Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга «Дуслык» орденын тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга  «Дуслык» орденын тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Т...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга  «Дуслык» орденын тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Абруйлы дәүләт бүләге рухи кыйммәтләрне ныгытуда, республикада конфессияара тынычлык һәм иминлекне саклау өлкәсендәге керткән зур өлеше өчен тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдинга Борынгы Болгарны тергезүдә, 922 елда исламны кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыенын уздыру инициативасын алга этәрүдәге, шулай ук Болгар ислам академиясен оештырудагы ярдәме өчен рәмхтә белдерде.
Чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
Фото: prav.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ