Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Үз солдатларыгызны саклагыз»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Казан танк училищесында лейтенантларның 89 нчы чыгарылышы белән котлады. Алар –111 офицер,  шуларның 12 се – югары уку йортын кызыл дипломга, 8...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Казан танк училищесында лейтенантларның 89 нчы чыгарылышы белән котлады. Алар –111 офицер,  шуларның 12 се – югары уку йортын кызыл дипломга, 8 е алтын медаль белән тәмамлаган.
«Бүгенге офицерлар Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр буыны варислары, оныклары Һәм оныкчыклары Ватан өчен, Сириядә халыкара террорчылар белән көрәшәләр, Донбассны нацистлардан саклыйлар, халыкның тынычлыгын, иминлеген саклыйлар. Сез аңлы рәвештә чын патриотлар юлын сайладыгыз. Хәрби хезмәт юлын уйлап кына, төгәл үтәргә чакырам. Офицер погоны сезнең кул астында булучы солдатлар тормышы өчен зур җаваплылык йөкли. Үз солдатларыгызны саклагыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Казан танк училищесыннан хәрби хезмәткә Көнбатыш хәрби округына 36, Көньяк хәрби округына 21 кеше, Үзәк хәрби округын 18 кеше, Һава-десант гаскәрләренә 2, Төньяк флотка 1, РФ Кораллы Көчләр генераль штабының баш идарәсенә 3, РФ Генераль штабының баш идарәсенә 1, Коры җир гаскәрләренә 3 кеше юнәлдереләчәк.
«Бу уку йортын тәмамлавыгыз белән горурланыгыз. Сезнең өстә зур җаваплылык. Дошманнарга безнең  Россия хәрби көченнән шикләнергә урын калдырмагыз. Намус, батырлык һәм кыюлык Казан офицерларының башкалардан аерылып торган үзенчәлекле бер сыйфаты булып тора», – диде  хәрби округ командующие вазифасын вакытлыча башкаручы, генерал-майор Рөстәм Миңнекәев саф-саф тезелеп баскан лейтенантларга мөрәҗәгать итеп.
Мәртәбәле кунакларның чыгышыннан соң сүз училищены уңышлы тәмамлаган лейтенант Шамил Хәсәншинга бирелде. Ул: «Без иң яхшы хәрби уку йортын тәмамлыйбыз.  Туган илебезне саклауда уяу, безгә кадәр Казан танк училищесы әзерләгән чын геройларга тиңләшергә тырышырбыз», – дип сүз бирде. Аның "тиңдәшсез кадрлар әзерләүче уку йортын тәмамлаучылар алга таба да  илнең алтын офицерлар сафын тулыландырсын иде" дигән сүзләрен алкышларга күмделәр.
Тантаналы чарага улын тәбрикләргә килгән Эльвира Кәбирова: «Улым  Нияз Кәбиров 7 нче сыйныфтан ук хәрби юнәлеш буенча  укырга теләгәнен әйтте. Мин каршы килмәдем. Без аңа киләчәк юлын сайлауга комачау итмәдек. Тиздән Чиләбегә хәрби  хезмәткә озатабыз үзен. Сирәк күрешербез инде аның белән»,– диде күңеле тулып.
Уңайсызланып кына: «Илләр тыныч түгел, бүгенге вазгыятьтә улыгызның хәрби булуы куркытмыймы?»– дип сорадым Эльвира ападан. Улын чын патриот итеп тәрбияләп үстергән анадан: «Куркытмый, безне тыныч тормышта яшәтү өчен кемдер сакларга тиеш бит. Киресенчә, мин улым белән горурланам»,– дигән җавап ишеттек.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА


Автор фотолары


 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ