Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте

«Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.Казанда яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын ярату...

«Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.
Казанда яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга адресланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язып чыкты.
«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер „Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була», - дип язган Миңнеханов.


«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Бу - музыкаль, мәдәни-агарту радиосы. Монда һәркемгә балачактан таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләр яңгыраячак.
«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була.
Ләйсән НӘҖИПОВА

Фото: ИА «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ