Рөстәм Миңнеханов: «Мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр булып кына калмасын иде»

Бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының уртак йомгаклау коллегиясе үтте. Казанның яңа Б.Рәмиев ис. ИТ-паркта узган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

   

Беренчеләрдән булып Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин хисап нотыгы белән чыгыш ясады. Ул зур ремонт-реставрация эшләре үткәрү турында сөйләде. Мәсәлән, Казан Кремле ансамбленә кергән объектларны саклау кысаларында 2022 елда эчке ишегалды территориясен төзекләндерү оештырылуын, «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында Петропавловск соборын һәм Яңа Бистә мәчетен реставрацияләү эшләре дәвам ителүен әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, агач архитектура һәйкәлләрен саклау буенча зур эш алып барыла.

Узган ел, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Бергәләп саклыйбыз!» уникаль проектына старт бирелгән иде. Мәдәни мирас объектларын торгызу һәм реставрацияләү эшләре хәйриячеләр акчасы хисабына оештырылган. Беренчеләрдән булып Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы мәчеттә эш башланды. 

2022 елда элегрәк билгеле булмаган 14 археологик мирас объекты дәүләт саклавына алынган. Бу республикада төзелеш алып барырга тиешле җир кишәрлекләренә, шулай ук үткәрелә торган фәнни археологик тикшеренүләргә тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрү буенча системалы эш нәтиҗәсендә мөмкин булды. Яңа ачылган һәйкәлләр Актаныш, Алексеевск, Әлмәт,  Апас, Буа, Зеленодольск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас районнарында, шулай ук Чаллы, Казан һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туриндустрия үсешенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда туристлар агымы 2022 ел нәтиҗәләре буенча 3,7 млн кеше дәрәҗәсендә фаразлана, бу 2021 елга караганда 12 процентка күбрәк.

Моннан тыш, Сергей Иванов борчыган мәсьәләләрне дә күтәрде. Елга сәфәрләре һәм турүзәкләргә бару өчен флот, кунакханәләр, туризм автобуслары һәм кадрлар җитмәү туризмның үсешен тоткарлый, ди ул.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, туризмны алга таба үстерү өчен кирәк булган күп кенә мәсьәләләрне башка министрлыклар белән берлектә карарга кирәк, дип белдерде. 

Татарстанда кунакханәләр төзү өчен инвесторларны стимуллаштыру чараларын эшләргә, шулай ук туристлар автобуслары җитмәү һәм туризм өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләрен контрольгә алырга кушты. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен,  җәй көне бу эшкә студентларны җәлеп итәргә мөмкин, дип саный Президент.

«Киләсе елга М12 трассасы булачагын исәпкә алырга кирәк. Мәскәүдән 6–7 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкин булачак. Бу шулай ук туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк», – дип сөйләде Миңнеханов.

 Ул яңа туризм маршрутларын үстерергә кирәклегенә дә игътибар итте. Татарстанда торгызылган мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр генә түгел, ә туристларны җәлеп итү үзәкләре булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде. «Мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр булып кына калмасын иде, ә җәлеп итү һәм компетенцияләр ноктасына әверелсен иде. Алар барысы да республикада яшәүчеләр һәм кунаклар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш. Без бу юнәлештә зур алга китеш барлыгын күрәбез. Һәм тагын бер тема – безнең дини үзәкләр. Бу – көчле җәлеп итү ноктасы. Бүген бездә җитди тарихи эчтәлекле объектлар бар. Әлеге юнәлешләрне актив рәвештә сакларга кирәк», – диде ул. 

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.