Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк

Казанда танылган биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк.  Әлеге чаралар «Нуриев сезоннары» проекты буенча быел 10-27 март көннәрендә Казан, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрендә үтәчәк. 

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, «Мир» кинотеатрында фильмнар күрсәтеләчәк, төрле мастер-класслар үткәреләчәк һәм фотографияләр күргәзмәсе оештырылачак.

23 мартта, «Нуриев сезоннары» проекты ачылышы барышында,  «Венеция, Карнавал, Любовь» фильмын күрсәтәчәкләр. Бу фильмда Рудольф Нуриев кинодагы соңгы ролен башкарган.

Фото: Pixabay.com

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.