Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең иң төньяк ноктасында

Туган-тумача һәм дуслар арасында дүрт кешелек гаиләбез иң күп сәяхәт кылучы гаилә булып исәпләнә. Безнең кебекләр турында: «Ипи бирмә, сәфәргә җибәр», – диләр. Елына 5-6 тапкыр юлга чыгып китә алабыз....

Туган-тумача һәм дуслар арасында дүрт кешелек гаиләбез иң күп сәяхәт кылучы гаилә булып исәпләнә. Безнең кебекләр турында: «Ипи бирмә, сәфәргә җибәр», – диләр. Елына 5-6 тапкыр юлга чыгып китә алабыз. Күп очракта – машинада. Тугыз яшьлек улыбыз Даниэль белән дүрт яшьлек кызыбыз Сәфинә, кечкенәдән андый сәяхәтләргә күнегеп, ил гизәргә атлыгып торалар. Быел дөньяда төрле тынгысызлыклар туып торса да, яраткан гадәтне бозмаска булып, җәй дәвамында илебезнең өч тарафын айкап кайттык.
Карантин тоткынлыгы тәмамлануга беренче итеп Мурманск өлкәсенә юл тотарга уйладык. Маршрутның бик катлаулы булуын истә тотып, бу юлы балаларны алмаска булдык. Максат бик зурдан куелган иде: Россиянең Европа өлешендәге иң төньяк ноктасы булган Немец борынына кадәр җитү. Ул урнашкан Кола ярым-утравына сәяхәт өчен көйләнгән автомобильдә өч көн бардык. Анда үзебез кебек маҗаралар яратучы ике гаилә белән танышып, юлыбызны бергә дәвам иттек.

Ике ярда – ике дөнья


Кола ярымутравының күпчелек өлеше поляр сызык аръягында урнашкан. Ак диңгезгә чыгучы Кандалакша районына килеп керүгә без беренче тукталган урын диңгез буе бистәсе Умба булды. Монда борын-борын заманнарда яшәгән халыкны поморлар дип йөрткәннәр. Алар, нигездә, балыкчылык белән шөгыльләнгән. Диңгез сөмбаш, тәрәч, сельд балык-
ларыннан кайнап торган. Без Умба елгасы аша салынган күпердә басып торабыз. Бер якта – XV гасырда ук барлыкка килгән агач Помор авылы. Ул инде ярым харәбә хәлендә. Икенче якта – совет чорында оешкан таш бистә. Аның барлыкка килүе биредә урман кисү эше башлану белән бәйле. Кышын әзерләнгән нарат әрдәнәләрен язын сал белән дә агызганнар, транспортка төяп тә җибәргәннәр. Элегрәк төньякның яхшы сыйфатлы табигать байлыгы экспортка озатылган, соңга таба урман Россиянең эчке базары өчен генә киселгән. Шул чорда йортлар, мәктәп, хастаханә төзелгән, электр, радио, телефон элемтәсе килгән, өч-дүрт катлы йортлар салынган. Ул чакта бистәне Лесной дип йөрткәннәр. Хәзер ул борынгы исеменә кайткан – Умба. Анда инде агач эшкәртү заводы та юк. Без вак таш җитештерүдән башка промысл күрмәдек. Җирле хакимиятнең киләчәк планы туризмны җәелдерү белән бәйле.

Иясез атлар һәм йөзә белүче сыерлар


Без Кола ярымутравын тундра һәм тайгадан тора дип уйлаган идек. Икенче көнне автомобилебез чүлгә килеп керде. Яр буйлап дулкын-дулкын ком калкулыклары – дюна сузылган. Мондый шаккатмалы хәл утыз-кырык еллар элек кенә барлыкка килгән. Ул – кешенең табигать кануннары белән санлашмавы нәтиҗәсе. Диңгез суын кайнатып тоз җитештерү өчен якын-тирә урманнарны кисеп бетергәннәр. Әйтүләренчә, яр буенда терлек көтүләренең күпләп йөрүе дә флорага зыян салган. Җирнең өске катламын ныгытып торырлык үсемлек заты калмагач, ком һәм җил һөҗүмгә күчкән. Шулай биредәге авыл исеме белән атала торган Кузомень чүллеге барлык-
ка килгән. Батып калмас өчен ком тулган урамнарга такта түшәлгән. Хәзер яр буйлары ишелеп, йортларның чоңгылга төшеп китү куркынычы яный. Иң яманы – семга балыгы уылдык салу өчен керә торган елга тамагы саега. Ә бу – төп шөгыле балык тоту булган халык эшсез кала дигән сүз. Кем белә, бәлкем, алар хәзер биредәге кыргый атларны кулга ияләштерү белән шөгыльләнерләр. Дөрес, Америкадагы мустанглардан аермалы буларак, болары – тыныч холыклы хайваннар.
Поляр сызык артында сыерлар да үзгә язмышлы. Варзуга авылына килеп кергәч, без, көтүнең елга аша йөзеп чыкканын күреп, гаҗәпкә калдык. Авыл бер елганың ике ярында утыра. Халык кибеткә көймә белән йөри. Ә сыерларга, ферма – бер ярда, көтүлек икенче ярда урнашканга күрә, көн саен елганы ике тапкыр йөзеп кичәргә туры килә.

Кораблар каберлеге


Россиянең төньяк чикләрен тамаша кылып йөрүче туристлар Териберка бистәсенә кагылмыйча үтмиләр. Баренц диңгезе буенда урнашкан бу бистә – илнең төньяк Европа өлешендә автомобиль юлы белән тоташкан бердәнбер торак пункты. Ул балык тоту һәм эшкәртүчеләр өчен сезонлы яшәү урыны буларак корылган. Тик хәзерге хәле күздән яшь чыгарырлык. Бистәгә керүчеләрне ташландык кораб хәрабәләре каршы ала. Әлеге урынны шуңа күрә дә «корабльләр каберлеге» дип йөртәләр.
Сүз уңаеннан әйтим: кинематографиянең «Золотой глобус» бүләгенә лаек булган «Левиафан» фильмының бер өлеше нәкъ менә шушында төшерелгән. Фильмда Териберка Рус төньягының җимерелеп-таралып бару символы кебек кабул ителә. Юкса биредә әйләнә-тирә табигать гаять матур: таулар, күлләр, шарлавык, диңгез ярлары...

Немец борынында


Ниһаять, Средний һәм Рыбачий ярымутрауларын буйсындырырга да чират җитте. Безнең төп максат Россиянең Европа материгындагы иң төньяк ноктасы – Немец борынына барып җитү иде бит. Средний ярымутравында юллар – чын серпантин: юлсыз җирдән йөрергә көйләнгән автомобилебез бер калкулыктан икенчесенә сикерә. Аларны әйләнеп үтү мөмкин түгел, әйләнә-тирә чокыр да чакыр. Болар – авыр хәрби техника тамгалары. СССР заманнарында бу ярымутраулар ябык хәлдә торып, анда хәрби базаларның тулы бер кластеры оешкан була. 2000 елларда ул ачылган, тик анда керү өчен махсус пропуск кирәк булган. 2009 елдан башлап Титовка контроль-тикшерү пунктында паспорт кына сорыйлар һәм машинаны ачып карыйлар. Табигый байлыклар министрлыгы вәкилләрен дә алдан онлайн кисәтеп кую зарур.
 Бу төбәкнең тарихы бай. Тик ул күп очракта хәрби операцияләр һәм бәрелешләр белән бәйләнгән. Табигать матурлыгы белән хозурланам дисәң, тәэсирләргә я Бөек Ватан сугышы чорында совет армиясенең корбан булган сугышчыларына куелган һәйкәл я аларның каберлеге, я хәрби меморал күләгәсе төшә.
Рыбачий сугыш вакытында стратегик әһәмияткә ия була. Ярымутрауны саклап калу бөтен Кола ярым-утравының, Мурманск шәһәре һәм аның туңмый торган портының иминлеген тәэмин итә, шуңа күрә Германия командалыгы әлеге арктик җирләрне басып алуга зур көч ташлый. Средний ярымутравын материк белән тоташтыра торган гранит Мустатунтури сырты аша фронтның төньяк сызыгы уза. Бу – немецлар фронт чиген өзә алмаган бердәнбер урын. Безнекеләр ярымутрауны өч ел ярым дәвамында үз кулларында тота. Моңа нинди югалтулар аша ирешелгәнен күз алдына китерергә була. Бу җир кан белән сугарылган.
Ярымутрауда авыл-бистәләр юк. Юлда нибары туристлар өчен өч кечкенә база очрады. Тау сыртының итәгендә музей-мемориал төзеп куйганнар. Немец борынында бер маякчы хезмәт күрсәтә торган маяк, шуннан ерак түгел генә метеорологик станция һәм зур булмаган хәрби часть бар.
Көчле җилләр исеп торганлыктан, ярымутрауда үсемлекләр үсү мөмкинлеге зур түгел. Җир, келәм кебек, мүк белән капланган. Ара-тирә куаклыклар күренә. Төрле чәчәкләр, җиләк, гөмбә үсә. Карлик каеннар астында эре-эре каен гөмбәләре үсеп утыра. Шуннан чыгып, монда гөмбә каеннан биек дип сөйләргә яраталар. Безне бигрәк тә ташлы пейзаж шаккаттырды. Төсләре, форма-рәвешләре белән ниндиләре генә юк аларның. Бирегә литоральне күзәтү өчен генә дә килерлек. Литораль дип су чигенгәндә ачылган комлы диңгез төбен атыйлар. Безгә дә берничә тапкыр менә шуннан барырга туры килде. Коры җирдән торып, диңгез суының ажгырып ярга таба килүен күзәткәндә, үзеңнең шул батырлыгыңа кайтып-кайтып сокланасың.
Кола ярымутравына сәфәр безнең сәяхәтләр тарихында беренче «кыргый» ял булды. Палаткада йоклау, саф һавада тамак ялгау, караңгы төшми торган ак төннәр – маҗара эзләп йөргән кешегә тагын нәрсә кирәк!

Аборигеннар белән онлайн  «аралашу»


Һичшиксез, без Кола ярымутравына әйләнеп кайтачакбыз әле. Күрми калган урыннарыбыз да байтак. Коронавирус чикләүләре аркасында ярымутрауның иң массив таулары – 300 миллион еллык Хибиннарга эләгә алмадык. Шул ук сәбәптән утрауның җирле халкы – саамнар белән күзгә-күз аралашудан мәхрүм булдык. Юкса, аларның гореф-гадәтләре белән танышу, традицион ашларын авыз итү теләге зур иде. ХI гасырда беренче христиан миссионерлары килгәнче мәҗүсиләр булып, табигать кануннарына буйсынып яшәгән өчен саамнарны шаманнар, күрәзәчеләр дип атаганнар. Әле хәзер дә аларда диңгез җанын юмалау өчен суга бакыр акча ыргыту гадәте яши икән. Чөнки аучылык һәм болан асрау белән беррәттән, балык тоту – аларның төп һөнәрләре. Дөрес, заманына күрә аборигеннарның тормышы да үзгәрә. Аракы аларның гомерләрен кыскартуга бер сәбәп булса, кышкы көтүлекләрен тартып алганнан соң, боланчылык белән шөгыльләнү мөмкинлеге кими. Шулай итеп, җирле халык борын-борыннан килгән тормыш итү рәвешеннән мәхрүм кала. Яңа хакимият алып килгән яңача тормышка күнегергә теләмәүчеләрнең шактые егерменче-утызынчы елларда репрессия корбаны була. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң алар күпләп Норвегия, Швеция, Финляндиягә күченеп китәләр. Шулай итеп, хәзер Җир шарында 80 меңнән артык саам исәпләнсә, аларның 1500 ләбе генә Мурманск өлкәсендә яшәп калган. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган гасырның 90 нчы елларында ук аларның яртысыннан артыгы үз ана телендә сөйләшә алмаган. Кызганычка, туристларны җәлеп итүнең бер чарасы буларак оештырылган бутафорик саам авылы Левоозерода безгә булырга туры килмәде. Википедиядән укып белгәнебезчә, Швециядә Саам парламенты эшли, һәм анда саам теле, швед, фин телләре белән рәттән, дәүләт теле булып тора. Саам халкы Төп халыкларның Бөтендөнья советында дәүләт әгъзасы буларак теркәлгән.
 

Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ