Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов IT BILER FORUM да катнашты

Инде хәбәр иткәнебезчә, III Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә агымдагы елның 21 июньнән 5 августына кадәр уза.Форумның дүртенче сменасы – IT BILER FORUM ачыл...

Инде хәбәр иткәнебезчә, III Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә агымдагы елның 21 июньнән 5 августына кадәр уза.
Форумның дүртенче сменасы – IT BILER FORUM ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде. Аның ярдәме белән 2012 елда форум халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән. Президент форум мәйданчыгындагы палаткалар шәһәрчеге инфраструктурасы, лабораторияләр һәм остаханәләр эше белән танышты. Шулай ук «SeletStore» яшьләр кием-салым һәм аксессуарлар кибетен, «Санак-лаб» лабораториясен, «Шәхри Биләр» картиналары күргәзмәсен карап чыкты.
IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерә. Әлеге смена кысаларында инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профильле остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары эшли.
Форумда РТ районнарыннан, Россиянең 15тән күбрәк төбәгеннән һәм чит илләрдән 5-11нче сыйныфта укучы 2000нән күбрәк бала – фән олимпидиалары, фәнни конференция, иҗади фестивальләр һәм спорт ярышы җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

Дүртенче форумның төп спикерлары: актриса, режиссер, «Твое кино» видеостудиясе җитәкчесе Олеся Кашицына; видео-продюсер Майкл Бородин (Мәскәү шәһәре); «Tazeros Global Sytems» генераль директоры, Рәсәйнең төп «BigData» алгоритмын төзүче Артур Хачуян; читтән торып эшләү, интернет-сәүдә һәм максат кую буенча эксперт, тәҗрибәле инвестор һәм онлайн-бизнесмен, SEKIRO.RU «Читтән торып эшләү университеты»на нигез салучыларның берсе Валерий Секиро, МДУ доценты, психология фәннәре кандидаты Станислав Козловский.
Алексеевск районыннан килгән Зилә Мирзаһалимовага ун яшь. Ул Сәләткә җиде яшьтән бирле йөри:
- Лагерь турында апам аркылы белдем. Ул монда дүртенче мәртәбә килә, ә хәзер без икәү бергә форумда катнашабыз. Монда үзара татарча сөйләшәләр, рус телендә дә аралашучылар байтак. Форумда мин үземә бик күп дуслар таптым. Алар белән мин смена тәмамлангач та элемтәне саклыйм.

Сергей Кондратьев исә киләчәктә программист булырга хыяллана. Шуңа күрә IT BILER FORUM бу һөнәрнең асылына төшенергә мөмкинлек бирә торган чара дип саный:
- Форумда үз проектарыңны чынга ашыру буенча эшчәнлек алып бара аласың. 21 нче гасырда яңа технологияләрне үзләштерү әһәмиятле. Рус малае  булсам да, татарлар арасында миңа рәхәт. Алар сөйләшкәндә, нәрсә турында сүз барганын аңларга була. Авыр сүзләрне дуслар тәрҗемә итәргә булыша.

Быел традицион SELET BILER FORUM мәйданчыгы мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнүгә юнәлдерелгән. IT BILER FORUM сменасы кысаларында нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртү инструментлары белән танышуга юнәлдерелгән мастер-класслар планлаштырылган.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ