Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов – Илкүләм проектлар советы президиумы составында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.Владимир Путинның указында шулай диелә. Аның нигезендә совет һәм...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.


Владимир Путинның указында шулай диелә. Аның нигезендә совет һәм президиум составына үзгәрешләр кертелгән.


«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составын расларга», - диелә указда.


Совет президиумы рәисе  итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнә. Беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары булачак.


Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ