Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә электрон паспортлар бирү таләпләрен әзерлиләр

Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы электрон паспортларны бирү һәм рәсмиләштерү тәртибе таләпләрен әзерлиләр. Бу хакта ТАСС яза.«Хәзерге ва...

Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы электрон паспортларны бирү һәм рәсмиләштерү тәртибе таләпләрен әзерлиләр. Бу хакта ТАСС яза.
«Хәзерге вакытта электрон мәгълүмат саклаучы РФ гражданины паспорты проектын реализацияләү барышында әлеге электрон паспортларны бирү кагыйдәләре таләпләре җентекләп эшләнә», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, хәзер электрон паспортның бирелү һәм кулланылышына карата, шулай ук аны рәсмиләштерү өчен кирәк булган җиһазларга булган таләпләр карала. «Хокукый актлар, электрон паспорт бирү тәртибе ведомствоара килешү процедурасын уза», — дип өстәделәр ведомствода.
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителгәнчә, беренчеләрдән булып электрон паспортлар Мәскәүдә кертеләчәк. Калган төбәкләрдә техник әзерлек дәрәҗәсенә карап эшләнәчәк. Электрон паспортлар теләк белдергән РФ гражданнарына 14 яшьтән биреләчәк.
 «Татар-информ» материалы буенча

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ