телеканалында Россия телевидениесендә беренче тапкыр «Белем бирү» һөнәри уены старт алды, ул атна саен якшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 17:40 сәгатьтә чыга...

2022 елның 4 сентябреннән «Россия-Мәдәният» телеканалында Россия телевидениесендә беренче тапкыр «Белем бирү» һөнәри уены старт алды, ул атна саен якшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 17:40 сәгатьтә чыгачак, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Бу – Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Россия-Мәдәният» телеканалының уртак проекты. Телевизион проектта илнең төрле төбәкләреннән килгән педагоглар командалары катнаша. Аларның капитаннары – «Россиянең ел укытучысы–2021» Бөтенроссия конкурсы финалистлары.
«Белем бирү» телевизион конкурсы педагогларга игътибарны җәлеп итәргә, укытучылар күпкырлы һәм якты була алуын күрсәтергә ярдәм итәчәк, ди оештыручылар.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ