Россиядә шикәргә бәяләр төшкән

Россиядә шикәргә бәяләр икенче атна рәттән төшә. Бу хакта РИА Новости яза.

Росстат материалларыннан күренгәнчә, 16 апрельдән 22 апрель аралыгында Россиядә шикәр бәясе уртача 1,07 процентка кимегән. Узган атнада, 9 апрельдән 15 апрельгә кадәр, шулай ук шикәр бәясе 0,34 процентка түбәнрәк булган. Әмма ел башыннан шикәр бәясе 51,35 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча, шулай ук йомыркага, тавык итенә бәяләр төшә, ә карабодай, дөге, тары ярмасына бәяләр кыйммәтләнә.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.